Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Әлфия"без туган ягына кайтты: "Агыйдел" сәхнәсендә әлеге спектакль ике сеанста тәкъдим ителде

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармониясе сәхнәсе бүген башкала артистларын кабул итте.

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры коллективы якташыбыз , моң патшабикәсе хөрмәтенә куелган "Әлфия" спектаклен күрсәтте. 1 сәгать 10 минут дәвам иткән спектакльдә Әлфия Авзалованың бөтен тормыш юлы, иҗаты чагыла. Әлфия апаны тамашачы төрле киемнәрдә, язмышының мәрхәмәтле, шулай ук кырыс мизгелләрендә күрде. 

Тамашага килгән укучылар әлеге әсәрне бер сулышта карады. Өлкәннәр өчен сәхнәләштерелгән спектакль татар сәнгате өчен яңалык, зур табыш. Либреттоның авторы һәм режиссеры- танылган драматург Илгиз Зәйниев. 


Спектакльдә 15 артист курчакларны уйната. Алап арасында безнең якташларыбыз да бар. Ришат Гыйздәтуллин Татарстанның халык артисты исемен йөртә. Аны бүгенге тамашадан соң туганнары тәбрик итте. 
Тагын бер Актаныш кызы -Альбина Шаһгалиева уены белән хозурландык. Альбина 18 ел дәвамында дәүләт курчак театрында уйнап зур уңышларга ирешкән артистка.


"Әлфия" спектакле бүген "Агыйдел " филармониясендә ике тапкыр куела. 15.00 сәгатьтә һәм 18.00 сәгатьләрдә районыбыз тамашачысы якташыбызның бар иҗатын күздән кичерә ала.

Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев