Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хыялга юл кайдан башлана?!

Актаныш – бик күп әдәбият-сәнгать талантларын үстергән чып-чын татар районы. Каләм ияләрен генә санап китсәң дә, бик озак санарга мөмкин булыр иде.

                  Бүгенге көндә  әдәбият мәйданында каләм белән яңадан-яңа үрләр яулаучы якташ әдипләребез, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре: Гамил Афзал, Лена Шагыйрьҗан, Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Ләбиб Лерон кебек шәхесләребезне бөтен татар дөньясы таный. Алар артыннан килгән буын язучылары Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Эльмира һәм Гөлнара Җәлилова, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов әдәбиятта  лаеклы урыннарын булдырып, яңадан-яңа уңышлары белән сөендереп торалар.   Иске Теләкәй авылында туып үскән, Актаныш кадет мәктәбен, Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, бүгенге көндә «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куючы Айзирә Имамова (Бадикова) да үзенең өметле каләме белән әдәбият мәйданына юл сала. Шушы көннәрдә Айзирәнең Татарстан китап нәшриятында әле яңа гына басылып чыккан «Хыялыма таба барам» китабы белән танышу бәхетенә ирештем.
Китапка «Таң нурында яңа шигырь туа» дип исемләнгән кереш сүзне күренекле шагыйрәбез Лилия Гыйбадуллина язган.
Ул әлеге язмасында Айзирәне шәхес һәм өметле каләм иясе буларак бәяли: «Иң мөһиме – гамьле, уйлы шәхес ул. Шигырьләрендәге гадилек белән кызыклы уй-фикерләр, төсле җанлы чагыштыруларның янәшәлеге игътибарны җәлеп итә. Күңел күзен үзенә тартып торган нечкә тоемлау, тансык яктылык бар аларда. Ихласлылык бар! Әлеге җыентыкта хозурыгызга тәкъдим ителгән әсәрләре – Айзирәнең зур шигъри дөньяга ихлас һәм ышанычлы тәүге адымнары, дип өметләнәм.»
Әйе, «Күңелнең илһамлы иртәсе»ндә Айзирәнең шигъри каләменнән тамган әсәрләре күңелдә өмет уята. Үзенә генә хас табышлары киләчәктә арабызда тагын бер талант иясенең киң мәйданда урын алачагына ышандыра.  Башкача була да алмыйдыр. Актанышта туганнарның җанында шигырь уты кабынса, ул сүнмәячәк инде. Тумыштан бирелгән сәләт өстенә үҗәтлек, максатчанлык, тырышлык та хас аларга. Яшь шагыйрә шундыйлардан дип беләм.
Яшь кенә булуына карамастан, ул инде яшәү мәгънәсен төшенгән. Тормыш авырлыклары булганда да бирешми яшәргә тиешлеген белә.
 («Яшәвем мәгънәсе», 22 б.)
...Яшәү мәгънәсен мин сабыемның
Нәни кулларында табармын. – дип үзенә сүз биргән Айзирәнең күңел тәрәзәсен инде хәзер дөнья гаме шакый. Ул гамь аны сискәндерә, уйландыра. Һәм ул дөнья белән үз телендә сөйләшә башлый:
Җир дөньясы шундый тере, әйтерсең лә
Туганнарның Сабантуйда гөрләшүе.
Ток тоттымы, дисәм, – кызыл кырмысканың
«Үз мәйданы» өчен икән көрәшүе.
Бер мизгелдә дөнья тып-тын кала менә.
Болытлар да эленгәндәй элмәгенә.
Күз дә алмый күккә карап ятам әле – 
Дөнья белән сөйләшүем үз телемдә.
(«Көтүдә», 52 б.)
Хатын-кыз ана булганнан соң өр-яңадан яши башлый. Айзирәбез дә ике бала анасы. Күңелендә гаиләсе, балалары өчен җаваплылык йөрткән Айзирәнең җанында ярату яши. Ул шул яратуны кешеләргә өләшә. Җаннары яргаланганнарның күңелен ярату белән дәвалый. Һәм үзе дә дәвалана.
...Синең бераз җаның 
яргаланган,
Ярчыклары менә түгелә.
Ямау балчык алып 
Ябыштырдым
Синең күңелгә.

«Сине көттем», – 
Дип әйтмәдем.
Үзең сизеп
Алып киттең.
Яклау тойдым,
Җаным телми,
Саклау тойдым.
(«Синең бераз җаның яргаланган», 14 б.)
 Яклау һәм саклау тоеп яшәгәндә, күңелдә ышаныч туа. Айзирә Имамова ышаныч белән яши.
Дөрес түгел, бар да ялган,
Утырамын карап ярдан.
Мең әйтсә дә әни алдан,
Туры карап нигә барам?
...Дөрес түгел, бар да ялган,
Кычытканнар чага яман.
Ансы дөрес!
Тик дөньяга да ышанасы
                               килә һаман.
Һаман, һаман! 
(«Ышанасым килә», 53 б.)  
Дөньяга, кешеләргә ышанып яшәгәндә генә бәхеткә юл табыла. Бәхетле иҗат юлы телим сиңа, якташым Айзирә! 

Реклама


Әлфия Ситдыйкова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X