Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күҗәкәдә китаплы бәйрәм

30 ноябрь көнне авылыбызда бәйрәм, китаплы бәйрәм үткәрелде. Без күҗәкәлеләр бик бәхетле, чөнки безнең үзебезнең шагыйрәбез бар. Балалар язучысы, прозаик, тәрҗемәче, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мирзанур кызы Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итә. Аның шигъриятендә – иң элек ихласлылык бөркелеп тора, аннары – рухи ныклык, туңган кеше җанын җылытырлык аһәңле моң да бар.

Әлфия Мирзанур кызының  2003 елда беренче китабы дөнья күрде. Бу безнең авыл тарихына хас булмаган ниндидер ышанып бетмәслек яңалык булды һәм ул китапны кулга алып танышып чыккач ниндидер рәхәтлек кичерү хисләре ташыды. Китапта авылыбыз, аның матур табигате, кешеләре язмышы. Шул вакытта ук Әлфия апаның иҗаты аша Күҗәкә дигән авылның даны еракларга китәсе билгеле иде. Китапның исеме дә үзенчәлекле “Йөрәгемә яфрак сыена”. Бу китапны тиз арада укып чыгып башка авылдашларыбызга да китап хакында чаң сугасы килде. Һәм без – клубта эшләгән Илгина белән бергәләп китапны тәкъдир итү кичәсен оештырдык. Шуннан бирле шагыйрәнең китаплары бер-бер артлы ургылып кына тора. Ике дистәдән артык китаплар...

Мәктәбебез укытучылары, укучылары китапларны тотып сәхнәгә чыкты. Һәр китаптан бер өзекне укып тамашачыларга тәкъдим итте. Бу искиткеч китаплар парады булды. Әлфия Мирзанур кызы зур дулкынлану хисләре белән сәхнәгә күтәрелде. Җирлек башлыгы Илдар Назыйф улы Мусин авылдашлар исеменнән  котлау сүзләрен ирештерде, бүләген тапшырды. Адай авылы китапханәчесе Эльмира Муллаянованың  матур җыры бу котлауларны тулыландырып җибәрде. Язучыбыз рәхмәт хисләрен белдерде, быел гына дөнья күргән “Таш тамыры” китабы чыгыу сөенече белән уртаклашты.  Авылдашларыбыз язмышын чагылдырган әлеге китапны укып чыгарга өлгергән китап укучыларыбыз  Шамилә Акмалова, Фәндәрия Талиповалар  китап белән таныштырып, башкаларга да укырга тәкъдим иттеләр. Китапка иң югары бәяне бирделәр. Язучы өчен моннан да зур бүләк юктыр.  Чит  балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алып үстергән Шәйхетдиновлар гаиләсе “Таш тамыры” китабының бер бүлегендә чагыла. Монда олы йөрәкле Ана язмышы. Чара барышында Шәйхетдиновлар юбилярны котлап   Әлфия Ситдыйкова сүзләренә язылган җырны башкардылар.

Әлфия апаның шигырьләренә күп җырлар язылган. Кичәдә  “Кайтам сиңа, Актаныш!” җыры да яңгырады. Җырны “Хәзинә”  вокаль ансамбле кызлары тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Бу авторлар алдында имтихан тапшыру да булды. Чөнки чарада җырның көй авторы, филология фәннәре кандидаты, күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин да бар иде.Аның иҗаты белән кыскача гына Гөлназ Мәгъдәнурова таныштырды. Факил Миңлемөхәммәт улының иҗат коесы бик тирән Һәм алар  турында бик озак сөйләргә мөмкин. Чөнки бер кичә кысаларына гына сыя ала торган иҗат түгел. Авторның яңа “Сер” дигән китабыннан шигъри тәлгәшләр яңгырады. Факил Сафин рәхмәтен белдерде һәм юбилярга – Әлфия Ситдыйковага Чаллы мэры Наил Мәһдиевның һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Рәхмәт хатына,  2022 елгы иҗаты өчен"Мәйдан" журналы һәм ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылуын хәбәр итте. Якташыбыз өчен барлык тамашачылар да бик сөенде һәм алкышларга күмде. Әлфия Мирзанур кызы бу чараны оештырган өчен рәхмәтләрен белдерде. Кичәбез Лениза Маннапованың матур җыры белән тәмамланды.  Китап бәйрәмен китапханәче Ләйсән Акмалова алып барды. 


Күҗәкә авыл китапханәчесе Ләйсән Акмалова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев