Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишина: Бездә бәяләп бетергесез байлык тупланган

Һәр нәрсәнең үз башлангычы, үз тарихы бар. Беренче язмалар, китаплар барлыкка килү, кешеләрдә әкренләп ул китапларны уку, файдалану ихтыяҗы үсү китапханәләрне барлыкка китергән. Китапханәләрдә бәяләп бетергесез байлык тупланган. Сүз матди байлык турында гына бармый, ә рухи, тарихи байлык, халкыбызның мәдәният үсеше ядъкарләре турында бара. Китапханәләр безне- китап укучыларны әнә шул тарихка, һәм мәдәни байлыкка якынайталар, күз карасыдай саклап буыннан буынга тапшыралар, аң- белем тараталар, тарихи истәлекләрне барлыйлар.

            Район мәдәният бүлегенең бер тармагы булган китапханәләр эшчәнлеге безнең, халыкның һәм җитәкчеләрнең һәрчак күз уңында. Бүгенге көндә районыбыз халкына Актаныш үзәк китапханәсе, үзәк балалар китапханәсе һәм 35 авыл китапханәсе хезмәт күрсәтә, аларда барлыгы 47 китапханәче хезмәт куя, алар өстәмә белем бирү курсларында укып профессиональ белемнәрен күтәреп торалар. Бүгенге көндә 397124 (татарчасы 193557) данә китап, җурнал һәм аудиовизуаль материаллардан торган китап фонды район халкының милли хэзинәсе. Аны яңарту, тулылынгдыру, аларның сакланышын тәэмин итү- район китапханәләренең төп бурычларының берсе булып тора.


Сер түгел, дөньяда яңа технологияләр өстенлек иткән заманда, укучыны китапханәгә җәлеп итү җиңел эш түгел, бу хәл китапханәләр алдында торган җаваплылыкны икеләтә арттыра. Замана таләбенә яраклашу, аның белән бергә атлау өчен китапханәләр эшчәнлегендә яңа технологияләр кулланып, яңа форматта эшләү үзбурыч булып тора. Бүгенге көндә үзәк китапханә тормышы яңа аерткан умарта күчен хәтерләтә дияр идем. Агымдагы бетмәс- төкәнмәс рәсми документ эшләреннән соң без быел яңа заман китапханәсе буларак ачылдык. Форсаттан файдаланып “Культура” мәдәни проектына, Татарстан мәдәният министрылыгна, Милли китапханә хезмәткәрләренә, район җитәкчеләренә, шушы проектка керергә этәргеч биреп, башлап йөрүче Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызына һәм шушы эшләрне башкарып чыгучы үземнең китапханәчеләремә зур рэхмәтләремне җиткезәсем килә. Ә нинди эшләр башкарылды соң? Китапханә бинасына 1573643,28 (миллион ярымлык) өлешчә ремонт ясалды, заманча китап укучылар, хезмәткәрләр өчен мебель, уңайлы йомшак пуфик, кресло- мешоклар алынды. Китапханә тулысынча информацион компьютерлар белән яңартылды: компьютер, ноутбук, мФУ,төсле принтер, тавыш көчәйтү  техникасы,  интерактив панель, инфотерминал, балалар китапханәсенә интерактивный пол, интерактивный стол булдырылды, үзебезнең хәзер мини типоргафиябез дә эшләп килә. Шулай ук хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру өчен һәрбер бүлмәгә кондиционерлар урнаштырылды, пылесос, китапларны зарасызландыру приборы да бар. 5 хезмәткәребез шушы проект кысаларында үзбелемнәрен күтәрү курсларында белем алдылар. Ә иң зурбайлыгыбыз ул – китаплар. 2 миллионнан артык акчага 3537 экз.китаплар алынды. Аның яртысы диярлек балалар өчен,  зурлар өчен әдәби һәм төрле фән тармаклары буенча китаплар  тәшкил итә. Китап фонды идәннән түшәмгә кадәр матур биек китап киштәләренә, һәм мобиль стеллаҗларга урнаштырылды. Шуны әйтәсе килә китапханәдән хәзер китап укучыларыбыз өзелеп тормый. Бигрәктә балалар, яшьләр яңа китаплар белән кызыксына башладылар. 


Китапханәдә хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәле системасы да булды¬рылган. Фондлар автомат рәвештә (автоматлаштырылган китапханә мәгълүмат система¬сы) «Руслан» программасы аша исәпкә алына һәм эшкәртелә. Китапханәчеләр кулланучыларга тиешле мәгълүматны компьютер технологияләре ярдәмендә, элек¬трон хезмәт күрсәтү, китапларны электрон формулярлар аша бирү юнәлешендә эш алып баралар.

 


Китапханә эше тагы да нәтиҗәле булсын өчен китапханәчеләр Россиякүләм, регионара, Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган конкурсларда актив катнашалар, хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләре дә бар. Тагын бер катнашкан зур проектларның берсе “Книга в каҗдый дом” дип атала. Үзәк китапханә методик бүлек җитәкчесе  Шадрина Тәэминә Дарвиновна откан элеге  150 меңлек гранд акчасына татарча әдәби китаплар алынды. Татарстан Республикасы муниципаль учреҗдениеләргә ярдәм йөзеннә оештырылган конкурста Уразай авылы китапханәсе “Билиотека, в которую хочется венрнутся”  проекты белән катнашып 500 меңлек грандка ия булды. 


Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә”, их яхшы китапханәче конкурларында катнашып Киров авылы китапханәсе 100 мен сум, Ямалы китапханәчесе 50 мең сум гранд отып кирәкле җиһазлар хәм матди ярдәм алдылар.
Халыкка китапханә хезмәте күрсәтү мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм җирле үзидарәләр белән берлектә төзелгән планнар нигезендә оештырыла. Китап укучыларның аерым группалары белән эш тә китапханәләребезнең игътибар үзәгендә, бу мәктәпләр, Актаныш техникумы сту¬дентлары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, укучыларның аерым группалары белән китапханәләрдә оештырылган шөгыльләр буенча “Хәят” яшьләр өчен, “Хәзинә” өлкәннәр, “Өмет” патриотик клублар, түгәрәкләр, уздырылган кызыклы әдәби кичәләр, квест, брейн ринг уеннар эшендә ачык чагыла.


Республикабызның танылган язучылары, күренекле кешеләре китапханәбезнең даими кунакла¬ры, һәр чарада аларның тормыш юлларын, иҗат җимешләрен ха¬лыкка җиткерергә тырышабыз. Районыбыз язучыларга бик бай. Җирлегебездә яшәп иҗат итүче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе, якташ язучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр елны Районда “Гамил Афзал әдәби укулары” фестивалҗ буларак зурлап үткәрү традициягә әйләнде.  Әдәби премиясе дә булдырылган. Аның масштабы инде регионара күләмендә җәелде.  Һәрбер язучының яңа чыккан китабын көтеп алабыз, төрле масса чара¬лары аша аларны халыкка җиткерергә тырышабыз. Бу юнәлештә Әтәс, Усы, Чуракай, Киров, Такталачык авылы китапханәләренең эше игътибарга лаек. Яшүсмерләр, яшьләр белән эш алып бару – китапханә хезмәткәрләре өчен бүгенге көндә актуаль һәм үзенчәлекле бурычларның берсе булып тора. Яшьләр аудиториясен күздә тотып эшләүче Иске Кормаш, Мари суксы, Богады, Әлем, Уразай китапханәләрен атарга кирәк. Хезмәтебезнең тагын бер юнәлеше булып өлкән буын, су¬гыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар белән эш тора. Менә ничә ел инде  ветераннар йорты китапханәчесе «Ветераннар» клубы белән берөзлексез үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Дәрт-дәрманлы, сәләтле, тормыш¬ка гашыйк өлкәннәребез актив тормыш позициясе белән яшиләр, китапханәдә үткәрелгән масса чараларында бик теләп катнаша¬лар.


Киләсе ел башыннан яңа проектлар: балалар белән “Китап сабантуе”, җирлекнең төрле өлкәдә хезмәт куючы кул осталарыннан мастер класслар, күргәзмәләр оештыру, яшьләр белән “Пушкинский бал” үткәрүне күздә тотабыз.


 Китапханәләрнең эшчәнлеге ПРО РФ Культура, Китап татар ру, китапханәнең үз сайтында, муниципаль берәмлекләр порталында, «Вкон-такте», «телеграмм» социаль челтәрләрендә, районның «Актаныш таңнары» газетасында һәм радиосында даими яктыртылып барыла.
Кызганыч, китапханәчене китап киштәләре арасында кул кушырып утыручы дип кенә кабул итүчеләр дә юк түгел. Бу – зур ялгышлык! Киресенчә, бүгенге көндә китапханә хезмәте бит әле иҗат белән бергә үрелеп тә бара. Район китапханәләрендә әледән-әле оештырылып торган әдәби кичәләр, фестивальләр, бәйге-конкурслар, әдәби проект¬лар, интеллектуаль һәм квест- уеннар, китапханәчеләр хезмәтенең иҗаттан аерылгысыз булуын со¬рый. Китапханә хезмәткәрләре  җәмәгать эшләрендә, район күләмендә үткәрелгән ча¬раларда актив катнашып баралар.  Бүгенге көндә проблемаларыбыз да юк түгел. Китапханә сайтын яңарту, “Пушкин картасы” белән эшне җайга салу. Ул әлбәттә матди чыгымнар сорый. Авыл китапханәләре бүгенге көндә авыл мәдәният йортлары муниципаль учреҗдениесенең бер бүлеге булып торалар. Аларны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләштерәсе иде.  Бер генә мисал китерәсе килә. Шул ук “Культура” Милли проектына авыл китапханәләре катнаша алмыйлар. Чөнки алар үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кертелмәгән. Бу безнең районда гына шулай. Ә бит мәйданы һәм кеше саны ягыннан зур булган. Тат. Суксуы, Киров, Сәфәр, Пучы китапханәләре шушы проектта катнашып үзләренең материаль ягын, китап фондын яңарта алырлар, китап укучылар өчен яңа шартлар тудырылыр  иде. Мәсәлән Мөслим  районының 4 авылында гына да модель китапханә эшли.  Бу мәсьәләне хәл итсәк иде. Район җитәкчеләреннән моның буенча теләктәшлек һәм ярдәм  көтеп калабыз. Горурла¬нып әйтәм: район китапханәләрендә иң кыю максатларны да тормышка ашырырлык кызлар, егетләр эшли. Җәмгыятебезнең рухи халәтен агартудагы уңышлары, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт аларга!
 

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Әхмәдишинаның мәдәният хезмәткәрләре конференциясендә ясаган чыгышыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев