Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кайнар алкышлар, авылдашлардан чәчәкләр: аяк артыгыз җиңел булсын, Пучы халык театры

7 февраль көнне Пучы халык театры ел саен районкүләм уза торган театр айлыгын башлап җибәрде.

           Пучылылар быелгы бәйгегә кую өчен генә түгел, тамаша кылу өчен дә авыр булган Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен сайлаган.  Әмма Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена килгән театр сөючеләр спектакльнең авырлыгын сизми дә калды, артистларның оста һәм бирелеп уйнауларын   бер сулышта кабул итте.

Геройлар өчен борчылып,  үзәк өзгеч мизгелләрне  күз яшьләре аша карадылар.

Сәрвәр белән Исмәгыйль мәхәббәте, Гөлнур әбинең татар халкына хас сабырлыгы, киң күңеллелеге,

егетләрнең өмә көнне Сәрвәрләргә аулак өйгә җыелу, старостаның егетләрне Герман сугышына чакыру күренешләре, кызу канлы мәһдүмнең Сәрвәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәте, Фәрхи карчыкның авыл халкын алдап, агулап яшәве- болар барысы да күңелне яулап алды, кирәк урында тетрәндерде, гомумән, тамашачы игътибары бер генә минутка да артистлар уеныннан читкә китмәде.

Бу әлбәттә, артистлар, артистларның уенынын бер җепкә тезгән режиссер Символ Гайнетдинов-Агыйделскийның зур хезмәте, таланты.

Ә Символ Гайнетдинов-Агыйделский Пучы театры белән инде озак еллар хезмәттәшлек итә. Бу юлы режиссер үзе дә сәхнәдә уйнып актерлык осталыгын күрсәтте.  Мәһдүм ролен беренче карашка бәхетсез, шул ук вакытта үзенең кичерешләре, характеры, киеме белән истә кала торган итеп башкарды ул. 

            Төп рольләрдәге Сәрвәр- Регина Фәтхетдинова, аның сөйгәне Исмәгыйль- Айрат Гәрәев, Гөлнур- Нурания Әхтәмова , Фәрхи- Әминә Мөфтиева, Фатыйма- Ильгина Нуретдинова  барысының уены да спектакльне бербөтен итте. Әсәрне сәхнәләштерүдә гаилә белән дә катнашучылар булган. Күмәк күренешләрнең әйдәп баручы егете Айгиз һәм аның энесе Салават Гыйлемовлар, Илшат Әгъзәмов, Лүзия Сабитова, Әминә Ибәтуллина, Илсаф Вәгыйзов, Рәсимә- Рәис Хановлар, Гөлчәчәк-Илдус Солтановлар, Фәнтимер һәм Нурания Камаловлар, Зөһрә Сәләховалар төнге икегә кадәр репитицияләрдә чарланып, әсәрне сәхнәләштерү өчен үзләренең зур өлешләрен керткәннәр. 


           Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Пучы халык театрына олы рәхмәт белдерде:
       

-    Сезнең җиңел аягыгыз белән театр айлыгын башлап җибәрдек. Бик матур итеп уйнадыгыз. Халык театры икәнлегегезне раслап күрсәттегез, һәр тамашачының күңеленә үтәрлек итеп чыгыш ясадыгыз. Актаныш муниципаль театры коллективы да сезне карап, сезгә бәя биреп утырды. Кул артыгыз җиңел булсын. Башка коллективларның артистлары да авырмыйча сезнең кебек уңышлы итеп сәхнә тотсыннар,- диде Ләйсән Фоат кызы.

 

         Спектакльнең режиссеры Символ Гайнетдинов-Агыйделский һәм аның җәмәгате, якташыбыз Лениза Гайнетдиновага Уфа белән Актаныш арасын якынайтып Пучы халык театры белән хезмәттәшлек итүләренә рәхмәт белдерелде.

         Пучының танылган җырчы-блогеры Иршат Нәбиев артистларны хөрмәтләп чәчәк гөлләмәләре юллаган иде. Бусы да авылдаш-артистларга зур хөрмәт билгесе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев