Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Казанда “Актаныш” якташлар җәмгыяте «Донбасска хат» хәйрия концерты куйды

Казан шәһәрендә яшәүче якташларыбыз көн сулышын яхшы тоемлый. Бүген бер төркем артистлар “Актаныш” якташлар җәмгыяте оештырган хәйрия концертында чыгыш ясады.

Якташларыбыз иҗаты белән танышырга  килүчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт депутаты Альберт Хәбибуллин,“Актаныш” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов сәламләде.

"Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узган концертта «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Риваять" этно-төркеме, Татарстанның Халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Газинур Фәрухшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов һәм башкалар катнашты.   

       Билет сатудан кергән акчалар Донбасста яшәүчеләргә күчереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев