Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык-2024»: Бүген районыбыз укучылары фестивальнең сайлап алу турында чыгыш ясый

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае бүген сәхнә костюмнарын кигән яшь артистларның дәртле авазыннан гөрләп тора.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивален районыбызда бик тә яраталар . Уку елы башлануга нәкъ тә шушы фестиваль өчен концерт номерлары әзерләнә, костюмнар тектерелә, бар коллектив җиңүгә омтылыш белән яши башлый. Сәнгать сөюче әти-әниләр дә бу эштән читтә түгел, гомумән, «Йолдызлык»авылларны яшәтеп, яшәртеп җибәрә торган бәйрәм ул .

Быелгы фестивальнең муниципаль турына барлык мәктәпләр, балалар бакчалары зур әзерлек белән катнашты. Мәртәбәле жюри һәр мәктәпнең, балалар бакчасының номерларын карап, иң-иң дигәнен сайлап алу турына чакырды.

Бүген әлеге этапка чакыру алган талантларыбыз Актаныш сәхнәсен яуларга килде. Балалар иҗат үзәгеннән җитәкче-педагоглар Әлфия Галиева, Илүсә Муллахмәтова, Фирүзә Солтанова,  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, вокалист Сирина Исламова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Инсан Хөсәенов мәктәпләрдән 331, балалар бакчаларыннан 140 номерны тагын бер кат энә күзеннән үткәрәчәк. 

Бүген төшке аш вакытына кадәр "Күмәк бию", "Хореография-эстрада биюе", "Халык биюе", "Ялгыз бию" һәм "Парлы бию" номинацияләре буенча чыгышлар карала. 

Төшке аштан соң "Вокаль-ансамбль", "Вокаль-дуэт", "Квартет", "Трио" номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен тәкъдим итәчәкләр.

14 февраль көнне балалар бакчалары чыгышлары һәм мәктәпләрнең "Вокал-соло", "Нәфис сүз" номинацияләрендә катнашучылар сынау тотачак.

Төрле номинацияләрдән сайлап алынган аеруча матур чыгышларны Гала -концертта карый алачакбыз.

Актанышның мәдәнияте, сәнгатен яңа биеклекләргә әйдәүче балалар һәм яшьләребезгә уңышлар теләп калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев