Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әллә без артык яктырып, нурланып киттекме соң?

19 февраль Актанышта театр көне булды дисәк тә, һич ялганлау булмас. Район халкы бу көнне Г.Кариев исмендәге Казан Татар дәүләт яшь башкаручылар театры сәхнәләштергән әсәрләрне тамаша кылды. Көндезге сәгатьләрдә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" спектакле куелды. Ике тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен балалар...

19 февраль Актанышта театр көне булды дисәк тә, һич ялганлау булмас. Район халкы бу көнне Г.Кариев исмендәге Казан Татар дәүләт яшь башкаручылар театры сәхнәләштергән әсәрләрне тамаша кылды.
Көндезге сәгатьләрдә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" спектакле куелды. Ике тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен балалар бакчалары нәниләре дә, мәктәп укучылары да бик җылы кабул итте.
Кич Г.Кариев исмендәге Казан Татар дәүләт яшь башкаручылар театры тамашачы хозурына "Гашыйклар утравы" спектаклен тәкъдим итте. Залда утыручылар рәхәтләнеп ял итте, бөтен мәшәкатьләреннән арынып геройлар белән бергә борчылды, елмайды, көлде.
Әмма 30 елдан артык тарихы булган шушы коллективның кичке тамашасын карарга килүчеләрнең саны бик аз булу гына күңелдә юшкын калдырды. Юкса, Казан кадәр Казаннан театр көн дә килми бит Актанышка. Г. Тукай да "театр - яктылыкка, нурга илтә", - дигән бит, җәмәгать. Әллә без артык яктырып, нурланып киттекме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев