Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңел хәзинәсе олы сәхнәдә

- Һәр кешенең күңелендә артист яши. Һәр кешенең күңелендә төрле өлкәләргә юнәлгән сәләт бар, аны ул үстерергә, сәхнәдә күрсәтергә тиеш. Сәнгать халыкның культура дәрәҗәсен, тәрбиясен күрсәтә һәм билгели. Һәр җирлектә кабатланмас талантлар яши. Аларны күрә, үстерә белү һәм мөмкинлекләр тудыру кирәк. Смотрда сүлпәнрәк чыгыш ясаган җирлекләрдә эш һәм шартлар тиешле...

- Һәр кешенең күңелендә артист яши. Һәр кешенең күңелендә төрле өлкәләргә юнәлгән сәләт бар, аны ул үстерергә, сәхнәдә күрсәтергә тиеш. Сәнгать халыкның культура дәрәҗәсен, тәрбиясен күрсәтә һәм билгели. Һәр җирлектә кабатланмас талантлар яши. Аларны күрә, үстерә белү һәм мөмкинлекләр тудыру кирәк. Смотрда сүлпәнрәк чыгыш ясаган җирлекләрдә эш һәм шартлар тиешле дәрәҗәдә оештырылып бетмәгән дип аңларга кирәк, - диде, 8 апрель көнне үзешчән сәнгать смотры җиңүчеләрен бүләкләгәндә район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев. Дүрт сәгатьтән артык барган йомгаклау концертын актанышлылар бер тын белән карады. Үзешчәннәребез сокландырды, гаҗәпләндерде, шаккаттырды. Күп көч һәм хезмәт куелган! Еллар дәвамында тупланган мәдәни җәүһәрләр эзлекле иҗат дулкынына көйләнгән. Ел дәвамында баручы бәйгеләр бер-берсен тулыландыра һәм аларда чыгыш ясаучы үзешчәннәребез дә остара, камилләшә. Смотр концертындагы чыгышларны да тамашачы югары бәяләп, алкышлап карады. Районда мәдәниятне саклауда, үстерүдә, эзләнүдә озак еллар дәвамында бердәм команда составында эшләүче тәҗрибәле белгечләр белән аралашып, район авылларында яшәүче һәм эшләүче җәүһәрләребезнең лаеклы хезмәтен күрергә һәм ачарга омтылдык бүгенге сәхифәбездә.
Һәр авылның үз сөйләм теле, мәдәни зәвыгы бар
Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенең баш белгече Альбина Гәрәева белән авылларда мәдәниятнең сакланышы, үзенчәлекләре, милли җәүһәрләрне туплап, Актаныш йөзен республикага да күрсәтү буенча гәпләштек.
- Районда сәнгатьне, мәдәниятне, талантларны барлый, үстерә торган ике төрле смотр яшәп килә: берсе аның балаларныкы - "Созвездие-Йолдызлык", икенчесе - алтмышынчы еллардан традициягә әйләнгән яшьләр, өлкәннәр смотры.
Быелгы смотр узган еллардан үзгәрәк үтте: темасы белән дә, юнәлешләре белән дә. Ул юнәлешләр "Йолдызлык" һәм зурлар смотрында да чагылыш табып, районыбыз мәдәниятенең киләчәгенә хезмәт итә. Бию, җыр, вокаль ансамбльләр чыгышы белән беррәттән, быел фольклор коллективларының чыгышларына да юнәлешле игътибар бирелде. Кечкенәләр кемнедер кабатласа, өлкәннәргә без, район башлыгы призына үткәрелгән бию конкурсындагы кебек, һәр җирлекнең үз йөзен, тарихын, моңын, авыл колоритын күрсәтү бурычы куйдык.
- Альбина Адисовна, ни өчен фольклорга игътибар итәбез?
- Бер карасаң, фольклор ул бик кызык жанр да түгел кебек, ә икенче яктан карасаң, ул - бик җанлы, матур авыл теле, аны кызыклы һәм үзенчәлекле җирлек такмаклары, төртмәләре,тыпырдаулары белән җанландырып була. Мәсәлән, зөбәерлеләр, зәвыклы, борынгы өч рәтле бәбәй итәкле, чигүле алъяпкычлар киеп, үзләренә генә хас ритмга салынган этно-чыгыш белән шаккаттырдылар. Шулай ук кормашлылар, әтәслеләр, байсарлылар да сокландырды, эзләнүләрне дәвам итү кирәк. Җирлек тарихы белән кызыксынуны, нәсел тамырларыңны белүне, авылның, милләтнең йөзен күрсәтүне максат итеп куябыз.
Республикада "Иске Казан -түгәрәк уен" фестивале үткәрелә. Анда Иске Кормашның "Чишмә" бию ансамбле, Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры - курайчы, гармунчы Рамил Мөхәммәдиев катнашып чыгыш ясаганнар иде инде. Аның асылы - фольклор, ул - халык теле, җирлек, милләт, авылның моң, бию, гореф-гадәтләр теле, аның синтезы… Быел анда "Авыл җыены" район этно-фестивалендә гран-при яулаган коллектив - Зөбәер фольклор ансамбле катнашты. Авыл җыеннары вакытында шунысына да игътибар иттек: җирлекләрдә халык уен коралларында уйнаучылар кимеп бара. Гармунчылар санаулы гына. Саратский, тальян гармуннарында уйнаучылар юк диярлек. Кичекмәстән, сәнгать мәктәбе, аның авыллардагы филиаллары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, авыл башлыклары һәм, әлбәттә, мәдәният бүлеге белән берлектә бу хәлне төзәтү кирәклеген аңладык.
- Һәр елның смотры үзенчәлекле була, быелгысы да шулай. Һәр коллектив камилләшә, үсеш чоры кичерә. Берләшү дә бар. Кемдер эзләнә, үзгәрә, кемдер тотрыклылык саклый.
- Әйе, кемдер шомарып, тупланып бетеп, авыл белән сәхнәдә матур көчен күрсәтә - үз сөйләм телен, авыл телен булдыра. Җирлектәге мәдәният йорты эшчәнлеге, аның матди-техник базасы, җирлек җитәкчеләренең таләпчәнлеге, янып-көеп йөрүләре, аларның оештыру сәләте, халык белән бердәмлеге дә күренә шушы вакытта. Әҗәкүллеләрнең вокаль ансамбле сокландырды. Эх, өр-яңа клублары да булса, мондый зур, үзенчәлекле көч белән төрледән-төрле мәдәни чаралар, очрашулар белән шаккаттырырлар иде, дидек. Кабаттан үсеш кичерүче, перспективалы авылда күпме талант, моң тупланган!
- Быелгы смотрның тагын бер үзенчәлеге - авылларыбыз турында иҗат ителгән җырлар...
- Актанышның 300 еллыгын үткәргәндә беренче чаткылары күренгән иде аның. Хакимият башлыгы призына бию конкурсы үткәрергә әзерләнеп, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр алып барганда мәдәният бүлегенә җирлегебез патриоты - шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев килеп керде узган ел һәм әлеге идеяне тәкъдим итте. Аның инициативасын хуплап, быелгы смотрга яңалык буларак керттек. Күпме яңа җыр туды туган як, авылларыбыз турында! Бер авыл да җырсыз калмады. Киләчәктә дә бу җырларыбыз сабантуйларда, кунаклар каршылаганда, авыл көннәрендә, җәен кинофестиваль кысаларында, көз "Авылым тарихы - Авылым шәҗәрәсе" видеороликлар бәйгесендә дә яңгыраш алып, тарихка керер дип ышанып калабыз.
- Авылларыбызның бию коллективлары көчле күренде быел. Иҗат сезонын бию елы белән башлагач, смотрда биючеләр дә шомарган, биюләр дә эшләнеп беткән иде.
- Сокландырдылар! Актаныш - биючеләр иле! Бию елы яз-җәй айларында вальс белән дәвам итәчәк. Май ае - вальс ае авыллар, мәктәпләр катнашында "Җиңү вальсы" акциясе белән дәвам итәчәк. Смотрда быел хорлар булмады, ул төшеп калмады, алдагы елларда дәвам итәчәк. Авыллары, оешмалары белән бердәм җырлый белүче коллективлар безгә бик кадерле.
Авылларга чыккан жюри дә быел үзгә булды - социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев рәислегендә үз һөнәренең осталары эшләде. Робсон Мусин, Инсан Хөсәенов кебек остазлар белән бергә, яшь, таләпчән белгечләр: район методик үзәк җитәкчесе Нәзлия Гобәева, "Тамчы" балалар вокаль ансамбле җитәкчесе, оста педагог Лилия Мостафина, режиссерыбыз Илиза Мөхәммәтова һәр чыгышны күзәтеп, шунда ук үзләренең тәкъдимнәрен әйтеп, яңа исемнәрне барлап, алар белән тыгызрак элемтәдә булырга, яшь талантларыбызны сәнгать юлын сайларга өндәп, авылларның, җирлекләрнең талантларына сокланып, эшләргә, иҗат итәргә, күпләрен зур сәхнәләргә чыгарырга дигән матур фикерләр белән кайттылар. Алда - район үзәге оешма-предприятиеләре иҗат коллективлары смотры.
Безнең халык - зур ул, дәртле ул, моңлы ул
Мәдәни бәйгеләрдә жюри составында даими катнашучы, авыллардагы мәдәният йортларында эшләүче һәр хезмәткәр өчен җан атып торучы, алар белән тыгыз элемтәдә эшләүче, зона бәйгеләрендә уңышлы бәяләнгән чыгышларны бергә туплап, район сәхнәсенә чыгаруда һәм концертларны алып баруда да районның йөзек кашы булучы район мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова белән смотрда чыгыш ясаучы талантларыбыз, яңа ачышлар турында сөйләштек.
- Рәфидә Рафаиловна, быелгы смотр-конкурс 2016 ел - Россиядә кино елы, Татарстанда су саклау зоналары елы, Актанышта бию елы булуга бәйләп үткәрелде. Үзешчәннәр 6 төр жанр буенча көч сынашты: катнаш вокаль ансамбльләр "Авыл җыры", аерым җырчылар, катнаш дуэт, нәфис сүз, бию коллективлары, фольклор чыгыш.
- Һәр смотр үзенчәлекле үтә, яңалыклары белән күңелгә уела, оста үзешчәннәребез хөрмәтләнә. Быел да авыл җирлекләре белән бу йөкләмәне ныклы әзерлек, югары дәрәҗәдә оешканлык белән башкарып чыкты мәдәният хезмәткәрләребез. Әтәс, Яхшый, Киров, Байсар, Яңа Әлем авылы җирлеге башлыклары йомгаклауга үткән һәр чыгышта үз авылы үзешчәннәре белән катнашты. Урыннар билгеләгәндә концертның сыйфаты, һәр жанрның булуы, башкару осталыгы, сәхнә костюмнары, зәвыклылыкны исәпкә алып нәтиҗә ясалды. Авыл концертларында бик матур композицион чыгышлар, аерым нәфис сүз осталары тыңланды. Теләкәй җирлегеннән туган телебезгә багышланган чыгыш йомгаклау концерт программасын башлап җибәрде.
Бәйгедә 25 авыл җирлегеннән 68 мәдәният йорты катнашты. Концертлар 7 зонада узды. Жюри тарафыннан 300гә якын концерт номеры каралды, аларда 1100 үзешчән артист чыгыш ясады.
- Халкыбызның гасырлардан-гасырларга күчеп килгән иҗат җәүһәрләре бар, аларны саклау һәм яшәтү, буыннан-буынга тапшыру - заман бурычы.
- Районыбызда җәй дәвамында гөрләп узган " Кичке җыен" район халык иҗаты фестиваль-конкурсының дәвамы буларак, смотрга да фольклор жанры кертелде. Халык уен коралларында уйнаучыларны, оста биючеләрне, җырчыларны берләштергән чыгышлар һәр җирлектә дә оештырылды. Иң уңышлы булган 7 фольклор ансамбль йомгаклау концертында катнашты. Алар - Аккүз, Яхшый, Зөбәер, Әлем, Әтәс җирлегенең, Байсар авыл мәдәният йортының "Җәүһәр", Иске Кормаш мәдәният йортының "Мәрҗән", Кәзкәй авыл мәдәният йортының "Асылташ" фольклор ансамбльләре .
2016 ел районда бию елы итеп игьлан ителде. 2015 елның ноябрь аенда зур старт бирелгән иде бәйгегә. Йомгаклау концертында 40 бию номеры каралды. Смотр концертында коллективларыбыз кабат татар һәм башка милләт биюләре белән катнашты. Иске Кормаш мәдәният йортының "Чишмә" халык бию ансамбле, "Хәзинә" ветераннар бию коллективы, Киров мәдәният йортының "Дуслык", Сәфәр, Әтәс, Әлем, Татар Суыксуы, Мари Суыксу авылы мәдәният йортының 8 парга куелган күмәк биюләрен тамашачылар кайнар алкышларга күмде. 6 парга куелган биюләре белән Пучы, Байсар, Кәзкәй мәдәният йортлары биючеләре, Аккүз, Чуракай, Теләкәй, Богады, Усы,Чалманарат җирлегенең кызлар бию коллективлары да уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә бу коллективлардан да парлы биюләр көтеп калабыз. Смотр барышында Усы авылы кызлар бию коллективына 8 татар киеме, Иске Кормаш "Хәзинә" бию коллективына 6 пар татар киеме, Киров авылының "Дуслык" бию ансамбленә 8 пар рус киемнәре тектерелде.
Ансамбльләребезгә биюләр куюда хезмәт елларын бию сәнгатенә багышлаган Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Инсан Хөсәенов, Фаяз Әминов һәм Миләүшә Мусина-Солтанованың хезмәте бик зур.
Смотр кысаларында авылларда катнаш ансамбльләргә, үз милләтебез моңына, районыбыздагы авыллар тарихына, атамаларына игътибар ителде. Һәр авылның үз җыры булсын, дидек. Нәтиҗәдә районыбызның 20дән артык авылына багышланган җырлар барлыкка килде. Концертта 14 җирлекнең вокаль ансамбльләре тарафыннан авыл җырлары яңгырады. Кадрия Саматова сүзләре, Сәрия Ганиуллина көенә "Уразаем", Азат Галимуллин көе һәм сүзләренә Киров авылына багышланган "Авылым", Резеда Алмакаева сүзләре һәм көенә язылган "Аккүзкәем-гүзәлкәем", Илнур Могътазиров сүзләре һәм көенә язылган "Әҗәкүлем минем, Әҗәкүл", Азат Хөсәенов көе, Энҗе Зиннурова сүзләренә "Әтәсем", Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров көй язган "Зөбәерем ", Солтан Шәрипов сүзләре, Сара Садыйкова көенә "Айманым", Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Инсаф Хәбибуллин көенә "Ирмәшем", Флүс Хисаметдинов сүзләренә Фәрит Хатыйпов көй язган "Адаем", Мидхәт Миншин сүзләре, Азат Хөсәенов көенә "Пучы", Тәгъзимә Мөхәмәтдинова сүзләре, Илгиз Закиров көенә "Кормашым", Нәсим Фазлыев сүзләре һәм көенә язылган "Ямалы", Илдар Шәмсемөхәмәтов көе, Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә "Кәзкәем-авылкаем", Айзирә Харунова сүзләре, Инсаф Хәбибуллин көенә "Актанышым-Сәфәрем" җырлары.
- Безнең як - талантлар иле, җырчылар иле. Смотрда җырчыларыбыз, нәфис сүз осталары да сокландырды...
- Сәхнә ветераннарыбыз, озак еллар дәвамында үзенчәлекле тавышлары белән Актанышның танылган җырчылары булган Әгъбәс авылыннан Гүзәлия Латыйпова, Татар Ямалыдан Дәвир Галиев, Зөбәер авылыннан Венера Нургалиеваның моңлы җырлары яңгырады. Халкыбызның гасырлар дәвамында туган озын көйләрен, классик әсәрләрен Яхшый авылыннан Рәфил Галимуллин (башкорт халык җыры "Янбикә") һәм Сәлим Солтанов (татар халык җыры "Юксыну" ) һәм Рөстәм Яхин көе, Мостафа Ногман сүзләренә язылган "Киек казлар" җырын Адай авылыннан Ракыйф Хафизов зур югарылыкта башкарды. Авылларыбызның яшь, сәләтле җырчылары тарафыннан заманча җырлар яңгырады.
Нәфис сүз жанрында "Дүрт тараф - дүрт елга" дип аталган Агыйдел, Кама, Ык, Сөн һәм Актанышыбызда, авылларыбызда юл ярган башка елгалар чагылдырылды, "Тукай тәлгәшләре" - Габдулла Тукай шигырьләре композицион яисә ялгыз башкарылды.
Смотрда җиңүче коллективларыбыз, үзешчәннәр район башлыгының Мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Районыбызда оештырылып килгән бәйге, смотрларда катнашучы һәр үзешчән артистка рәхмәтлебез. Бергәләп башкарган эшләр район мәдәниятенең тарихи елъязмасында лаеклы урын алып килә. Оештыручыларны, үзешчән артистларны, аларның хезмәтен хөрмәт иткән тамашачыларны яңа бәйгеләр, ярышлар көтә. Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа ачышлар юлдаш булсын, үзешчәннәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев