Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә -"Әлфия", бүген- "Кәҗә белән Сарык": "Әкият" курчак театры Актанышта гастрольдә

“Әкият” дәүләт курчак театрының без үскән вакытта авылларга килеп спектакль күрсәткәне әле дә хәтердә: балачакның иң күңелле мизгеле булып истә калды ул- Дорофей исемле үрдәк бәбкәсенең маҗаралары турында без - I сыйныф укучылары бик озак сөйләдек.  Телевизордан “Кәрлә-мәктәп баласы” спектакле ничә тапкыр күрсәтелсә дә, көтеп ала идек. 

            Хәзер “Әкият” курчак театры өлкәннәр өчен дә спектакльләр сәхнәләштерә башлаган. 13-14 апрель көннәрендә театр коллективы Актанышта гастрольләрдә.

            Кичә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблендә Актанышның горурлыгы, татар дөньясының моң патшабикәсе Әлфия Афзалова истәлегенә “Әлфия” спектаклен карадык.

Беренче сеанста район белем учаклары, икенчесендә авыл мәктәпләре укучылары тын да алмый Әлфия апабызның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичерде. Якташыбызның гомер юлы турында мәгълүматлы булганнарга спектакль аеруча аңлаешлы. Тамаша Әлфия Авзалованың хастаханәдә авырып яту күренеше белән башланып китте.

Авыруга дучар Әлфия сызланулар аша бар гомерен күздән кичерә: багана башындагы радиодан җыр агыла башлауга радио эченә үк кереп киткән кечкенә кыз Әлфиягә карап сокланырга да өлгермәдек, ятимәнең меңьяшәр агачка сыенып моңлануы җаннарны тетрәндерде. Аны тыңлаучылар- мескен бүрекле агайлар, ирләрен яуга озаткан хатыннар күбәйгәннән күбәйде, бу- Бөек Ватан сугышы чоры.

Җырлары да нинди бит- 50 нче елларда ук Әлфия Авзалованың граммпластинкаларда яздырылган тавышын кайчан ишетер идек? Бу тавыш, бу моң күңелләрне айкый, күзләр яшьләнә- 1 сәгать 10 минут барган спектакль бары тик Әлфия апаның җырларыннан  төзелгән. Бөек артистка иҗатының иң югары ноктасындагы моңнар белән таныштык. Чөнки безнең буын җырчының 60-80 еллардагы чорын үз күзләре белән күрмәгән. Әлфия апаның җырлары көчле мәхәббәт белән үрелеп бара, аның биографиясе белән таныш булганнар әлеге мәхәббәтнең иҗат өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген бик тиз тоемлый. Спектакль турында озаклап фикер алышырга, язарга мөмкин. “Әлфия”- безнең татар сәхнә сәнгатенә зур яңалык алып килгән әсәр.

 


         “Әлфия”дәге Әлфияләр берничә.

Бер Әлфияне әллә ничә артист уйната. Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, мәсәлән, хастаханәдәге Әлфияне уйнатучы:

Реклама


  - Минем курчагым Әлфия Авзалованың иң сагышлы чагын, хастаханәдә операция ясаткан вакытын, Илһам Шакиров белән очрашуларын күрсәтә. Әлфия курчагын берничә кеше хәрәкәтләндерәбез, шулай итеп аның сагышын, кичерешләрен тамашачыга җиткерәбез. Шатлыклы мизгелләрен яшьләр сәхнәләштерде: Илһам Шакиров белән ике арадагы мәхәббәт сюжетында Ләйсән Миңнәхмәтова һәм Нияз Садыйков, Кремльдә җырлау, чәчкә болынында “Күбәләгем”не башкаруын сезнең якташыгыз Альбина Шаһгалиева сәхнәләштерде. Фәнзилә Сабирова, Гөлнур Габдрахманова, Миләүшә Фәйзрахманова исә кечкенә Әлфияне уйнатты.


 

-    Бу спектакль сезнең коллектив өчен зур яңалык булган бит!


-Театрыбызга яңа сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев билгеләнү  искиткеч үзгәреш җиле алып килде. Кыска  вакыт эчендә ул барлык артистлар катнашында искиткеч спектакльләр куйды, алар бер-берсенә ошамаган. Илгиз- авырлыктан, яңалыктан курыкмый, ситуацияне җайламый, киресенчә, килеп туган проблемаларны чишеп үзебезне, театр коллективын үстерәбез. Илгиз артистлар алдына бурыч куйганнан соң башта аптырап калабыз, соңыннан эзләнә-эзләнә яңа образ туа. “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Адәмнәр” спектакльләрен куйдык, Казанга килгәч, һичшиксез, карагыз. Илгиз Зәйниев курчак театры өчен бик күп эшли. Бик рәхмәтлебез аңа.


               

             Якташыбыз Альбина Шаһгалиева да яңа режиссер белән кулга-кул тотынып эшли торган артистка. Илгиз Зәйниев куйган “Адәмнәр” спектакле белән быел ул зур уңышларга ирешкән. Альбина Шаһгалиева һәм артист Дилүс Хуҗахмәтов “Тантана” театр бәйгесендә җиңү яулыйлар. Курчак театрының спектакле  “Алтын битлек” россиякүләм конкурсында 5 номинациядә тәкъдим ителгән. 


-    20 апрельдә “Алтын битлек”нең нәтиҗәләре билгеле булачак.  Илгиз Зәйниев театр өчен дә, артистлар өчен дә искиткеч табыш! Ул килгәнче 4 ел татарча спектакльләр куелмады. Хәзер безнең репертуарда татарча яңа 12 (!) спектакль бар. 2,5 сәгатьлек “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Шүрәле -яңа фантазия”, “Адәмнәр” спектакльләре- барысы да искиткеч! Казан тамашачысы өлкәннәр өчен куелган спектакльләрне карарга өйрәнде, башта сәерсенеп кабул итсәләр дә, хәзер 250 кеше сыйдырышлы залларыбыз һәр кичне тулы була. 


   - Районнарга да гастрольләргә чыгасызмы? 
 

 

   - Бу безнең беренче гастролебез. Актанышка килүнең асыл сәбәбе бар: монда Әлфия апабыз үскән, җырчы булып формалашкан, аннан соң да Актаныш аның өчен изге җир булды. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия апа бу спектакльне куйганда нык ярдәм итте һәм бик тә безнең спектакльне Актанышта куйдырасы килде. Кызганыч, гадәти сәхнәләрдә курчак театрын күрсәтү мөмкинлеге аз. Бүгенге тамашаны да 100 процент җиткердек дия алмыйм, утлар, декорацияләрнең барысын да куя алмадык. 


 

-    Актаныш-талантлар иле, сез дә шушы сәхнәдә уйнап сәнгатькә тартылдым, дидегез.


        -    Әйе, РТСтагы мәдәният йорты, район мәдәният сарае сәхнәсеннән төшмәдем. Барлык концертларда катнаштым, нәфис сүз сөйләдем. 2000 елда Актаныш халык театры составында Данил Салиховның “Хатын түгел, аждаһа” спектаклендә уйнадым. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесын тәмамлап “Әкият” театрына эшкә килдем, 18 ел биредә хезмәт куям.

 

             Спектакльне тамаша кылучылар арасында район ветераннар Советы сәркатибе  Зәлифә Әмирова да бар иде. Ул матур чәчәк гөлләмәләре әзерләп сеңелесе Зөлфия, кызы Айгөл белән тамашага килгән:


-    Бу спектаклдә минем энем, Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллин катнаша. Кечкенәдән үк Ришат Дүсә апа җитәкләгән курчак театры түгәрәгенә йөрде. Кызыксынып китеп һөнәрен дә шушы юнәлештә сайлады. Кечкенәдән җырлады, биеде, гармунда уйнады. Театр училищесында укыды,  театрда эшли башлады. Дәрәҗәле исемнәр алды. Энебез Ришат белән бик горурланабыз, Казанга баргач Ришатка булган хөрмәтне күреп куанып кайтабыз. Хәзер артистлар канатланып иҗат итә, Илгиз Зәйниевнең театрга килүе коллективны уятып җибәрде. Барлык артистларга уңышлар телибез,-  дип сөйләде Ришат абыйның туганнары. 
 

 

 Спектакльдән соң Ришат Гыйздәтуллинның үзе белән сөйләшеп алдык. 


 

   - Илгиз Зәйниев мондый форматтагы спектакль кую турында озак уйланып йөргән. Менә аның бу хыялы бик уңышлы тормышка ашты. Халык аның эшен бик яхшы кабул итә, тамашадан соң басып алкышларга күмәләр. Мин үзем Әлфия апаның гармунчысын уйнадым. Курчак театрында бер генә рольн башкармыйсыж, бергәләп тырышасың. Агыйдел буйлап Әлфия апаны Казанга алып киткән пароходны да йөрттем, поездны да хәрәкәтләндердем. 
 

   
            Курчак театры коллективындагы кайсы артист белән генә сөйләшмә, барысы да Илгиз Газинур улына рәхмәтләрен әйтеп туялмый. Кызганыч, режиссер белән күрешеп булмады, әлегә Илгиз Зәйниев Кәрим Тинчурин исемендәге театрда премьерасын сәхнәләштерү мәшәкатьләре белән мәшгуль икән. 


        Актанышлылар бүген дә “Әкият”не карый. 13.00 сәгатьтә яшь тамашачыларга “Кәҗә белән Сарык” спектакле күрсәтелә. 

Раил Харисов фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев