Актаныш

Истәлекләр яңарды...

Күптән түгел Чишмә авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Хәнәви Шәйдуллинны искә алу кичәсе узды. Үзенә генә хас тавышка, моңга ия булган якташыбызның бик күп җырлары әле дә шул чор кешеләренең колак төбендә яңгырап тора...

“Онытма, авылым, җырчы улыңны” дип аталган әлеге кичә аның икетуган энесе Ренат Шәйдуллинның тырышлыгы белән узган ел артистның туган авылы Табанлыкүлдә оештырылган иде. Быел исә ул башта Аккүз авылында, аннан Чишмәдә үтте. 
Кичәнең сценариен да Ренат үзе иҗат иткән. Әлеге театральләштерелгән тамаша аша Хәнәви Шәйдуллинның балачак, үсмер елларын тулысы белән күзалларга мөмкин иде. 
Әйе, чыннан да, җиңел булмаган аның язмышы. 
1938 елның 15 октябрендә Табанлыкүл авылында туган Хәнәвинең әтисе Хәмзә сугыш кырында һәлак була. Балаларын ачтан үтермәс өчен бар көчен куйган әниләрен бер уч ашлык урлаганы өчен төрмәгә утырталар. Энесен балалар йортына алып китәләр. 
Хәнәвигә исә  тормышның бар авырлыкларын да күрергә туры килә. Ятимлек ачысы, иң үзәгенә үткәне булгандыр. Шундый авыр, чарасыз калган вакытларда кычкырып җырларга гадәтләнә малай. Болында көтү көткәндә дә, өйдә ялгыз калганда да җыр аның юлдашы да, күңелен юатучы да була. Кемнәндер ярдәм көтә торган вакытлар булмый ул чор. Хәнәви дә бар нәрсәне үзе эшләп таба. 
Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. Бервакыт аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре килгәч, алар өчен оештырылган концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул ике дә уйлап тормый, шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәви беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый.
1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе, аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда үткән дүрт елда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу аның иҗади офыгын тагын да киңәйтә. Укуын тәмамлагач, Хәнәви Шәйдуллин һөнәри белемле солист башкаручы буларак, яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта.
– Әлеге чарага ике ел әзерләндем. Спектакль, бик күп шигырьләр яздым. Минем төркемдә 24 кеше катнаша. Аны берничә авылда куйгач, Актанышта да күрсәтергә иде дибез. Чөнки Хәнәви абыйны бик хөрмәт итә идем. Кечкенә вакытта аның мәктәпкә кереп, минем белән күрешеп йөрүе, зур бәхет иде. Мондый искә алу кичәләрен үткәрү кирәк дип саныйм. Яшьләребез үзебезнең җирлектән 
чыккан йолдызларны белеп үсәргә тиеш, – ди Ренат Шәйдуллин.
Аның фикерен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров та куәтләде. 
– Узган елның октябрь аенда Хәнәви абый Шәйдуллинга 80 яшь тулган булыр иде. Безнең максат: үзебезнең төбәктән чыккан, бөтен татар дөньясының мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән шәхесләрне барлау, алар хакында яшь буынны да таныштыру. Үзләре инде исән булмасалар да, аларның иҗаты яши, – диде ул. 
Сәхнәгә бер-бер артлы Хәнәви Шәйдуллинны якыннан белүчеләр күтәрелде. Алар аның хакындагы истәлекләрне яңартты. Җырларын җырлады. Әйе, “Тары җире, киндер җире” “Ай, дубыр-дубая”, “Гөлнәзирә”, “Бөрьян егетләре” кебек татар халык җырлары аның башкарылышында бик озак яңгырар...
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: