Актаныш

Киров халык театры Актаныш тамашачысын яшьлек белән “очраштырды”

6 март кичендә Киров авылы мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" исемле спектаклен Актаныш тамашачысына тәкъдим итте. Казан сәхнәләрен яулаган әлеге театрны райондашларыбыз быел да көтеп алды. Залда, башка еллардагы кебек үк, алма төшәр урын да юк иде. Бу юлы да кировлылар югары һөнәри...

6 март кичендә Киров авылы мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Яшьлек белән очрашу" исемле спектаклен Актаныш тамашачысына тәкъдим итте.
Казан сәхнәләрен яулаган әлеге театрны райондашларыбыз быел да көтеп алды. Залда, башка еллардагы кебек үк, алма төшәр урын да юк иде.
Бу юлы да кировлылар югары һөнәри осталык һәм зур әзерлек күрсәтте. Тамашачы коллективны басып алкышлады. Бу - халык биргән иң югары бәядер, мөгаен.

Искәртеп үтәбез, 2017 елда "Идел-йорт" халык театрлары фестивалендә Киров авылы халык театры "Ак калфак" (М.Фәйзи) спектакле белән гран-при яулады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: