Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда кино карадым

Башкала башкала инде ул. Ни генә дисәң дә, аның үзенә генә хас кичке матурлыгын, иртәнге кояшның биек йортлар аша елмаюын берни белән дә чагыштырып булмый. Казанга мин үземнең гаиләм белән бардым. Бик озак күрешми торган туганнарыбыз белән очрашу мизгелләре шатлык белән тулды. Көндез Казан урамнарында йөрдек, кибетләрдә булдык. Ә кичен...

Башкала башкала инде ул. Ни генә дисәң дә, аның үзенә генә хас кичке матурлыгын, иртәнге кояшның биек йортлар аша елмаюын берни белән дә чагыштырып булмый.

Казанга мин үземнең гаиләм белән бардым. Бик озак күрешми торган туганнарыбыз белән очрашу мизгелләре шатлык белән тулды.

Көндез Казан урамнарында йөрдек, кибетләрдә булдык. Ә кичен кинотеатрда "Кот в сапогах" дигән фильм карадык. Ул бик кызык иде. Без аны көлешә-көлешә карап утырып, вакытның узганын сизми дә калганбыз. Кайтканда да юл буе кинодан алган тәэсирләр турында сөйләштек, иң кызык урыннарын кат-кат искә төшереп көлештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев