Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын халкым моңы: Балалар сәнгать мәктәбе коллективы Иске Сәфәрдә концерт программасы тәкъдим итте

Әниләр көне һәм инвалидлар декадасы кысаларында район балалар сәнгать мәктәбе коллективы Иске Сәфәр мәдәният йортында зур концерт программасы тәкъдим итте.

 

  "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын халкым моңы..." дип исемләнгән академик характердагы концерт программасын Тске Сәфәр авылы тамашачысы бер сулышта кабул итте.


Концерт оркестр ярдәмендә тере тавышка, тере музыка белән алып барылды. 
Искиткеч матур, эчтәлекле концерт. Килгән тамашачы аягүрә басып сәнгать мәктәбе укытучыларына, укучыларга рәхмәтен җиткерде. 


"Барыгызга да шушы концертны карарга тәкъдим итәбез. Барыгыз, күрегез, үкенмәссез!" ди мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов.

Әлеге программа Актанышта "Яшьлек" яшьләр үзәгендә 10 декабрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев