Актаныш

Әлфия апаның гадилеге, халыкчанлыгы фестивальгә күчте

19-20 сентябрь көннәрендә Актаныш җирлеге җыр-моң тибрәлешендә яшәде. Төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне берләштерде, дуслаштырды ул. Актаныш - татарның моң бишеге Бәйгегә катнашырга килүче 74 җырчы да өч җыр башкарды - татар яисә башкорт халык, Әлфия Авзалова репертуарыннан һәм Татарстан профессиональ композиторларының җырын яисә романсын. 19 сентябрь көнозын һәм кич буе...

19-20 сентябрь көннәрендә Актаныш җирлеге җыр-моң тибрәлешендә яшәде. Төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне берләштерде, дуслаштырды ул.
Актаныш - татарның моң бишеге
Бәйгегә катнашырга килүче 74 җырчы да өч җыр башкарды - татар яисә башкорт халык, Әлфия Авзалова репертуарыннан һәм Татарстан профессиональ композиторларының җырын яисә романсын.
19 сентябрь көнозын һәм кич буе район мәдәният сараенда моң сөюче һәм Әлфия Авзалова иҗатына мөкиббән актанышлылар, килгән мөхтәрәм кунаклар, бәйгедә катнашучылар иң сәләтлеләрне, иң талантлыларны барлады. Мөхтәрәм жюри һәр җырчыга игътибарлы, ихтирамлы булды, һәркайсына барып җитте, үз сүзен әйтте.
Сайлап алу туры барышындагы тәнәфесләрдә җирлегебезгә килгән кунаклар белән аралаштык. Һәркайсы, иң элек, Актанышның матурлыгына, чисталыгына, төзек һәм чәчкәлекләрдән генә торуына сокланган. Аннан соң, һәркайда ягымлы мөгаләмә, игътибар булу күңелләренә хуш килгән. "Җырламас җиреннән җырларсың!" - диделәр һәммәсе бертавыштан. Бәйге төбәкара югарылыкта үтте һәм чит өлкәләрдән килүчеләр бик рәхмәтле булуларын белдерделәр. Әлмәттән килгән Рәйлә Мәннанова, Зилә Сәлимовага җырчыларның яше чикләнмәгән булуы ошаса, Дилүс Гомәров:
- Җыр-моңга мәхәббәт нәселдән килә. Илһам Шакиров әтиемнең абыйсы, - диде.
Башкорстанның Чакмагыш районыннан килгән Гүзәл Табишева:
- Башкортстанда татар мәдәнияте күләгәдәрәк кала, Әлфия Авзалова конкурсы чит төбәкләрдән килүчеләргә үзләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек, - ди.
Яшь профессионаллар Гөлсияр Абдуллина, Рәфинә Ганиуллина бәйгене үзләренең сәләтләрен үстерүгә этәргеч, дәрес дип саный.
Мөхтәрәм жюри сайлап алу барышында җырчыларга бәя бирү белән беррәттән, бәйгенең асылын ачу һәм нәтиҗәлелеген арттыру юнәлешендә дә камилләшү юлларын эзләде. Газета өчен биргән әңгәмәсендә Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, жюри рәисе Салават Фәтхетдинов бу хакта да бәян итте:
- Яшьләргә караганда, өлкәнрәкләр көчлерәк булды. Шул уңайдан, киләчәктә бәйгенең статусын үзгәртергә дип уйлаштык. Яшьләр өчен бәйгеләр болай да күп. Яшьне чикләми, үз мөмкинлекләрен күрсәтергә теләгән өлкән җырчылар өчен булырга тиеш бу бәйге - Әлфия апа кебек гади дә, халыкчан да. Аннан соң, өлкәннәрнең татар халык җырларын башкару осталыгы яшьләр өчен үрнәк тә булачак. Яшьләрнең мелизмнары икенче, репертуарлары да. Аларны татар җырыннан, татар моңыннан читләшеп киткән вакытында туктатып калып, дөрес юнәлеш бирү кирәк.
- Салават Зәкиевич, Сез - концертларыгызда өлкәннәрне дә хөрмәтләп сәхнәгә чыгарган кеше, яшьләргә дә мөмкинлек тудырасыз. Укытучы буларак та, сәнгать дөньясында үз сүзегезне әйтәсез. Әлфия Авзалова җыр фестиваленең киң колач алуында да хезмәтегез зур.
- Беренчедән, иң элек, тәрбия булырга тиеш. Соңгы егерме елда бөтен кеше акча артыннан йөгерә, бар да бизнес белән шөгыльләнә. Олыны олы итү, кечене кече итү бетте. Шуңа да, әйткән белән әйтмәгән, эшләгән белән эшләмәгән бер түгел. Дәрес вакытында да укучыларга гел әйтәм, башта өлкәннәрне, укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәнегез, аннан соң үзегез хөрмәт көтегез, дип аңлатам. Әзрәк кенә дөнья усаллашты, Илһам абый әйтмешли, әзрәк кенә кабахәтләнде. Кеше кешене күрми, күрше күршене белми. Кеше яхшылык эшләргә курка хәзер. Үзем күңел кушкан әйберләрне эшләргә тырышам. Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең нигезендә дә тәрбия ята.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Риф Гатауллин узган ел декабрь аенда булган бәйгедә җырчыларга мастер-класслар үткәреп, киңәшләрен биргән иде. Бәйге башланганнан жюри составында булганлыктан, фикерләрен дә узган еллар белән чагыштырып әйтте.
- Беренчедән, бу юлы бәйгегә килгән конкурсантлар бик көчле. Икенчедән, мәртәбәле жюри составы. Өченчедән, Башкортстандагы "Дуслык моңы" бәйгесенә охшый башлады. Анда да шундый бәйрәм, зур вакыйга. Катнашучылар озын көйле җырларны җырлый башладылар. Актаныштан ул бөтен Татарстанга күчәчәк. "Карурман", "Әллүки", "Тәфтиләү", "Сибелә чәчәк"не җырлыйлар хәзер. "Кәккүк" җырын җырлаучы юк иде. Бүген шуны профессионаллар җырлады.
Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
- Сәхнә ул кешене дәвалый. Җырлап, өлкәннәр дә яшәреп киттеләр. Жюри нәтиҗә чыгарганда бик гадел булды, һәркемгә игътибарыбыз җитте.
Җыр бәйрәмендә чулпылар да чыңлады, гармун моңланды, серле пумала актанышлылар сәламен үзе белән алды
20 сентябрьдә Актанышның Сабантуй мәйданы - иҗатчыларга һәртөрле мөмкинлекләрен күрсәтү өчен остаханә мәйданчыгы иде. Табигатьнең көзге төсләр бизәлеше кояшлы көндә аеруча да гүзәл манзара булып, һәр кешенең күңеленә илһам орлыкларын салды.
Кече залда "Агыйдел сылуы" бәйгесендә 24 туташ 60нчы еллар кызы образын тудырса, шунда ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар 30 пар булып, "Нәни татар егете һәм татар кызы" бәйгесендә чыгыш ясадылар. Балалар бакчалары, әти-әниләр күмәк көч белән әзерләнгән. Актанышның "Умырзая" балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Имаметдинова:
- Яңа ачылган бакча буларак, беренче тапкыр катнашабыз. Милли киемнәр тегеп, өч пар алып килдек, балалар шигырьләр ятладылар. Сәхнәдә үзләрен күрсәтәчәкләр, - дип, дулкынлануын да, сөенүен дә белдерде.
"Агыйдел сылуы" бәйгесенә Аештан Айсылу Хафизова мөселманча туй күлмәгеннән килсә, Мәсәде авылы кызы Лиана Талипова камзуллы татар күлмәгеннән, калфактан иде.
- Безгә - яшьләргә гореф-гадәтләрне, йолаларны белү кирәк, мондый бәйгеләр ешрак үтсен иде, - дигән теләкләрен белдерделәр.
Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесендә катнашучылар да күтәренке кәеф белән хис-кичерешләрен уртаклашты. Башкортстанның Стәрлебаш районыннан Рөстәм Галиев актанышлыларның һәр төрдә осталыкларына сокланган, Тыңламас авылыннан Фәнил Галин:
- Фәрит Хәбибуллин исемендәге гармунчылар бәйгесендә ике тапкыр дипломант булдым, бүген дә кинәнеп, рәхәтләнеп гармунда уйнап, яшьлек елларын искә төшердем, тормышларыбыз, гомерләребез матур булсын, - диде.
Рәссамчыларның, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүчеләрнең дә ул көнне күргәзмәләре эшләде, сату да иттеләр, эшлекле багланышлар да булдырдылар.
Александр Бусыгин, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы:
- Рәссамчылар патшасы дип атыйлар мине. Казанда паркта шундый рәссамнар бәйгесен үткәргәнне күреп, бирегә дә дәштеләр. 15 кеше килдек. 150 метр озынлыктагы киндер төргәккә һәркем рәсем ясый, имзасын куя. Сезнең сәлам, истәлек итеп, башка шәһәрләргә барганда алып барачакбыз, Казан шәһәре урамнарына да шундый тасмаларны куярга ниятлибез. Мастер-класслар аша теләге булганнарның күзаллавын баетабыз.
Илсөяр Шәрипова:
- Күргәзмәгә үз әйберләрем белән чыктым. Балалар иҗат үзәгендә эшлим. Балаларга декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәтәм. Агач эшләнмәләргә бизәкләр төшерәбез, балчык белән эшлибез, әвәләү дә бар, картиналар да ясыйбыз.
Якташыбыз, Куян авылы кызы Ләйсән Шәвәлиева Чаллыдан сувенир-магнитлар белән килгән. Дус егете Илнар Сабиров сувенирларны ташлардан ясый. Миләүшә Җәләлова Самарадан. Ташларны эшкәртеп, формага китереп, күнгә төрәләр. Бисер белән эшлиләр, картиналар ясыйлар. Галина Березина Чаллыдан үзе ясаган курчаклар күргәзмәсе тәкъдим итә. Полимер балчыктан, пластиктан ясый, югары температурада киптерә, киемнәрен дә үзе тегә. Катлаулылыгына карап, бер курчак ясауга 3-7 көн кирәк, ди.
Мәртәбәле Актаныш сәхнәсе дөнья югарылыгына күтәрелә
Талантларны зурлаучы, Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерүче бәйрәм сәхнәсе купшылыгы белән дә, затлылыгы белән дә, заманча мөмкинлекләр ягыннан да моңарчы күрелмәгән иде әле. Безме соң бу, Актанышмы соң бу, диештеләр сокланып. Әйе, без. Бу уңайдан якташыбыз - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бәйрәм тәбрикләвен җибәргән, актанышлыларга, бәйгедә катнашучыларга кайнар сәламнәрен юллаган иде. Аны кулларына алганда район хакимият башлыгы Фаил Камаев та дулкынланды. Мондый мәһабәт фестивальнең уй-нияттән күркәм чарага әверелүенә кадәр күп сөйләшүләр, киңәшләшүләр башкарылган, мөхтәрәм шәхесләрнең иҗат берлеге хасил булган.
- Салават Зәкиевич Актанышка килгәч, Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү буенча сөйләшеп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич янына киңәшләшергә кердек, фикеребезне белдердек. Аның теләктәшлеге, ярдәме белән ТР Премьер-министры Илдар Шәфкатович җитәкчелегендә комиссия төзелде. Мәдәният министрлыгы һәм Салават җыр театры белән берлектә эш башланды. Бүген шуның нәтиҗәсен күрәсез. Башка елларны без фестивальне июнь азаклары - июль башларында республикадан, чит төбәкләрдән һәвәскәр җырчыларны чакырып үткәрергә, талантларны ачыкларга ниятлибез. Бүгенге фестивальдә катнашучы җырчыларыбызга иҗат уңышлары телим, - диде ул.
Гала концертны ачып, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Хәбибулин белән фестиваль әләмен күтәргәннән соң, Әлфия апаның оныгы Иделия Исхакова да оештыручыларга бик рәхмәтле булуын белдереп, фестивальгә матур киләчәк теләде.
Җырчы сандугачыбыз гомере буе Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләде. Җырлар гөлләмәсен дә филармония солисты Резеда Галимова башлады. Әлфия апаның иҗатташ дусты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та, күренекле җырчыларның берсе буларак, чыгыш ясады.
Дипломантлар, лауреатларны билгеләп үтүдән тыш, Салават Фәтхетдинов тәкъдиме белән, Ә. Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран-При иясе Алсу Нургалиева истәлегенә багышланган махсус приз булдырылган. Алсуның әнисе Кадрия Идрисова, гаиләләре исеменнән, аны Актанышның яшь җырчысы Ләйсән Басыйровага тапшырды. Алсуның әтисе Азат Нургалиев:
- Актанышта 33 ел мәдәният өлкәсендә эшләдем. Бүген мондый күләмле мәдәни чараның Актанышта үтенә гаҗәпләнеп, сокланып карап йөрим. Бик зур рәхмәт! - диде.
Фестивальнең Гран При иясе шулай ук мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт куючы Мөслим районы һәвәскәр җырчысы Миргарифҗан Ханнанов булды.
- Яшьләрнең, урта яшьләрдәге һәвәскәр җырчыларның сәләтләрен үстерүдә, халыкка танытуда фестивальнең әһәмияте бик зур. Кечкенәдән Әлфия апаның, Илһам абыйның җырларын тыңлап үстем. Җыр сәнгатенә шулкадәр игътибар итүче Фаил Мисбаховичка, Салават Зәкиевичка, республика җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.
Татар моңы безнең күңелләрне берләштерә
Фестиваль берләштерде, дуслаштырды. Чит төбәкләрдән килгән кунакларыбыз Актаныштагы, республикадагы мәдәният үсешенә, Актанышның кешеләренә сокланды, табигать кочагында ял итте. Агыйдел елгасы буенда да ул көнне ретро концерт булды. Җырчыларыбыз, кунаклар, райондашлар Агыйдел елгасы буенча экскурсиядә дә йөрделәр. Татарстанда, Актанышта беренче тапкыр булган Башкортстанның Бишбүләк районы "Ак калфак" фольклор һәм эстрада ансамбле тарихи урыннарда булды.
- Минтимер Шәймиев, Әлфия Авзалова эзләре буенча йөрибез, сөенәбез, сокланабыз. Татар җыры, татар моңы безне берләштерә, - диде ансамбль җитәкчесе Лилия Әхмәтшина. Һәркем фестивальнең дөнья югарылыгына күтәрелүен теләде.
Бәйрәмдә хөрмәтле кунак буларак катнашкан якташыбыз, Әлфия Авзалова җыр бәйгесенең тәүге башлангычын оештыручыларның берсе, хәзер"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова:
-Татар дөньясында мондый күркәм чараларны күбрәк оештыру киләчәгебезне тәрбияли, гореф-гадәтләрне, үз йөзебезне саклый. Бу бик мөһим. Чит илләрдә йөргәндә, милләттәшләр белән очрашканда, бу хакта бигрәк тә уйланасың. Телебез, моңыбыз берләштергән аларны, саклап калган һәм бүген дә яшәтә! Бу безнең калебебезгә сеңгән. Татар конгрессы аша дөньяга сибелеп яшәүче татар рәссамнарын, язучыларны бергә туплыйбыз, алар иҗаты ярдәмендә гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, халыкка җиткерәбез. Яшь киленнәрнең сөлге бәйгесен үткәрергә ниятлибез. Нигезләмәсен төзеп, бөтен дөньяга таратмакчы булабыз. Бәйгеләр бер-берсенә ялганып барсын, исән-имин булып, җан тынычлыгы белән яшик.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: