Актаныш

Каләм яктысы берләштерде

Җиһан буйлап әдәбият елы атлый. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле мәдәният сарайларында әдәбият сөючеләр язучылар, шагыйрьләр белән очрашалар. Халык язучы сүзенә, шигъри аһәңне ишетергә сусаган. Актаныш ягы талантларга бик бай. Монда тынгысыз, эзләнүчән, ихлас кешеләр гомер итә. Без, читтә яшәүчеләр, туган якка кайткан саен, райондашларыбызның уңышларына сөенеп, аккошлар илендә...

Җиһан буйлап әдәбият елы атлый. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, төрле мәдәният сарайларында әдәбият сөючеләр язучылар, шагыйрьләр белән очрашалар. Халык язучы сүзенә, шигъри аһәңне ишетергә сусаган.
Актаныш ягы талантларга бик бай. Монда тынгысыз, эзләнүчән, ихлас кешеләр гомер итә. Без, читтә яшәүчеләр, туган якка кайткан саен, райондашларыбызның уңышларына сөенеп, аккошлар илендә туып үсүебез белән горурланып, яшәү көче алып китәбез.
Әтәс авылы мәдәният йортында булып узган әдәби-музыкаль чара мәктәп балаларын, авыл халкын бергә җыйды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты, Чаллы педагогия институты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина һәм мин, чакырулы кунаклар булып, Әтәс авылына кайттык. Безне дәүләт программасы нигезендә сафка баскан, әле сентябрь аенда гына авыл халкына ишекләрен ачкан өр-яңа җәмәгать үзәгендә мәдәни чараны оештыручы, авыл китапханәсе мөдире Мәүҗидә Гарипова каршы алды. Ул, иң беренче чиратта, китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Иҗат юлыбызны чагылдырган китап күргәзмәсен күреп тә куандык.
Мәүҗидә ханым әдәби-музыкаль кичәне бик матур итеп башлап җибәрде. Чарага ныклап әзерләнгәне сизелеп тора. Һәрберебезнең биографиясен, иҗатыбызны ныклап өйрәнгән. Авыл халкы да безнең әсәрләр белән якыннан таныш. Шуңа күрә дә кичә ихлас, җылы бер аралашуга, сөйләшүгә әйләнде. Туган ягымның саф һавасын, халыкның эчкерсез мөнәсәбәтен тойсам да, дулкынлану хисләрен тыеп булмады.
Мәүҗидә ханым: "Язучы биографиясен авыл халкы аларның үз авызыннан ишетсә, тагын да күңеллерәк булыр", - дип, сүзне Факил Сафинга бирде. Ул "Көмеш кыңгырау " газетасының баш мөхәррире буларак та чыгыш ясады. Гомер һәм иҗат юлы белән таныштырганнан соң, газета эшчәнлеге хакында да сөйләп үтте.
Актаныш районында да, Әтәс авылында да балалар республикабызда балалар өчен чыгып килә торган басманы алдырсыннар һәм үзләре дә иҗат иткән мәкалә, шигырьләрен газета битләрендә күрсеннәр иде дигән теләкләрен белдерде. Аннары "Исәнме, кеше! ", "Якты җыр бүләк итәм" шигырьләрен сөйләп, балалар күңелен яулады. Һәр баланың кулында - "Көмеш кыңгырау " газетасы. Бу аларның әдип кулыннан алган тәүге бүләкләре булды.
Факил Сафин - гадәттәгечә, һәр очрашуда инде дөньядан киткән шагыйрьләрнең шигырьләрен халыкка җиткерүе белән дә ихтирамга лаек әдип. Тамашачы Наис Гамбәрнең "Төнге сулар", Зөлфәтнең Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган "Күрешә калсак", Кадыйр Сибгатуллинның яшәү фәлсәфәсе турындагы "Юлда үскән арыш" шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр.
Әдип чыгышын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина дәвам итте. Ул Күҗәкәдә туып, күрше Чирү авылында үскән, Әлмәттә яшәп мәңгелеккә күчкән композитор Рәис Нәгыймов көй язган "Синең караш - илһам чишмәсе" (Әлфия Ситдыйкова сүзләре) дигән җырны тамашачыларга бүләк итте.
Факил Сафинның күпкырлы иҗатына бәя биреп:
- Факил Сафин - шагыйрь, язучы булу өстенә, бик күп көйләр авторы да. Хәзер Әлфия Ситдыйкова сүзләренә ул иҗат иткән "Җилкән " җырын тыңлагыз, - дип, халык күңелен моңга төрде. Аның башкаруындагы "Сагыну" (Кадыйр Сибгатуллин сүзләре) җыры да халык күңелендәге кылларны тибрәндерде. Моң иясенең җырлавын халык югары бәяләп, көчле алкышларга күмде.
- "Фанера" белән безне алдамадыгыз, рәхмәт чын тавыш белән җырлаганыгыз өчен, - дигән сүзләр олы бәя иде. Сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк җаннарны, күп талантларны үстергән, канат куйган Актаныш якларында яшәүче халык зәвыклы, профессиональ югарылыкта җырлаучы җырчыларны аера белүен янәдән исбатлады.
Язучыларның, шагыйрьләрнең иҗатын халык күңеленә ялгаучы фидакарь затлар булмаса, инде телебез, милләтебез күптән юкка чыгар иде. Китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары халык белән сәнгать осталарының, әдипләрнең араларын тоташтыручы күпер ролен үтиләр. Бүген әдәбиятны яшәтү өчен алар көч куя.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: