Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КОТЛЫЙБЫЗ: Сәфәр мәктәбе укучысы Назил Шәрифҗанов "Сандугач-Соловей" конкурсы лауреаты

Шушы көннәрдә безгә Сәфәр урта мәктәбеннән бик матур хәбәр килде. Казан шәһәрендә узган 9нчы "Сандугач - Соловей" Халыкара вокалистлар бәйгесендә - Сәфәр мәктәбе укучысы Назил Шәрифҗанов 2нче дәрәҗә лауреат булып танылган.

Әлбәттә, яшь сәнгатькәрне әзерләүче, аңа илһам канатлары куючы педагог - Илина Төхбәгалиеваның тырышлыгы нәтиҗәсе бу! 

Назил - жюри рәисе, РФ һәм ТРның Халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Винера Ганиеваның кул имзалы Диплом, медаль һәм диск белән бүләкләнгән. Районыбызда үсеп килүче яшь вокалистны ихлас котлыйбыз, яңадан-яңа казанышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев