Актаныш

Әкият иле үзенә дәшә...

Кечкенә чагыгызда уенчыкларның җанлануына кайсыгыз гына ышанмый иде икән? Үземнең дә төн уртасына кадәр юрганны баштан ук ябынып, ике күзне генә ялтыратып, бүлмәдә курчакларымның урыннарыннан сикереп төшкәннәрен көтеп ятканымны хәтерлим. Һе, әнә бит китапларда да җәнлекләр бер-берсе белән кеше телендә сөйләшә, мультфильмнарда да уенчыклар җырлыйлар, бииләр. Димәк... Тик күпме генә...

Реклама

Кечкенә чагыгызда уенчыкларның җанлануына кайсыгыз гына ышанмый иде икән? Үземнең дә төн уртасына кадәр юрганны баштан ук ябынып, ике күзне генә ялтыратып, бүлмәдә курчакларымның урыннарыннан сикереп төшкәннәрен көтеп ятканымны хәтерлим. Һе, әнә бит китапларда да җәнлекләр бер-берсе белән кеше телендә сөйләшә, мультфильмнарда да уенчыклар җырлыйлар, бииләр. Димәк... Тик күпме генә көтсәм дә, курчакларым үз киштәләреннән кузгалмады. Әллә минем йокыга китүемне генә көткәннәр шунда...
Әнә шулай тылсымга, могҗизага ышана белә идек без. Әкият илендә яшәдек. Хәзер дә, инде үсеп буй җиткергәч, яшь барган саен да тылсым көтә күңел. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларымның идәнгә сибелгән уенчыкларына карыйм да, шуларның үзара сөйләшүләрен күз алдыма китереп, елмаеп куям. Кызык ич, әнә теге йомшак аю баласы, кызым әйтмешли, "лап-лоп" атлап йөри микән? Улымның машиналары да телгә килә торгандыр инде... Һәркайсына күңелдән генә "җан өрәм".
Һаман әкият илендә яшим. Яңа Әлем мәктәбенең балалар курчак театры белән танышып, спектакльләрен тамаша кылганнан соң балачак хатирәләренә дә кабат күпер салдым... Әллә кайда бик еракта, ак томаннар арасына югалгандай тоелган сабый чак, гаҗәп, бер кул сузымы озынлыгында гына икән ләбаса! Күңелдә шул ул, йөрәкнең иң түрендә...
Шүрәле дә сөйләшә биредә, озын кара толымлы матур кыз да, керпеләр дә, бал кортлары, болан да. Таң да ата, кояш чыга, чәчәкләр дә уяна. Боларның барысын да курчак театрына йөрүче балалар "җанландыра".
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 16 ноябрь, 2012 91 (9733) санында
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: