Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ижау белән Актаныш арасында дуслык күпере (ФОТОЛАР ДА БАР)

28 нче октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижауда, Халыклар дуслыгы йортында бик матур әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә Татарстан республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессының Актаныш бүлеге рәисе Айгөл Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, авылдан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Актаныштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар җырчыбыз Робсон Мусин, җырчы Атлас...

28 нче октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижауда, Халыклар дуслыгы йортында бик матур әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә Татарстан республикасыннан Бөтендөнья татар конгрессының Актаныш бүлеге рәисе Айгөл Галимҗанова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, авылдан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Актаныштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар җырчыбыз Робсон Мусин, җырчы Атлас Әмируллин, «Агыйдел» дулкыннары әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Роберт Салахиев килгән иде.

Тамаша залына Ижау каласында яшәп иҗат итүче язучылар, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ижау каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь Ринат Баттал, күренекле журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ибраһим Биектаулы, Удмуртия Республикасының Ветераннар советы рәисе Рафаил Фархутдинов, «Яңарыш» газетасы журналисты, әдәбият-сәнгать сөючеләр җыелган.

Алып баручылар Ләйсән Акмалова һәм Эльмира Муллаянова матур итеп кичәне башлап җибәрделәр. Ә җырчы егет Атлас Әмируллин ижаулыларны «Әссәләмәғәләйкүм!» җыры белән сәламләде.

Әлеге чара Чаллыда яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «Хәсән Заманов» исемендәге китабын тәкъдим итүгә багышланган иде.

КүҗәкәавылҗирлегебашлыгыРәйханФилүскызы үзенең чыгышын ижаулыларнысәламләүдән башлады. Күҗәкәавылыныңкыскача тарихы белән таныштырып үтте. Шул авылда туып үскән, Ижау шәһәрендә сугышка кадәр яшәгән, хезмәт куйган Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның язмышы хакында тәфсилләп сөйләде. Татар халкының милли ризыгы, күчтәнәч чәкчәкне Ижаудагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алия Нәгыйм кызына тапшырды.

Нәкъ менә Рәйхан Филүс кызы, поэма иҗат ителгәннән соң, авторга аны китап итеп бастырып чыгару идеясын тәкъдим итә. Ә район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев бу идеяны тормышка ашыруга булышлык күрсәтә.

Китапның авторы һәм төзүчесе Әлфия Ситдыйкова үзенең чыгышында Ижау каласы белән бәйләп торган дуслык җепләренең ныклыгы хакында сөйләде. Шушы чараны оештыру идеясын тәкъдим иткән, Бөтендөнья татар конгрессының Удмуртия республикасы Ижау каласындагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алия Нәгыйм кызы Абдуллинага, иҗатына игътибарлы, ихтирамлы булган якташларына, иҗат төркемен оештырып, Ижау каласына барырга транспорт белән ярдәм иткән район җитәкчелегенә, тамаша залына җыелган халыкка зур рәхмәтләрен җиткерде. Тел һәм милләт язмышына битараф калмыйча, киләчәк буын вәкилләрен дә, үзебезнең дәвамчылар итеп үстерү насыйп булсын, дигән теләкләрен «Ышаныч» шигыре белән ныгытып та куйды.

«Ак калфак» республика оешмасының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова ижаулыларны район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев һәм республика «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова исеменнән сәламләде. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен халык күңелендә яңарткан чараны оештырганы, актанышлыларны һәм ижаулыларны бергә җыеп, бәйрәм ясаганы өчен Алия Нәгыйм кызы Абдуллинага зур рәхмәтләрен белдерде. Актаныштагы «Ак калфак» оешмасы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Ә Ижаудагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе үз чиратында Айгөл Галимҗановага әлеге көн истәлеге итеп бүләк бирде.

Ижау тамашачысы да форсаттан файдаланып, актанышлыларга үз гозерен әйтергә ашыкты. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле чыгышын күрәсебез килә, көтеп калабыз, - дигән сүзләр, югары сәнгать осталары үстергән туган ягыбыз белән горурлану хисләрен тагын да көчәйтте. Тамашачылар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар җырчыбыз Робсон Мусинның берсеннән-берсе матур җырларын тыңлап хозурландылар. Атлас Әмируллин белән бергәләп башкарган,«Ак калфак»лыларга багышлап иҗат ителгән «Йөзек кашы» җырын да ижаулылар зур алкышлар белән бәяләделәр.

«Агыйдел» дулкыннары әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрь Роберт Салахиевның туган якка мәдхия укыган шигырьләрен дә, тамашачы яратып кабул итте.

Авылдашыбыз, озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Ләлә апа Гомәрованың кайчандыр бергә укыган классташы белән очрашуы да дуслыкның мәңгелек булуын янәдән тагын бер мәртәбә ассызыклады кебек. Сыйныфташы Ләлә апаның җыр башкаруын үтенгәч, ул ялындырып тормады. Зал тулы тамашачы да аның җырына кушылды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ижау каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь Ринат Баттал килгән кунакларга рәхмәтләрен белдереп, мәктәп балаларына дип үзенең китапларын бүләк итеп бирде.

Удмуртия Республикасының Ветераннар советы рәисе Рафаил Фархутдинов бер минутлык тынлык игълан ите. Аның: «Хәсән Заманов һәм Бөек Ватан сугышы батырлары исән. Алар үлмәде. Чөнки алар халык хәтерендә яши» - дигән сүзләре,үткәннәрне мәңгеләштерү дәвамлы булыр дигән өметне киләчәккә ялгады.

Кичәне алып баручы кызларыбыз (апалы-сеңелле Күҗәкә авыл кызлары) Ләйсән Акмалова һәм Эльмира Муллаяновага һәм аларның җитәкчесе, Күҗәкә авыл мәдәният йорты директоры Айдар Маликовка зур рәхмәт. Актанышлар белән Ижау татарларын бергә берләштергән бу кичә, бик озак күңелләрдә сакланачак.

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановның якты истәлегенә багышланган дуслык кичәсе халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Алда кайтыр юллар, эшләнәсе эшләр, яулыйсы яңа үрләр көтә. Киләчәктә дә игелекле эшләребез һәм дуслыгыбыз дәвамлы булсын дигән теләктә, Ижау халкы белән саубуллашып, юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев