Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Сәфәр халык театры театр айлыгы кысаларында "Яшел эшләпә" комедиясен тәкъдим итәчәк

Иске Сәфәр халык театры быелгы сезонга комедия әзерләгән. Бәйрәм көннәрендә премьераны авыл халкына тәкъдим иткәннәр. "Яшел эшләпә" комедиясенең авторы- Гамир Насрый.

         "Тамашачыларга җылы каршы алганнары өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ошарлык итеп җиткерә алган булсак, без бик шат!",-дип язалар Иске Сәфәр мәдәният йортының инстаграм аккаунтында оештыручылар. 

Спектакльне караган авылдашлар да җавапсыз калмаган. Тамашачылар бары хуплау һәм рәхмәт сүзләрен генә җиткергәннәр:

 

    • Молодцы, булдырдыгыз, уңышлар сезгә, Лэйсэн просто ?

    • ??? Афәрин! Бик яхшы булды, рәхмәт! ❤️?

       

    • Булдырдыгыз, молодцы?
      Драманы да жиренә житкереп уйныйсыз, комедияны халыкка житкерү авырырак, ә сезне тамашачы бер сулышта карап, яратып кабул итте?Молодцы ???

Иске Сәфәр халык театры Актаныш тамашачысына әлеге спектакльне 11 март көнне күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев