Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күҗәкәдә әдәби-музыкаль кичә узды

Нәкъ менә шушы шигарь 9 нчы гыйнварьда күҗәкәлеләрне авыл клубына җыйды.Биредә талантлы якташларыбыз катнашында әдәби-музыкаль кичә узды. Туган авылыбызга кунак булып кайтучылар арасында Әлмәттән Татарстан республикасының атказанган артисткасы Асия Харисова үзенең тормыш иптәше Назим, биюче улары Нәркиз, авылыбыздан читтә гомер итүче җырга, сәнгатькә гашыйк якташларыбыз, аларның балалары бар иде. Кичә...

Нәкъ менә шушы шигарь 9 нчы гыйнварьда күҗәкәлеләрне авыл клубына җыйды.Биредә талантлы якташларыбыз катнашында әдәби-музыкаль кичә узды.
Туган авылыбызга кунак булып кайтучылар арасында Әлмәттән Татарстан республикасының атказанган артисткасы Асия Харисова үзенең тормыш иптәше Назим, биюче улары Нәркиз, авылыбыздан читтә гомер итүче җырга, сәнгатькә гашыйк якташларыбыз, аларның балалары бар иде. Кичә мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә багышлап үткәрелде. Туган як турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Зал тулы тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләде.
Татарстанда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында сафка баскан Җәмәгать үзәгендә урнашкан клубта мәдәни чараларның тынып торганы да юк. Әмма авыл халкының күңелен кузгаткан, җанын уяткан мондый концерт программасының кайчан булуы инде күптән онытылган. Нәкъ менә авылда, читтә яшәүче күҗәкәлеләр көче белән куелган концерт-тамаша зал тулы халыкның аңын сискәндереп уйга салды, сокландырды, горурлык хисләрен уятты. Авыл үзе үстергән балаларының, оныкларының чыгышларын карап, тыңлап хозурланды.
Концерт утыз өч ел гомерен авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәткән, инде җитмеш биш яшенә җиткән, әмма күңеле белән һәрвакыт унсигездә булган Ләлә апа Гомәрова башкаруындагы халык җыры "Умырзая" белән башланып китте. Концертны алып баручы бертуганнар: Ләйсән Акмалова һәм Эльмира Муллаяновалар һәр чыгыш ясаучы хакында тулы мәгълүмат биреп, кем баласы, кем оныгы икәнлеген искәртеп, сәхнә түренә чакырдылар.
Бүгенге көндә "Чаллы-Бройлер" оешмасында хезмәт куючы, шәһәр мәдәни чараларында даими катнашучы, "ТНВ каналы"ның "Җырлыйк әле-" тапшыруында чыгыш ясап күпләрне сокландырган авылдашыбыз Лениза Маннапованың моңлы тавышы күңелләрне айкады.
15 ел безнең авыл клубында хезмәт куйган, күрше Адай авыл егете Равил Галимәрдановның баянда сыздырып уйнавы, нәкъ менә ул эшләгән чорларны хәтердә яңартты.
Айдар Гыйльметдинов гитарада уйнап җырласа, Әлмәт татар театры артисты Нәркиз Харисов белән Илшат Агиев башкаруындагы җырлар милли моңның тамырлары тирәнлеген, ябалдашларының киңлеген янәдән искәртте сыман.
Фәүзия Фатихова 1980 нче елларда Алабуга культура агарту училищесын тәмамлап, авыл клубында биш ел хезмәт куя. Ул шул вакытларны искә төшереп, хатирәләре белән уртаклашты. Мәдәният юлын сайларга этәргеч биргәне өчен Ләлә апа Гомәровага чиксез рәхмәт хисләрен белдереп үтте. Аның кызлары: Гөлназһәм Ләйсәннең чыгышлары да соклангыч булды. Кызлар иң беренче сүзләрен дә авылга, үзләрен үстергән әби-бабаларына рәхмәт әйтеп башладылар.
Эльмира Муллаянова спектакльдән өзек уйнап күрсәтсә, аның улы Рифат Муллаянов бик матур җыр бүләк итте. Ильгина Тимершәехова һәм озак еллар Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында клуб мөдире булып эшләгән Наилә Хәкимова башкаруындагы җырларны халык тында алмыйча тыңлады.
Авылдашыбыз, үзенең өч баласы янына сигез ятимне сыендырган олы йөрәкле ана, Фәнзилә Шәйхетдинова башкаруындагы Илдар Юзеев сүзләренә Сара апа Садыйкова көй иҗат иткән "Кайтам инде" җыры авылдан читтә яшәүчеләрнең хисләрен чагылдырды сыман.
Өч яшьлек Рифат Шәябтдиновның шигырь сөйләве, аның әнисе Фирдүсә Мәрданованың "Китмик әле яшьлек иленнән дип җырлавы, ә инде бабасы Өлфәт абый Мәрдановның гармунга кушылып рәхәтләнеп җыр сузуы, бер сәхнәдә өч буын вәкиленең чыгыш ясавы сәнгатьнең нинди сихри көчкә ия икәнлеген тагын бер кат исбатлады.
Татарстанның атказанган артисткасы Асия Харисова "Әлмәт театры тарихы" китабын бүләк итеп алып кайткан. Ул авылдашыбыз Әнисә Таһированың хезмәте. Асия авылдашыбызның якты истәлеге булып калган әлеге бүләкне, авыл җирлеге рәисе Рәйхан Галимҗановага тапшырды. Рәйхан ханым аңа зурлап, барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтте. Асиябезне авыл сәхнәсендә спектакльләр белән көтеп калабыз дип, авыл халкының теләкләрен җиткерде. Асия авылдашларга вәгъдә белдереп, киләчәктә авыл үзешчәннәренә дә сәхнә әсәрләре куйганда булышачагын әйтеп үтте. Әлмәт театры артисты ИлшатАгиев Әнисә Мөхәммәтнур кызы Таһированың якты истәлегенә багышлап, "Яшь көенчә килә каласы" дигән җыр башкарды.
Шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән укытучы Әхмәтханова Мәфкыя апаны да сәхнәдә зурладылар. Ул авылдашларын сәнгать бәйрәме, Яңа ел белән котлап, үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.
Кичә ахырында авыл җирлеге рәисе Рәйхан Фелюс кызы, барлык авылдашларга, мәдәни чарада катнашкан күҗәкәлеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде."Барыгыз да балаларыгызны, оныкларыгызны сәнгать өлкәсенә юнәлдермәсәгез дә, мәдәнияткә гашыйк итеп үстергәнсез.Бүгенге чараны һәрберебез чын күңелдән соклану хисләре белән карадык. Оныкчыкларның өлкәннәргә рәхмәт белән сүз башлаулары күңелгә үтеп керде. Барыгызга да зур рәхмәт!Сәхнә үзенә хөрмәт белән караганны ярата. Ләйсән Акмалова үз хезмәтенә зур җаваплылык белән карый. Аңа бик зур рәхмәт. Бу чара беренчесе, соңгысы булмас. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз белән кайтыгыз. Карга боткаларын да, Сабантуйларны да бергә үткәрик!" - дигән сүзләр һәрберебезнең йөрәгенә сары май булып ятты.
Авыл халкы да, сәхнәдә чыгыш ясаган якташларыбыз да, әлеге кичәне оештыручыларга: Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗановага, кичәне оештыруда күп хезмәт куйган китапханәче кызыбыз Ләйсән Акмаловага, клуб мөдире Айдар Маликовка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Чынлап та, безнең сагынып кайтыр җиребез, әдәп-әхлак тәрбиясе биреп үстергән туган авылыбыз, рәхәтләнеп аралашырлык, җырлашырлык авылдашларыбыз, якыннарыбыз бар. Авылыбызның киләчәге халык гамен аңлап, бер-берсен ихтирам итеп, киңәшләшеп эшли торган ышанычлы ир-егетләр, кызлар кулында.
Җирлегебезнең башлыгы итеп сайлап куелганРәйхан Фелюс кызы Галимҗановага, аның белән иңгә-иң куеп эшләүче авыл активына, клуб мөдире Айдар Маликовка, китапханәчебез, барлык авылдашларыбызның якын дусты, тынгысыз җанлы Ләйсән Акмаловага, күп кенә авылдашларыбызга эш урыннары булдырган булдыклы егетләребез Рафак Мирзануровка, Рәскать Хәертдиновка, Чаллыда яшәсәдә, авыл белән арасын өзмәгән, авылны даими кайгыртып торучы Әлфәрит Нәбиевка һәм шундый ук игелекле җанлы башка авылдашларыбызга бик зур рәхмәт. Үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә, җаннары белән авылга береккән ир-егетләребез бар безнең.
Ә авылыбзда безне көтеп, ихтирам белән каршы алучы алдынгы карашлы җитәкчеләребез, авыл һәм китап тәрбиясенең, гореф-гадәтләрнең, милли традицияләребезнең сакланышының мөһимлеген аңлап эш итүче мәдәният хезмәткәрләре, мөгәллимнәребез бар. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Авылыбыз да, әхлаклы, тәрбияле яшьләре булган киләчәгебез дә булыр. Менә шул ышанычны күңел түренә салып, яңадан әйләнеп кайтыр өчен, саубуллашып киттек без авылдан. Авыл безне - үзенең газиз балаларын хәерле юл теләп озатып калды. Рәхмәт сиңа, газиз туган җиребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев