Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кормаш артистлары репетиция вакытында вәгазьләр тыңлый

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзешчән театр коллективлары ел саен уза торган театр айлыгында катнашу өчен спектакльләр әзерли.

         Иске Кормаш халык театры быелгы спектакльне сәхнәләштерү өчен Татарстанның атказанган артисты, режиссер Нур Хөсәеновны чакырган.

           Тәҗрибәле режиссер әсәрне сәхнәгә кую буенча артистларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен генә җиткереп калмый, тәрбиягә дә игътибар юнәлтә.

Бүген, изге җомга көнендә Нур әфәнде ир-егетләр һәм хатын-кызларга дини вәгазьләр сөйләгән. Шунысы игътибарга лаек, артистларның күбесе башларын каплаган, хатын-кызлар яулыктан, ир-егетләр түбәтәйдән булмаса да, кепка кигәннәр. Иманга кайтырга беркайчан да соң түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев