Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ильгина Нуретдинова: Үз эшебезне күңел биреп эшлик, дуслар!

Районыбызда күптән зур әзерлек белән көткән "Актаныш - мәгьрифәт hәм мәдәният мәйданы" дип аталган республикакүләм конференция Актаныш районы Әнәк авылында кунакларны каршы алу белән башланып китте.

Килгән кунакларыбыз, төрле район вәкилләре иң элек Пучы авылы мәдәният йорты филиалы булып эшләп килүче Әнәк авылы мәдәният йортында регистрация узып, залда оештырылган вакытлы күргәзмә белән таныштылар, аннары  "Бабайда кунакта" ял паркында, Шәрип Шәймиев музей-йортында кунак булдылар hәм дә инде күптән түгел генә ачылган "Сандугач,, балалар бакчасында тәрбияви чара карап район үзәгенә юл тоттылар. Матурлыкка, чисталыкка сокланмый мөмкин түгел. Матурлыкны үзебез тудырып, саклый белгәндә генә тырыш хезмәт тә күренә hәм югары бәяләнә ала. Әлеге җаваплы эшләрне башкарып чыгуда безгә, мәдәният хезмәткәрләренә, рухи көч, дөрес юнәлеш биреп торучы,  матурлау, буяу эшләрендә финанс яктан ярдәм иткән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗановага, җирлек башлыгы Нияз Нуртдиновка, тырыш хезмәт куйган, бергэ эшләгән хезмәткәрләремә, Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә оештырылган, вакытлы кургәзмәдә катнашкан, тарихи материаллар белән баетучы Актаныш районы архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Рәдис кызына, Актаныш районы "Туган як" музее җитәкчесе Мирсиль Әһлетдиновка, хезмәткәрләренә чиксез рәхмәт җиткерәбез! Әлеге чарада мәдәни яктан зур өлеш керткән, гармун моңнары белән ямь өстәүче, Сәфәр авылы мәдәният йорты житәкчесе Илдус Һарунов җитәкчелегендәге гармунчы егетләребезгә, биюче кызларыбызга, бию куйган Нияз Бәшәровка, балалар бакчасында узган тәрбияви чараны музыкаль бизэлеш белән тулыландыруда ярдәм иткән Пучы авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Регина Фатхетдиновага, барлык катнашучыларга зур рәхмәт! Мәдәниятле, тырыш, сәнгатьле булып, сәламәтлек белән үз эшебезгә күңел биреп эшлик, дуслар!

Пучы мәдәният йорты җитәкчесе Ильгина Нуретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев