Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Сәфәр авылында зур гына чара узды

Язның тәүге бәйрәме - 8 март көнендә Иске Сәфәр авылында зур гына чара узды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Саф" хуҗалыгында хезмәт куйган нәфис затларыбыз һәм Бөек Җиңү бәйрәмнен якынайтуда саллы өлешләрен керткән тыл һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре, авылның аксакаллары мул табыннар артында очрашты. Шатлыклы да, сагышлы да чара...

Язның тәүге бәйрәме - 8 март көнендә Иске Сәфәр авылында зур гына чара узды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Саф" хуҗалыгында хезмәт куйган нәфис затларыбыз һәм Бөек Җиңү бәйрәмнен якынайтуда саллы өлешләрен керткән тыл һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре, авылның аксакаллары мул табыннар артында очрашты.
Шатлыклы да, сагышлы да чара иде ул. Бүгенге көндә Сәфәр авыл җирлегендә 37 тыл һәм хезмәт ветераны яши. Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайтканнар исә инде күптәннән барысы да гүр ияләре, батырлыклары гына мәңгелек.
Җирле үзидарә Советы башлыгы Ришат Фарсыев кичәдә катнашканнарны сәламләп иң әүвәл сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бәйрәм табыны артына килгән 6 ветеранга Бөек Җиңүнең 70 еллык олы юбилена багышланган истәлек мәдальләрен тапшырды. "Саф" хуҗалыгы рәисе Илфат Әндерҗанов та тәбрикләү сүзендә:
- Әлеге чара иң беренче чиратта зур тәрбияви әһәмияткә ия. Хуҗалыкта хезмәт куйган алдынгы нәфис затларыбызны да бирегә, бер өстәл артына җыю юкка булмады. Хөрмәтле абый-апалар, сезнең фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Хезмәттәге батырлыгыгыз, бүгенге күркәм яшәешегез безнең өчен дә, киләчәк буын өчен дә үрнәк ул. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлеккә туеп, авылдашларыгызның хөрмәтен, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын, - дип ассызыклады.
Язның ике күркәм бәйрәмен дә берләштергән чара, авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән, җыр-моңга бай тамаша белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев