Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күргәзмәгә рәхим итегез

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Бу карар Россиядә татар дин әһелләре ярдәмендә төзелгән беренче басма китапның 225 еллык юбилеена бәйле рәвештә кабул ителгән. Ул Русь императрицасы Екатерина II боерыгы белән 1787 елда басылган. Шул уңайдан үзәк китапханәнең уку залында "2012 ел-Изге Коръән елы" исемле...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Бу карар Россиядә татар дин әһелләре ярдәмендә төзелгән беренче басма китапның 225 еллык юбилеена бәйле рәвештә кабул ителгән. Ул Русь императрицасы Екатерина II боерыгы белән 1787 елда басылган. Шул уңайдан үзәк китапханәнең уку залында "2012 ел-Изге Коръән елы" исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
Ул 4 бүлектән тора:
1. "Ислам дөньясы". Әлеге бүлектә "20 гасырда Татарстанда һәм татарлар тормышында ислам", "Американың публика офыкларында мөселманнар", "Көнчыгыш Европада Ислам" дигән җыентыклардан сүзлекләр, "Америка мөселманнары", "Россия империясендә Ислам институтлары", "Ислам изгеләре" дигән китаплар бар.
2. "Иман нуры - Коръәндер" бүлегендә - Коръән китаплары. Әүвәлге изге китаплар Тәурат-Муса галәйһиссәламгә, Зәбур-Давыд галәйһиссәламгә, Инҗил-Гайсә галәйһиссәламгә аерым бер дәвер яки бер милләт өчен иңдерелгән булса, Коръән-Кәримнең бөтен кешелек дөньясына кыямәткә кадәр барлык вакытлар өчен иңдерелгән булуын белә алабыз.
3 нче бүлек Олуг пәйгамбәр дип атала.
"Изге китап Коръән-Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аркылы Мөхәммәд Мостафа Саллаллаһу Галәйһи вәссәлам пәйгамбәребезгә иңдерелгән соңгы китап икәнлеге турында цитата бирелгән. Шушы ук бүлектә сөекле пәйгамбәребезнең яшәү һәм тормыш юлы турында китаплар белән таныша алабыз.
4. "Ислам дине-тәрбия нигезе".
Бу бүлектә бөтен мөселман дөньясына танылган рухани Р.Фәхреддиннең Ислам диненә багышланган китаплары Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Йөз дә бер вәгазь", "Ислам дине бәйрәмнәре" һ.б. китаплар белән танышу мөмкин.
Китап күргәзмәсендә "Коръән уку һәм өйрәнүнең савабы турында пәйгамбәребез хәдисләре" буенча киңәшләр, Г.Тукайның шигырьләре һәм Казан мәчетләре турында төсле фотоальбом һәм 2012 елга дини бәйрәмнәр хакында табарга була.
Килегез, укыгыз, дини белемнәрегезне арттырыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев