Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИШЕТТЕГЕЗМЕ ӘЛЕ? Казанда “Калфак туе” була

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтәчәк. Форумга Татарстан районнарыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат килүе көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, алдагы елларда форум май аенда үткәрелгән булса, быелгысын, Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү чараларына...

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтәчәк. Форумга Татарстан районнарыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат килүе көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, алдагы елларда форум май аенда үткәрелгән булса, быелгысын, Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү чараларына туры китереп, апрельдә үк үткәрергә булганнар. Чарада катнашучыларны бик бай мәдәни программа көтә.
- Форум программасы кысаларында делегатлар "Мәгариф системасында милли тәрбия", "Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү", "Татар халкының тәрбия системасында кулланылышта булган яңа проектлар" дип исемләнгән секция утырышларында эшләячәк. Пленар утырыш 25 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында үтәчәк. Шулай монда халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе дә оештырыла. Соңыннан кунаклар Казан Ратушасының Колонналар залында узачак "Калфак туе" чарасында катнашачак, - дип сөйләде журналистларга Данис Шакиров.
"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Казан Ратушасында үтәчәк "Калфак туе"на фәкать калфак киеп килүчеләрне генә кертәчәкләрен әйтә. Чалбар киеп килүчеләрне бөтенләй дә кертмәскә уйлыйлар.
- Без үзебезнең милли киемнәребезне кайтарырга тиешбез, шуңа да кунакларга дресс-код керттек. Биредә төрле иҗат коллективлары, җырчылар, актерларның чыгышлары да көтелә, - ди Кадрия Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев