Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләрне кузгатырлык чын концерт

Түке авылы клубында авылдашыбыз - моннан 33 ел элек юл һәлакәтенә очрап вафат булган Исмәгыйль Галимовны искә алу кичәсе үткәрелде. Хатыны Энҗе Галимова һәм балалары, оныклары аны бик матур музыкаль чара итеп оештырдылар. Исмәгыйль абый үзе дә заманында оста гармунчы иде, озак еллар шушы авыл клубында эшләде. Нәсел дәвамчыларының җыр-биюгә...

Түке авылы клубында авылдашыбыз - моннан 33 ел элек юл һәлакәтенә очрап вафат булган Исмәгыйль Галимовны искә алу кичәсе үткәрелде. Хатыны Энҗе Галимова һәм балалары, оныклары аны бик матур музыкаль чара итеп оештырдылар. Исмәгыйль абый үзе дә заманында оста гармунчы иде, озак еллар шушы авыл клубында эшләде. Нәсел дәвамчыларының җыр-биюгә осталыклары әти-әниләреннән күчкән.
Концерт шулкадәр күңелле үтте, минем үземә бик нык ошады. Халык та бик күп җыелган иде. Клубта аяк басарлык та урын калмады.
Өлкәнрәк буын кешеләре Исмәгыйль Галимовны бары тик яхшы яктан гына хәтерлиләр. Ул бик белемле, зирәк кеше иде. Унынчыны тәмамлагач, армиядә хезмәт иткән. Аннан кайткач, Калинин районы партия оешмасында эшли. Район Минзәләгә кушылгач, Минзәләдә партиянең район комитетында инструктор була. 1965 елдан үз авылына кайтып, мәктәптә рус теленнән укыта башлый. 11 ел укытучы хезмәтеннән соң аны үз авыл клубына мөдир итеп билгелиләр. Партия эшчәнлегендә катнаша, политукулар алып бара. 1973-1983 елларда авыл клубында эшләгәндә, халыкны, бигрәк тә яшьләрне сәнгатькә тарту өчен бар тырышлыгын куйган кеше ул. Авыл үзешчәннәре коллективы шул чакта халык театры дигән мактаулы исем алуга ирешә хәтта.
Исмәгыйль Галим улы 1962 елда безнең Илтимер авылы кызы Энҗе апага өйләнеп, гаилә корып, бергә яши башлыйлар. 3 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Алар инде зурлар, үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстерәләр. Менә шул балалар, оныклар бергә җыелышып, Түке авылы клубында концерт куйдылар. Аларны бергә туплап, әлеге чараның үзәгендә кайнаган әниләре Энҗе апаның бу тәкъдимен авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов та хуплап алды.
Энҗе апа яшьрәк чагында хуҗалыкның төрле эшләрендә катнашкан, соңрак, ире вафатыннан соң, ул шәхси хуҗалыклардан сөт җыйды. 1983 елның 13 гыйнварында Актаныштан концерт куеп кайтканда автобус юл читенә төшеп әйләнә, менә шул чагында югалта ул тормыш иптәшен, балаларының яраткан әтисен.
Концертта олы кызлары Гөлфирә Минһаҗева бик матур җырлады. Аның кызы, ягъни Исмәгыйль абый белән Энҗе апаның оныгы Алия Газетдинова да моңлы җырлары белән тамашачы игътибарын җәлеп итте. Музыкаль белемле Алия бүген - 3 бала әнисе.
Алиянең каенатасы Фәнис Газетдинов әлеге чараның төп иганәчесе булды. Бу көнне сәхнә осталарына кочак-кочак чәчәкләр бүләк иттеләр. Фәнис Таҗетдин улы үзе дә тамаша залында утырып, концертны карады.
Галимовларның икенче кызлары Гөлсинә Нигъмәтуллина концертның башыннан ахырынача сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Күп җырлар башкарып, тамашачы мәхәббәтен яулады. Аның улы Динар баянда уйнады. Динар Нигъмәтуллин музыкаль белем үзләштергән, ике кыз туганы да сәнгатькә тартылалар.
Галимовларның өченче кызлары Гөлназ Гәрәева педагогик белемгә ия. Шуңа да ул концерт-кичәне шигъри юллар, истәлек-хатирәләр белән, сәнгатьле итеп алып барды. Аның 2 кызы бар, икесе дә сәхнәдә чыгыш ясады. Алсу исемлесе испан биюен башкарды. Профессиональ биюче, чит илләргә дә чыгып биегән. Ә Камилә сәнгать мәктәбендә укый, бу көнне ул шигырь сөйләде.
Энҗе апа Галимова Түке авылында улы Дәнис һәм килене Илгәзия тәрбиясендә яши. Дәнис - бик акыллы егет, авылда сабыр, тыныч холыклы ир-атларның берсе ул, беркайчан да кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтмәс. Гармунда уйнаганын беләм. Тормыш иптәше Илгәзия кибеттә эшли.
Энҗе апа улын һәм киленен мактап кына тора. Алар белән бер йортта яшәүләренә сөенеп гомер итә. Иренең туган көненә туры китереп оештырылган чарада сәхнәгә менеп, сүз алды. Бик мәгънәле, үтемле фикерләр әйтеп, күңелләрне кузгатырлык чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев