Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Иске Богады Халык театры 1941 елның арбалы хатыннары тормышын күрсәтте

1 март көнне Иске Богады халык театры авыл мәдәният йортында Зәки Зәйнуллинның «41-нең арбалы хатыннары» драмасын күрсәтте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган спектакль тамашачылар тулы зал җыйды, хәтта утырып карарга урыннар да җитмәде-куелышка кызыксыну шулкадәр зур булды.

Спектакль Бөек Ватан сугышы чорында авылда бара. Сугышчы ирләренең поезд белән Раевка станциясендә туктаганын ишеткәч, биш хатын алар белән очрашу өчен юлга чыгарга булалар. Алар азык-төлекне арбаларга төяп, станциягә барып җитү өчен 62 километр узалар. Ләкин поезд китеп бара, очрашу өметләре җимерелә.  

Бу тарих- тылдагы, якыннары хакына барысына да әзер булган хатын-кызларның батырлыгы, ныклыгы һәм мәхәббәте турында.  Спектакль Иске Богады авылы өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде, тамашачыларга сугыш елларында хатын-кызлар өлешенә төшкән авыр сынауларны искә төшерде. Актерларның уйнавы, аларның барысы да шушы авыл кешеләре, шулкадәр эчкерсез һәм табигый булды ки, тамашачылар спектакль караганда күз яшьләрен тыя алмады.  

Рольләрне башкаручылар белән танышып китик:
- Мөнәвәрә - Илфира Гаянова (тәрбияче)  
- Сәрвәр - Миләүшә Габдуллина  («Чишмә» хуҗалыгы)
- Минҗамал - Тәнзилә Вәҗетдинова (мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары, укытучы)  
- Рәйхан - Алисә Әхмәтова (режиссеры)  
- Әсма - Таңсылу Хафизова (студент)  
- Садрикамал - Вәсилә Мәрданова (пенсионер)  
- Карт Гобәй - Илшат Сәхәветдинов (пенсионер)  
- Зәйнулла - Риф Хөсәенов (пенсионер)  
— Чалыш Һади - Илфак Гаянов ("Агросила")  
- Хәйбулла - Альберт Мөхәммәтдинов ("Тамыр» хуҗалыгы)  
- Сәлахетдин - Фәндүс Мостафин ("Тамыр» хуҗалыгы)  
- Миңлебай- Илназ Әхмәтов ("Чишмә» хуҗалыгы)  
- Сөяк җыючы Гайшә — Әсфирә Хафизова (Мәдәният йорты директоры)  

Бу спектакль- сугыш геройларына хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарихи хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген искә төшерү дә. Бу спектакльне оештыруда катнашкан һәркемгә, артистларга көч биреп, ярдәм итәргә килгән тамашачыларга да зур рәхмәт!

Богады Халык театры "41-нең арбалы хатыннары" спектаклен 5 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында күрсәтәчәк.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев