Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иртәгә, 19 апрельдә Актанышның яшь талантлары "Йолдызлар балкышы" концерты белән Түбән Кама шәһәренә барачак

Актаныш районы-талантлар ургылып чыга торган саф сулы чишмәгә тиң.

                Балаларыбызның сәләтен ачу һәм үстерү район җитәкчелеге тарафыннан һәрчак игътибар үзәгендә. Сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, мәктәпләрдә эшләп килә торган  сәнгать мәктәбе филиаллары, иҗат түгәрәкләре- барысы да балалар бакчасыннан мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр малайлар һәм кызларның җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтен ачуга, үстерүгә юнәлдерелгән. Егет-кызларыбыз күптөрле дәрәҗәле бәйгеләрдә чыгыш ясап Актанышыбызның данын республика, Россия, хәтта дөнья күләмендә таныта.

          Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән яшь талантларыбыз катнашында Актанышта ике тапкыр "Йолдызлар балкышы" концерты оештырылды. Балаларыбызның чыгышы райондашларыбызда бары тик горурлык, соклану хисләре генә уятты.  Иртәгә, 16 апрельдә әлеге концерт республикабызның Түбән Кама шәһәрендә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев