Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлмәт театры бер ел элек һәлак булган Илшат Агиевка багышлап спектакль күрсәтәчәк

Илшат Агиев «Террорист» спектаклендә төп рольләрнең берсен уйнаган.

25 мартта Әлмәт драма театры юл-транспорт һәлакәтендә үлгән актер Илшат Агиев истәлегенә багышланган «Террорист» спектаклен онлайн-күрсәтәчәк. Спектакльне Әлмәт татар дәүләт драма театры сайтының «онлайн карау» бүлегендә күрергә мөмкин.

«2020 елның 26 мартында 28 яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Илшат Агиевның гомере өзелде. Инде бер ел узса да, ул әлегә кадәр безнең йөрәкләрдә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Илшат Фәнзәви улы Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Ул 35тән артык роль башкарган.

Актерның соңгы роле — Рәмзия Габделхакованың «Адашкан ир» спектаклендә Шамил образы. Спектакль премьерасында Агиев үзе катнашырга өлгермәгән инде.

"Интертат" сайтында Илшат Агиев истәлегенә багышланган «Яшьләр көтәр дибез, яшьләр дә ашыга икән» язмасы чыккан иде.

 Эльза Кузнецова

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев