Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Гыйбадуллина: Мине китап тәрбияләде

Лилия Гыйбадуллина исеме татар әдәбиятын, татар газета-журналларын укучы өчен яхшы таныш. Үзебезнең Актаныш районындагы иҗат фестивальләрендә җиңү яулап, татар әдәбияты мәйданына матур адымнар белән килеп кергән Лилиябез хәзер инде танылган, фәлсәфи шигырьләре белән җәмәгатьчелекне уятучы киң колачлы шагыйрә, ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган быелгы ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңүче горурлыгыбыз. Быел Лилия Гыйбадуллина әлеге уңышлары өчен Чаллы шәһәренең “Ел язучысы” исеменә лаек булды.

                      Такталачык җирлеге җитәкчелеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре авылдашлары Лилия Гыйбадуллинаны, аның иҗатташ дусларын, хезмәттәшләрен кунакка алды. Бүген Лилия Фаис кызының авыл мәдәният йортында бик матур иҗат кичәсе- “Талантларга бай син, Туган җирем!” дип исемләнгән бәйрәм узды. Кичәне  авыл китапханәчесе Диләрия Гайсина алып барды.


                  Әйе, очрашуның исеме бик урынлы сайланган. Такталачыктан чыккан күренекле шәхесләр- Мохтар Мутин, Гамил Авзал янәшәсенә соңгы вакытта тагын берничә талантның исеме өстәлде. Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина татар әдәбиятының тоткалары хәзер.

          Лилия Гыйбадуллина Такталачыктан әллә ни ерак булмаган Әҗмәт авылыныкы. Сеңелләре белән яшьтән үк хезмәт сөеп, авыл тормышында сыналып, чыныгып үскән кызның күңеле бик нечкә, әмма рухы көчле. Бу аның шигырьләрендә дә чагыла. 


-    Беренче шигырьләремне мөгаен, мәктәптә бирелгән өй эшен үтәгәндә язганмындыр. Сез дә шигырьләр язасызмы, укучылар?- дип, залда утырган укучыларга мөрәҗәгать итте Лилия Фаис кызы,- Аннан соң без укыганда Такталачыкта бик күп язучыларны чакырып Гамил Авзал фестивале үткәрелде . Әлеге фестивальгә әзерләнгәндә укытучыларыбыз шигырь язарга куштылар. Фестиваль өчен язган  шигыремне “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Илфак Ибраһимов күреп алды һәм мине берләшмә утырышларына чакырды. Районыбызның иҗатчылары миңа көч биреп, “Лилия, сиңа язарга кирәк” дип үсендереп тордылар, шигырьләрем башта район газетасында, аннан соң республика матбугатында басылды. Бу миндә үз-үземә ышаныч уятты. Мәктәптә олимпиадаларга әзерләнгәндә бик күп китаплар укыдым, әсәрләрне анализлаганда укучы тормышны, үзен анализлый. Минем өчен китап-хәзерге тренинглар, психологик консультацияләр булган икән. Шулай итеп мине китап тәрбияләде дип әйтә алам. 

Хәзерге көндә Чаллыда яшим, “Мәйдан” журналында эшлим. Аңа кадәр “Көмеш кыңгырау” газетасында хезмәт куйдым. Укучылар, укытучыларыгыз нинди генә бәйгегә катнашырга кушса да, кире какмагыз, тырышыгыз, бәйгеләр, сезне үстерә,- дип, кичә башында ук нәни дусларына киңәшләрен бирде язучы, шагыйрә авылдаш апалары. 


           Лилия Гыйбадуллинаны сәламләп сәхнәгә күтәрелгән һәрбер кунак кызның кечкенәдән максатчан, тырыш, “5” билгеләренә генә укуын, нинди генә эш кушсаң да, һәрвакыт “Ярар”, дип, төгәл үтәвен билгеләп үтте.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Шәемова укучысының тел, әдәбият буенча район, республика олимпиадаларында призлы урыннар алуын, фән бәйгеләренә тырышып әзерләнүен, аның шигырьләрендә әдәбиятны бик яхшы белүе сизелеп торуын һәм шуңа да көчле әсәрләр иҗат итүен әйтте. Укытучысы Лилияне хөрмәтләп чәчәк гөлләмәсе бүләк итте:

 
-    Лилия минем укучым гына түгел, сеңелем кебек якын кешем, дустым, сердәшчем. Үзен укыткан укытучыларга “Мәйдан” журналын бушлай яздырып бүләк итте. Без синнән берни дә өмет итмибез, синең шушы уңышларга ирешүең үзе бүләк!-дип, сүзен тәмамлады Альбина ханым. 


                      Лилиянең әтисенең энесе Илфак Гыйбадуллин һәм аның җәмәгате Зөлфиянең котлавын кызыксынып тыңлады тамашачы. Балачактан авылдашларына урам концертлары куеп, шигырь сөйләп үскән кызның әтисе дә шигъри җанлы була. Илфак абый үзе дә Лилиянең шигырьләренә ияреп язган эпиграммаларын укыды. Хатыны  Зөлфия исә безне яңа гына табадан төшкән “Сөрән” китабыннан “Рух” шигырен яттан сөйләп Казан ханлыгы чорына ук алып китте. Гомумән, Лилиянең шигырьләре кичә барышында бик күп яңгырады, мәктәп укучылары, иҗатташлары да күңелләренә ошаганнарын сәнгатьле сөйләп күңелләрне кинәндерде.

         Чаллы шәһәре язучылар Союзыннан рәис Факил Сафин, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Резидә Гасыймова да үзен эштә сынатмаган хезмәттәшләренә иҗат уңышлары теләделәр, Лилияне хөрмәт итеп матур, эчтәлекле кичә оештырган райондашларына, авылдашларына рәхмәт белдерделәр. 
               

Үзебезнең Актаныш шагыйрьләре- Габдулла Тукай бүләге иясе Илфак Ибраһимов, Рәмзия Әхмәтова, Фәнәвис Дәүләтбаев, “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем чыгыш ясап яшь каләмдәшләрен тәбрик итте.  

            Төбәк тарихын өйрәнүче, журналист Йосыф Хуҗин шагыйрә, язучының таланты бик тирәнгә, нәсел тамырларына бәйләнүен, ата-бабадан килгән шигъри сәләтнең Лилиядә калкып чыгуын ассызыклады. 


 

              Әлеге кичә Лилиянең генә түгел, барча әдәбият-сәнгать әһелләре өчен рухи азык бирүче, тәрбияви, мәгънәви, фикер алышу мәйданы булды.

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров яшь әдибәнең туган авылы, туган төбәге өчен җан атып яшәве өчен рәхмәт әйтеп, шулай ук чәчәк гөлләмәсе тапшырды. Лилиянең туган ягында төшерелгән фотосына шигырьләр язылган сурәт-картинаны барлык кунакларга истәлеккә бүләк итте.

          Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды. 

Раил Харисов фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев