Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кызларыбыз – рухи җәүһәрләребез

23 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында "Гыйффәтле аулак өй яисә Фәридәдә кунакта" дип исемләнгән, рухи-тәрбияви мәгънәләргә ия булган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу кичәне район мөслимәләр берлеге оештырды. Аллаһ Тәгаләгә иман китергән ир-ат һәм хатын-кызны бизәүче, зиннәтләүче, Аллаһ Тәгаләгә якынайтучы, дөньялыкта бәхетле итүче, ахирәттә җәннәтле итүче сыйфат - гыйффәтлелек. Азгынлык, зина,...

23 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында "Гыйффәтле аулак өй яисә Фәридәдә кунакта" дип исемләнгән, рухи-тәрбияви мәгънәләргә ия булган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу кичәне район мөслимәләр берлеге оештырды.
Аллаһ Тәгаләгә иман китергән ир-ат һәм хатын-кызны бизәүче, зиннәтләүче, Аллаһ Тәгаләгә якынайтучы, дөньялыкта бәхетле итүче, ахирәттә җәннәтле итүче сыйфат - гыйффәтлелек. Азгынлык, зина, бозыклык гади тормыш рәвешенә әйләнеп барган заманда яшибез. Бүген ирләр һәм хатыннар тәмам буталып беткән, күпләр зинаның гөнаһ икәнен белмәгән чорда, җәмгыятьтә үзеңнең җенси, рухи яктан пакьлегеңне, гыйффәтлелегеңне саклау безнең өчен аеруча мөһим булып тора. Чөнки Аллаһ Тәгалә куйган гыйффәтлелек чикләре бозыла. Бәндәләр хәләл белән хәрамны аермыйлар. Гөнаһларга тәмам ияләшеп баралар. Хәләл, хәрам төшенчәсе ризыкта гына түгел, гамәлләрдә дә кулланыла. Ир-ат - хатын-кыздан, хатын-кыз ир-аттан оялырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм ирләргә:"Күп җыелган хатын-кызлар янына кермәгез", - диде. Ирләр белән хатын-кызларның буталып бетүе гыйффәтлелекне җимерә. Гыйффәтлелек, оялчанлык, тыйнаклык халкыбызда гасырлар буе иң кыйммәтле сыйфатлар булып килде. Намусын, кызлыгын югалткан хатын-кыз гомергә дә үз бәхетен таба алмады, таба алмаячак. Ир-ат, шулай ук, бер бозылса, бу бозыклык аның гадәтенә, соңыннан табигатенә әверелә. Киләчәктә ул хыянәтсез яши алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм:"Кем дә кем ике ирене һәм ике аягы арасындагы әгъзасын хәрамнан тыярга сүз бирсә, ул кешегә җәннәт вәгъдә итәрмен",- диде. Гыйффәтлелек турында Аллаһ Тәгалә олуг бер сүрә иңдерде, ул -"Йосыф" сүрәсе. Зөләйха Йосыфны зинага чакыргач, Йосыф, "Аллаһ сакласын ", диде. Чибәрлеге белән бар хатын-кызларны таң калдырса да, ул зинага караганда төрмәне артыграк күрде.
Хәзерге заманда, имеш, тәрбия чарасы буларак төрле конкурслар, диспутлар, кичәләр күп үткәрелә."Иң яхшы җырчы","Иң оста биюче","Озын толым","Зур күкрәк","Мисс Татарстана", "Мисс России" конкурсларында ярымшәрә йөреп, тышкы матурлыкны бәялиләр. Ә
әхлаклы кешеләр конкурсы кайчан булыр, алар ничек бәяләнер? Җәмгыятебезгә гүзәл әхлаклы кешеләр кирәк түгелмени? Бүген, шөкер, мәктәп укучылары арасында биш вакыт намаз укучы, ураза тотучы, тиешле киемнән йөрүчеләр бар. Аларны үтәр өчен күпме ихтыяр көче кирәк? Укулары да, тәртипләре дә әйбәт, әмма аларга кимсетеп карыйлар, динилекләренә "төрттереп" алалар. Ачык изү, кыска итәк киеп мәктәпкә килгән яшь кызга берәү дә кисәтү ясамый. Яулык бәйләсә, тәнкыйтьлиләр. Бу гамәлләрнең кайсысы әхлаксызлыкка алып бара соң? "Мин башкаларның яшәү рәвешенә иярмичә, Аллаһ кушканча яшәргә көч тапкан яшьләребезне "рухи җәүһәрләребез" дип атар идем", - дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең "Динсез тәрбия- тәрбиясезлек" китабында. Акыл ияләренең фикерләренә, хәдисләргә нигезләнеп, Сумия ханым кичәне башлап җибәрде. Мансурова Фәридә, Закирҗанова Гайшә, Хөсәенова Гөльяз, Хисмәтова Мәрьям, Заһертдинова Зәринә, Дәүләтова Илинә бик матур итеп кызлар кызларга кунакка килү йоласын күрсәттеләр. Күз явын алырлык кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Кунакка килгән Сумия апалары пәйгамбәрләр тарихыннан кызыклы вакыйгалар сөйләде. Кызлар хәдисләрне дә искә төшерделәр, йөзек салыш уенын уйнап, ахырдан ихластан дога кылдылар. Ул догага кулны тамашачылар да күтәрде. Чын күңелдән әйтелгән сүзләрдән әниләрнең күзләре дә яшьләнде.
Катнашкан кызларга "Рухи җәүһәр" дип язылган открытка һәм бүләкләр тапшырылды. Тышта буран булуына да карамастан, килгән тамашачыларга, катнашкан яшь туташларга зур рәхмәтен җиткерде мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә ханым. Шушындый тема белән мәктәп, техникум укучылары(кызлары) алдында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Чөнки заманыбыз Лут галәйһиссәләм вакытларындагы кебек була башлады. Аллаһ үзе сакласын, Лутның кавеме ирләр белән ирләр зина кыла башлагач, халкы тәмам азгынлыкка төшеп беткәч, Аллаһның әмере белән фәрештәләр шәһәрнең астын өскә әйләндереп куя. Бүгенге көндә Мертвое море дип аталган җирләр бу. Ләгънәт кылынганга, бу сулыкларда бер тереклек иясе, үсемлек юк. Америкада, "В ногу со временем", дип, Пентагон һәм ЦРУ хезмәткәрләренең 30%ы гейлар, лесбиянкалар, транссексуаллар тәшкил итәргә тиеш дип, законнар чыгарып яталар. Бер җенесле никахлар бу көнбатыш илләрендә күптән рөхсәт ителде инде. Без мөселманнар моңа йөрәгебез, телебез белән дә каршы. Чиктән үткәннәргә Аллаһның ачуы каты. Җәзасы килмичә калмас. Урысларның да, татарларның да акыллары юылып бетмәгән әле. Европалашу безгә кирәк түгел, безнең үз кыйблабыз бар. Шуны аңлый башладык ахрысы. Бүгенге үткәрелгән чара шушы шайтан коткысына каршы күпмедер көрәш булсын, дигән теләктә калам мин(автор).
Катнашкан кызларның да үз фикерләре бар.
Гайшә:
- Апаларыбыз каршында беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясау каушатып җибәрсә дә, кичә бик ошады. Яшьтәш кызларым күбрәк карасыннар, катнашсыннар иде мондый кичәләргә дигән теләктә калам.
Мәрьям:
- Үз теләгем белән катнаштым. Миңа әхлаклы , тыйнак булу күбрәк ошый. Шундый дус кызларымны биредә таптым.
Кәүсәрия ханым (тамашачы дәү әни):
- Зәвыклы, тиешенчә киенгән кыз балалардан да матур кызлар юк. Йөзләре нурлы, күңелләре саф бит әле аларның. Чыннан да, барлык әниләрнең бер генә теләк - балалары ике дөньяда да бәхетле булсын.
Хатын-кыз - йөзек кашы. Ул өйнең нуры, дөньяның яме. Аның кадерен ел буена, гомер буена сакларга, яратырга, хөрмәт күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев