Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Иске Байсар Халык театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган театр айлыгын ачты

1 март көнне Актаныш мәдәният йортында Иске Байсар «Сөн» халык театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Р. Фазылжановның «Вәгъдә бүләге» драмасын куйды.

Спектакль сугышның һәр йортка килүе, безнең зур илебезнең һәм һәр аерым кешенең тормышын үзгәртүе турында. Әгәр дә тарихның бу битләре булмаса, бүген без барыбыз да бераз башка булыр идек.

Батырлык һәм куркаклык, дуслык һәм хыянәт, нәфрәт һәм мәхәббәт, үлем турында.  Әсәрне авылыбыз узешчәннәре бик оста башкардылар. Геройлар язмышы беркемне дә битараф калдырмады. Барлык тамашачы тын алмый, артистларның, оста уйнавыннан хискә бирелеп, карап утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев