Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестивальнең Гран-при иясе- Алмас Хөсәенов

23 октябрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Әлеге бәйге Актаныш өчен аеруча кадерле һәм истәлекле.

Чөнки аның башлангычы, чишмә башы- Актанышта. Әлфия Авзалованың балачагы, җырчы булып формалашкан вакыты Актанышта узганга, без аны Актаныш кызы дип йөртәбез. Иҗатын, шәхесен мәңгеләштерү йөзеннән районда бик күп 

чаралар оештырыла.

Фестиваль дә олы тарихка ия, 2000 еллардан ук уздырылып килде. 
Икенче Халыкара фестивальгә мәртәбәле кунак итеп Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов чакырылган иде. Энгель Нәвап улы оештыручыларны, фестивальдә катнашучыларны җыр бәйрәме белән котлап уңышлар теләде. 

Әлфия Авзалова — татар халык җырларын эстрада стилендә башкаруны башлап җибәрүче. Халык көйләрен заманча итеп нәкъ менә ул җырлый башлый. Быел конкурска 350дән артык гариза кабул ителгән. Америка Кушма Штатлары, Канада, Куба, Болгария кебек чит илләрдән башкаручылар онлайн чыгыш ясаган. Һәр катнашучы фестивальдә 2 җыр башкара: беренчесе — Әлфия Авзалова репертуарыннан, икенчесен үзләре сайлый.

Актаныштагы сайлап алу турында бик күп сәләтле райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап финал өлешенә чакыру алды. Яшь җырчылар "Пирамида" сәхнәсендәге бәйрәмне бизәде,  Әлфия Авзалова репертуарын кабат хәтердә яңартты, дипломнарга лаек булды.
Фестивальнең иң олы бүләге- Гран-при безгә бик таныш җырчы, Башкортстан егете Алмас Хөсәеновка тапшырылды. Хәзер Алмас Татарстанда җыр сәнгате юнәлешендә эшли. БР атказанган сәнгать эшлеклесе Джон Мусинның шәкерте моннан берничә еллар элек Актанышта район мәдәният йортында, "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә хезмәт куйган иде. Алмасны барлык актанышлылар исеменнән котлыйбыз! Афәрин! Татар җыр сәнгатен үзеңнең моңлы тавышың белән тагы да баетырга, үстерергә язсын сиңа!

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә фестиваль берничә тапкыр кичектерелеп килде. Зал тамашачылар белән бары тик 50%ка гына тулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев