Актаныш

“Кинога барам әле...”

Әлеге сүзләр хәзерге заманда сәер дә яңгыраган кебек. Ник кино карарга каядыр барып торырга? Телевизордан кайсы гына каналны ачсаң да, җаның ни тели - шундый кино карый аласың. Бүген фотоаппарат тоткан һәркем кино төшерә ала. Заманча фотоаппаратлар зур экранда күрсәтерлек сыйфатлы фильмнар төшерергә мөмкинлек бирә. Чыннан да, кулда заманча мобиль...

Әлеге сүзләр хәзерге заманда сәер дә яңгыраган кебек. Ник кино карарга каядыр барып торырга? Телевизордан кайсы гына каналны ачсаң да, җаның ни тели - шундый кино карый аласың.
Бүген фотоаппарат тоткан һәркем кино төшерә ала. Заманча фотоаппаратлар зур экранда күрсәтерлек сыйфатлы фильмнар төшерергә мөмкинлек бирә. Чыннан да, кулда заманча мобиль телефоннар һәм цифрлы фотокамералар булганда әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны фотога яки видеога төшерми тыелып калу кыен. Шуңа күрә интернет шундый кадрлар белән тулган да инде. Берәүләр тормыш чынбарлыгын калдырган видеоязмалары белән уртаклашса, икенчеләр шул роликларны карап хушлана.
Ә элек ничек булган соң? Кино сүзе нәрсәне аңлата? Кино сәнгатенең тарихы турында ниләр беләбез? 2016 ел - Россиядә кино елы уңаеннан авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында "Зәңгәр экраннар янында" исемле тематик кичә оештырылды. Кино - сәнгать төрләре арасында иң яшьләреннән берсе. Әдәбият һәм музыка шикелле сәнгать төрләренең тарихы гасырлар белән исәпләнсә, кинематография тарихын дистәләгән еллар белән генә санарга туры килә. 1895 елда Парижда - бертуган Люмьерлар, Берлинда - Складановский һәм Местер, 1896 елда Россиядә Самарский һәм Акимов уйлап тапкан аппарат - рәсемнәрне хәрәкәттә күрсәтүче "синематограф" яңа бер тамашаның тууына сәбәпче була. Менә шул тамашаны зур экранда карарга әниләр биргән ике йомырканы хөкүмәткә йомырка җыючыларга тапшырып, шуның 5 тиен (соңрак 10 тиен) акчасына авыл клубына бара торган идек, - дип искә ала хәзер өлкәннәр. Их, карыйсы иде хәзер авыл клубында Фәнис абый куйган һинд киносын...
Кәзкәйдә туып үскән Фәнис Нәҗмиев, җидееллык мәктәптән соң, 1954 елдан хуҗалыкта сыерлар көтә башлый. 1958 елның 1 мартында атаклы киномеханик Әбүзәр Гомәров аны үзенә ярдәмче итеп ала. Шуннан 47 ел буе сәнгатьнең иң мөһим төрен халыкка җиткерүдә намуслы хезмәт куя. Чөгәнәдә үз гомерендә тәүге куйган фильмын, андагы җырны бүген дә яхшы хәтерли: "Белый пудель" була ул. Әйе, хәтере бик яхшы Фәнис аганың. Ул еллардагы кинолар, актерлар турында сөйләгәндә, каян боларның барысын да белә микән дип, шаккатып тыңлап торасың. "Совет чорында кинога зур әһәмият бирелде. Кино иң беренче чиратта тәрбия чарасы булып торды. Анда бернинди катылык, әшәкелек булырга тиеш түгел иде. Совет чорында 17 киностудия, 330 мең киномеханик бар иде. Елга 100дән артык кино төшерелде. "Бриллиантовая рука" фильмын бер елда 77 миллион кеше карады," - дип искә ала ул. "Киномеханик", "Советский экран" журналларын алдырып, бар яңалыклар белән танышып тора Фәнис абый. 1967 елдан тормыш иптәше Рәзифә апа да аның янында ярдәмче механик, кассир булып эшли башлый. Колхоз биргән ат белән йөреп, алар икәүләп Аеш, Тыңламас, Кәзкәй авылларында балаларга, зурларга кино күрсәтәләр. Ул эшләгән елларда район киночелтәре яхшы күрсәткечләргә ирешә: 1965 елда РСФСРның Күчмә Кызыл Байрагына лаек була, 1968 елда - Татарстанда, 1974 елда СССРда I урынга чыга. Бу уңышларга ирешүдә хезмәттәшләре Ә.Гомәров, М.Җәлилов, С.Мәгъдәнов, Ф.Насыйпов, Х.Шәрипов кебек тынгысызларның саллы өлеше керә. Ә үзе күпсанлы мактау кәгазьләре ала, СССР киносы отличнигы, ТАССРның атказанган киномеханигы дигән дәрәҗәгә ирешә хезмәт ветераны. Бүгенге көндә 76 яшен тутырган Фәнис абый Рәзифә апа белән парлы гомер кичерәләр. Өч балаларына гомер, тәрбия биреп, биш оныкларының яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе алар. Фәнис Нәҗмиев - җор телле, ул иҗатка гашыйк кеше дә әле, китаплар укый, шигырьләр яза.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: