Актаныш

КОТЛЫЙБЫЗ:"Яңа татар җыры"нда Актаныш талантлары балкый!

Актаныш егетләре - ТРның атказанган артисты Илгизәр Исламов, Вәсим Вахитов сүзләренә язган "Әткәм куллары" исемле җыры белән матур җиңүгә иреште.

                              Ул - Рәшит Ваһапов фонды үткәргән "Яңа татар җыры" конкурсында махсус премиягә лаек булды. Җырны ТРның халык артисты Азат Тимершәех башкарды. Аларны уртак җиңүләре белән ихлас тәбрик итәбез!

                              Иҗат чишмәләренең тагы да ургылып-ташып, яңа иҗат җимешләре белән тамашачыны куандыруны телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: