Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ландышның иң зур хыялы – җырчы буллу

Хәтерлисезме икән, 21 нче гасыр башланган көнне районыбызда 3 сабый дөньяга килде. Аларга Ландыш, Алинә һәм Камил дип исем куштылар һәм 21 гасыр балалары дип тарихлаштырдылар, шул уңайдан бик күркәм тантаналы чара уздырылды. Яңа гасырда яшәвебезгә 12 елдан артыграк вакыт узды. Яңа гасыр балаларына да 12 яшь тулып киткәндер... 21...

Хәтерлисезме икән, 21 нче гасыр башланган көнне районыбызда 3 сабый дөньяга килде. Аларга Ландыш, Алинә һәм Камил дип исем куштылар һәм 21 гасыр балалары дип тарихлаштырдылар, шул уңайдан бик күркәм тантаналы чара уздырылды.
Яңа гасырда яшәвебезгә 12 елдан артыграк вакыт узды. Яңа гасыр балаларына да 12 яшь тулып киткәндер...
21 нче гасыр баласы! Нинди син? Ниләр белән шөгыльләнәсең? Ничек синең тормышың, ничек көн күрмешең? 2001 елның 1 гыйнварында туган 3 баланың берсе Ландыш Әхиярова белән без бер йортта яшибез. Кулына скрипка тотып, сәнгать мәктәбенә барганын да, сәхнә күлмәген киеп, концертка ашыкканын да күрергә туры килә.
5 яшеннән җырлый башлаган Ландыш Әхиярова Актанышның сәнгать мәктәбенә балалар бакчасыннан ук йөри. Тәрбиячесе Кадрия Әдһәмова сизеп ала аның бу сәләтен, "Үстерергә кирәк", - дип, баланың әти-әнисенә әйтә.
Кызның әти-әнисе Гөлнара һәм Ришат Әхияровлар нәни кызчыкларын җитәкләп, сәнгать мәктәбенә, вокаль сыйныфы укытучысы Лилия Мостафина янына алып баралар.
- Безнең олы кызыбыз Гүзәл дә сәнгать мәктәбендә 3 ел гитара дәресләренә йөрде, тик аны иртәрәк бирмәгәнбез, мәктәпне тәмамлый алмады. Шуңа күрә кечкенәсен ашыктырасы иттек. Ландышны балалар бакчасында йөргәндә сәнгать мәктәбе укытучысы дәрескә үзе килеп ала, китереп куя иде. Беренче мәртәбә сәхнәгә мендерүче дә Лилия Мостафина булды. Әле дә яхшы хәтерлим, кызыма 6 яшь иде. 8 март бәйрәмендә районда зур бәйрәм тантанасы уздырылды. Ландышыбыз анда "Мин әниемә күлмәк тектем" дип җырлады. Шатлыгымнан күзләремә яшьләр килде, - дип Гөлнара, кызының беренче уңышлары турында искә төшерде.
Ландыш сәнгать мәктәбендә белем алуын соңрак Гүзәлия Чекалина сыйныфында дәвам итә. Гүзәлия апасы аны төрле ярышларда катнаштыра башлый. Үскән саен үсәсе, җырлаган саен җырлыйсы, катнашкан саен катнашасы һәм, билгеле инде, җиңгән саен җиңәсе, тагын да югарырак үрләр яулыйсы килү - табигый хәл.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 1 ноябрь, 2013 83 (9829) санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев