Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әллә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар бәби көтәме?

Гөлназ Шәрипҗанова фотоларга эчен каплап төшә башлаган, ник икәнен инстадуслары ачыклаган.

Соңгы арада “Instagram” челтәрендә Гөлназ Шәрипҗанованы күзәтеп баручылар җырчының түгәрәкләнеп китүенә игътибар итә.  Соңгы араларда фотоларда гел эчен каплап төшүен күреп алганнар. Гөлназдан “Бәби көтәсезме әллә?” дип сораучылар да бар икән. Бу имеш-мимешләр генәме, әллә чыннан да Асылбикәне апа итәргә җыеналармы? “Интертат” хәбәрчесе бу хакта җырчының үзеннән сораган. 

“Абау, кемнәр тарата икән мондый гайбәтне? Беренче тапкыр гына ишетүем түгел. Барысы да имеш-мимешләр генә. Мине соңгы фотоларымда, бераз гына вес җыйганга һәм бик үк уңышлы чыкмаганга, “йөкле икән” дип уйлаганнардыр инде. Тазарып кына киттем. Фотосурәтләрдә эчемне махсус каплап төшмәдем. Кемнең кемдә нинди эше бар? Әлегә Илсур белән икенче бәби алып кайтырга җыенмыйбыз. Андый шатлыклы вакыйганы, һичшиксез, тамашачылар белми калмас. Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнәбез, ике яңа җыр яздыртырга планлаштырдык. Тиздән “Әниләр һәм бәбиләр” концерт программасы белән гастрольләр башлана”, - дип җавплаган Актаныш килене. 

 

чыганак:https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/g-lnaz-sh-rip-anova-fotolarga-echen-kaplap-t-sh-bashlagan-nik-ik-nen-instaduslary-achyklagan/

фото: https://vk.com/gulnaz_halim
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев