Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мари Суыксуда авылдашлар көне

Мари Суыксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләнеп үтелә. 27 февраль көне дә авыл халкы өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Авылдашлар көне ике бәйрәмне берләштерде: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн, чын-чынлап, Мари Суыксу авылы көне булды: туган халкының гореф-гадәтен,...

Мари Суыксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләнеп үтелә. 27 февраль көне дә авыл халкы өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.
Авылдашлар көне ике бәйрәмне берләштерде: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн, чын-чынлап, Мари Суыксу авылы көне булды: туган халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен, ата-бабалар теле - мари телен могҗиза белән генә саклап калган авылның - Актаныш районындагы бердәнбер мари авылының авылдашлар бәйрәме.
Авыл клубы бар теләүчеләрне дә сыйдыра алмау сәбәпле, халык осталары күргәзмәсен мәктәпнең спорт залында оештырдылар. Күргәзмәгә һәркем иҗат эшен куйды. Күргәзмәне карарга килүчеләр авыл осталары эшләгән, чиккән сөлгеләрне, тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын, тукып эшләнгән кул тастымалларын, чиккән мендәр тышларын, җирле хуҗабикәләр суккан келәм-паласларны, туган як фотоэтюдларын сокланып карадылар, фикер алыштылар. Күргәзмә тулысынча Мари Суыксу авылы халкы иҗат үрнәкләреннән генә төзелде.
Бәйрәмне, мариларда кабул ителгәнчә, авылның иң абруйлы аксакалы - Руслан Михайлов ачып җибәрде, катнашучыларга һәм тамашачыларга тәбрикләвен җиткерде, иң яхшы теләкләрен ирештерде. Аннан соң аның ярдәмчесе - Валерий Галиев сүз алды, ул бәйрәмдә булучыларның барысын да бу чарада саф күңел, изге ниятләр белән катнашырга чакырды.
Кунаклардан башка бәйрәм буламы соң? Бәйрәмгә район башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев, җирлек башлыгы Рәсүл Харисов килгәннәр иде.
Үзенең теләкнамәсендә Рәсүл Газиз улы авыл халкына котлауларын, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен, яхшы теләкләрен җиткерде. "Безнең авылда тырыш, уңган, хезмәт сөючән, яхшы күңелле, үзенең кече ватанын сөюче халык яши, без барыбыз да аның үсеше өчен хезмәт куябыз", - диде.
Алардан соң сәхнәгә авылның хатын-кызлары күтәрелде, борынгы мари җырын башкарып, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән хәрби Илья Арсланов котлады.
Котлау һәм тәбрикләүләрдән соң сәхнәгә иң кечкенә балаларның ата-аналары чакырылды, аларга бүләкләр тапшырылды. Бүгенге авыр заманда берүзе биш яшь баланы тәрбияләүче Зинаида Усманова һәм Анеда белән Марат Абышевлар гаиләсен тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр. Абышевлар дүрт балалары янына ике ятим баланы да үз гаиләләренә тәрбиягә алганнар. "Күкчәчәк" балалар бакчасыннан килүчеләр "Гномнар" биюен башкарып, Усманов һәм Абышевлар гаиләсен тәбрикләде. Нәни артистлар тәмле күчтәнәчләргә ия булдылар, махсус бүләкләр дә тапшырылды. Бар дөньяларын онытып,
бүләкләрен сәхнәнең үзендә үк ача, татлы күтәнәчләрне тәмләп карый башладылар, аларның бу шатлыклары үзе бер тамаша булды.
Нәни артистлардан соң ветеран педагогларга хөрмәт күрсәтелде, алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Матиас Алексантери Кастрен исемендәге җәмгыять оештырган фин-угыр конкурсы лауреаты Инна Ирдуганова авыл китапханәсенә мари телендәге китаплар бүләк итте.
Авылның республика дәрәҗәсендә җиңүләр яулаган иң атаклы спортчылары: Япеева Ульяна, Мөхәмәдиева Илгизә, Мөхәмәдиев Юрий да бүләксез калмады: аларга, яңа медальләр белән тулылансын, дип, махсус эшләнгән коллекция тартмалары тапшырылды.
Бәйрәмдә авылның юбилярларына да хөрмәт күрсәтелде. Мари Суыксу авылында быел өч гаилә алтын туйларын билгеләп үтә. Аларга да истәлек бүләкләре тапшырылды, "Удырем" җырын башкарып, яшь балалы аналар юбилярларны котладылар.
Һәр котлау җылы сүзләр, яхшы теләкләр ирештерү һәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнеп калмады, ә артистларның чыгышлары белән бәйләнеп тә барды. Моның өчен бәйрәмгә "Канде кава" ансамбле солистлары Сергей Байназов белән Сергей Зайнитдинов, "Марий сем" ансамбльләре чакырылган иде. Профессиональ артистларның чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Барабан сугу тактына башкарылган дәртле мари җырлары беркемне дә битараф калдырмады, алар бәйрәмгә аерым бер энергетика, дәрт, бәйрәм кәефе бирделәр, конферансье Игорь Губаевның бәйрәмне оста алып баруы да моңа булышты.
Авылның үзешчән артистлары да үз осталыкларын күрсәтте: терлекчеләр, игенчеләр, башка һөнәр ияләре халык җыр-биюләрен чын күңелдән башкарып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Мари Суыксу авылы халкын котлар өчен күрше татар авылының үзешчән артистлары да килгән иде, алар да татар һәм башкорт биюләрен башкарып, тамашачыларның күңелен яуладылар.
Ә иң зур алкышларга авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Минтимер Арсланов лаек булды. Мөхтәрәм ветеранны котлау өчен аның уллары, оныклары килгән иде, данлы яугирне олылап, балалар бакчасына йөрүче нәниләр "Яблочко" биюен башкарды. Аннан тыш, ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның тәбрик хаты тапшырылды.
Икмәк булса - бар да була, Мари Суыксу авылында крестьян хезмәте зур абруйга ия, үз язмышларын җир, игенчелек, терлекчелек белән бәйләгән кешеләргә авылда зур хөрмәт белән карыйлар. Авыл хезмәтеннән, игенче-терлекче эшеннән башка берсе дә була алмый. Шуның өчен дә бәйрәмдә актив сөт тапшыручылар кыйммәтле
бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Иген алтын булып яралмый, ул игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә чын алтынга әйләнә. Хуҗалык рәисе Азат Бикмөхәммәтов хезмәт ветераннарына һәм хуҗалык хезмәтчәннәренә үзенең җылы сүзләрен җиткерде, яхшы теләкләрен ирештерде, ветераннарга бүләкләр тапшырды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән марисуыксулылар да игътибардан читтә калмадылар. Килми калган бүләкләнүчеләргә бүләкләрне аларның күршеләре тапшырырга вәгъдә иттеләр.
Тамашачы һәм бәйрәмдә катнашучыларның барысына да мари газетасы "Чолман" таратылды.
Бәйрәм ахырында, анда катнашучыларга иң яхшы теләкләрен ирештереп, Илшат Габделхәев чыгыш ясады, бәйрәмне оештыручыларга, бар катнашучыларга, Башкортстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре артистларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гомумән, чара вакытында бәйрәмнең төп оештыручысы, хәйриячесе, башлап йөрүчесе Елена Ирдугановага, авыл үсеше, аның чәчәк атуы өчен күп хезмәт куйган башка кешеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.
Көнчыгыш мариларның "Кандыра" традицион биюе күркәм бәйрәмнең финал ноктасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев