Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КҮМӘК КӨЧ ТАУ КҮЧЕРӘ: Богады халык театры “Кыз урлау” комедиясендә 18 авылдашны сәхнәгә күтәрде

Актаныш районында театр айлыгы дәвам итә. Кичә, 1 март көнне Богады халык театры Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен күрсәтте.

                       КЕМ УЛ МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ? 

         Һәр тамашага барган саен шушы сорауга җавап эзлим мин. 
Авылдашларыңның бертөрле агымдагы тормышына ямь бирә алсаң, үгет-нәсихәтттән битәр төрле чараларга тартып, аларны биредә төп геройга әверелдерсәң, шул рәвешле олысы-кечесенең күңеленә тәрбия орлыклары чәчсәң, чыннан да мәдәният йорты җитәкчесе, мәдәният йорты хезмәткәре вазыйфасын юкка гына биләмәвең күренә дә инде.

                           УЙСУ ҖИРДӘ КҮЛ ҖЫЕЛА 
            
Богады халык театрының “Кыз урлау” комедиясен караганда, авылдашларыбыз өчен горурланып, сөенеп утырдык. Залдагы тамашачыларның күбесе Богадыда туып-үскән яки тормышлары кайчандыр Богады белән бәйле булган райондашлар. Үзебезнекеләрнең бердәм булып, рольләрен килештереп, үзләренчә уйнауларына сокландык. Алкышларны жәлләмәде тамашачы. Комедия барышында кул чабулар күп тапкырлар кабатланды.


           Клуб директоры Әсфирә Хафизова авыл мәдәниятенең башында торуына инде менә 20 нче ел, халык театрында уйнавына 30 ел тула. Мәдәният йортын заманча, матур итеп төзекләндерү биредә эшләүчеләргә, гүя, канатлар куйды. Алар аеруча тырышып иҗат итә, шушы мәдәният учагының уты-кайнары сүнмәсен өчен төрледән-төрле бәйрәмнәргә халыкны җәлеп итеп кенә торалар.

        “Уйсу җирдә күл җыела”, дигәндәй, бик күп кеше катнаша торган спектакльгә авылдашларны тарту озак еллар кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Авыл кешесе аралашуга бик сак бит ул. Бер әйткәнгә генә сикереп төшеп синең гозереңне үтәргә атлыгып тормый- бер түгел, биш сыный. 


               Әсфирә Миргалим кызы бу сынауны бик уңышлы үткән- аны хуплап, аңа теләктәшлек итеп Иске Богады, Яңа Богады, Яңа Җияш авылларында яшәүче төрле һөнәр ияләре сәхнәгә күтәрелгән. Бер караганда, үзләре өчен яңа сулыш алган авылдашларым. Озак еллар сәхнәдән төшми уйнаган Әсфирә һәм Таңсылу Хафизова, Вәсилә Мәрдәнова, Илфак һәм Илфира Гаяновлар, Альберт Мөхәммәтдинов, Фәндүс Мостафин, Айгиз Миннәхмәтов, Эльмира Мирзахановалар янәшәсендә беренче тапкыр гына роль ятлап тамашачы каршына баскан апа-абыйларны күрдек. Мәсәлән, төп геройларның берсе Илшат Сәхаветдинов  Чаллыда яшәп, янә авылга кайтып, йорт-җир җиткергән авылдашыбыз. Богады театрына "Халык" исеме бирелгән елны армиядән генә кайткан Илшат беренче тапкыр спектакльдә уйный. Бу елларны ул бик җылы итеп искә ала: ”Эх, тагын бер шулай сәхнәләрдә уйнарга иде!”,-дигән теләге аның 30 елдан соң чынга ашты. Илшат абый “Кыз урлау”дагы кияүләрең берсе- Дәүләтбай ролен башкарды. 


                 Әфган сугышы утларын кичкән Илшат Әхмәтов Әҗмәгол роле белән бөтен комедияне бер йодрыкта тотып торды. Шаян, шук Әҗмәгол барысын да төп башында утырта торгач, комедия ахырында үзе көлкегә калды. Илшат абый авыл картларына хас барлык сыйфатларны ачып салды- җор телле, сүзгә кесәгә тормый торган, хәйләкәр, бер үк вакытта барлык кешеләрне үзенчә ярата, хөрмәт итә белә торган образ килеп чыккан. 


                  БОГАДЫЛАР СПЕКТАКЛЬДӘ ГАИЛӘ БЕЛӘН УЙНЫЙЛАР


         Әсфирә Хафизова Әҗмәголның хатыны Уңганбикәнең уңганлыгына чын-чынлап ышандырды. Көйле-көйсез холык-фигыльле Әҗмәголны зирәклеге белән дөрес юлга сала белә, акыллы хатын буларак гаилә бөтенлеген саклый, хаталарны уен-көлке аша фаҗигагә әйләндерми кала. Әсфирә бу ролендә яшәде дияргә була- сүзләрен онытмаса ярар иде, дип, тамашачы аның өчен тырышып утырмады: Әсфирә –Уңганбикәгә карап онытылды. 


            Спектакльдә гаиләләр белән катнашучылар артканнан арта- Әсфирә Хафизованың кызы Таңсылу- Җәмилә; кияве, мәдәният йортында эшләүче кызы Алисәнең ире Илназ Әхмәтов- Котлыәхмәт рольләрендә йолдыз булып балкыдылар.
Гаяновлар, гадәттәгечә, спектакльнең генә түгел, авылның тоткасы булуларын раслап киләләр. Илфак Шөкер ролендә уйнау белән беррәттән, сәхнә бизәлешенә зур өлеш кертә. Хатыны Илфира, гимназиядә укучы уллары Айбулат белән кызлары Әминә дә бик матур уен күрсәттеләр. 
Илшат Сәхәветдиновның апасы Венера Сафиуллина Иркәбикә булып уйнады. Камилә образындагы ветеран укытучы Вәсилә Мәрдәнованың актерлык тәҗрибәсе әллә каян сизелеп тора, спектакльнең икенче яртысында сәхнәгә чыгып ахирәтләре Сабира (Илфира Гаянова), Иркәбикә (Венера Сафиуллина) белән ут өерттеләр. Механизатор Риф Хөсәенов, мәктәп укучылары Ильгина Мирзагалиева, Алия Галиевага да зур рәхмәт.

                                 КҮМӘК КӨЧ ТАУ КҮЧЕРӘ

                 Күмәк көч тау күчерә, диләр. Бу спектакль Богады авылының яңа сулыш, яңа дәрт белән яши башлавын күрсәтте.
           Театр айлыгы кысаларында барлык халык театрлары чыгышларын карап баручы район җитәкчелеге дә моны спектакльдән соң артистларга җиткерде. 

          Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов тамаша ахырында Богады халык театрына рәхмәт белдерде. 
 

-    Моннан 10 ел элек Актаныш халык театры белән сәхнәләштерелгән “Кыз урлау” әсәрен куюыгыз зур батырлык. Мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизовага, әсәрне куйган режиссер Илиза Мөхәммәтованың хезмәте күз алдында. Барыгызга да зур рәхмәт,- диде Энгель Нәвап улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев