Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матур әдәбият – тормыш көзгесе.

2015 ел - илебездә әдәбият елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу зур шатлык, чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны үстерү өчен эшләү бу елның иңнәренә ятты. Әдәбият - ул матурлык белән сугарылган, укыган саен күңелне сафландыра, баета, рухны ныгыта торган донья. "Әдәбиятнең төбе, нигезе - әлифба...

2015 ел - илебездә әдәбият елы дип игълан ителде. Әлбәттә, бу зур шатлык, чөнки әдәбиятка игътибар итү, укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны үстерү өчен эшләү бу елның иңнәренә ятты. Әдәбият - ул матурлык белән сугарылган, укыган саен күңелне сафландыра, баета, рухны ныгыта торган донья. "Әдәбиятнең төбе, нигезе - әлифба " дип күренекле тел галиме Хуҗа Бәдигый белми әйтмәгән. Чөнки адәм баласы әдәбиятне иң элек шул әлифбадан өйрәнә башлый.
Без - Актаныш балалар китапханәсе, әдәбият елы уңаеннан төзеп куелган китап күргәзмәбезнең исемен дә нәк менә шулай "Әдәбиятнең нигезе - әлифба" дип атадык. Китап күргәзмәбез өч бүлектән тора. 1 бүлек - "Тормышта беренче баскычым" дип атала. Бу бүлекнең цитатасы итеп балалар язучысы З. Туфайлованың түбәндәге шигырь юллары алынды.
""И әлифбам, син - тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.
Син кадерле, син - туган телемнең алтын ачкычы.
И әлифбам, син кулымда балкыйсың, нәк нур булып,
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып".
Монда "Әлифба", "Туган тел" китапларының төрле елларда бастырылган басмалары куелды.
2 бүлек "Әдипләр һәм әдәбият" дип аталып, анда рус һәм татар әдәбиятынең тарихына кагылышлы һәм әдипләребезгә багышланган әдәбият урын алды. Бу бүлектә әдәбияткә багышлап рус әдәби тәнкыйтьчесе В. Белинскийның ""Әдәбият, әгәр дә ул какшамас һәм мәңгелек буласы килсә, һичшиксез халыкчан булырга тиеш", һәм әдипләргә багышлап, Татарстанның халык язучысы Г. Ахуновның "Озын гомерле әдәби герой иҗат иткән әдип - бәхетле әдип ул. Аның гомере герой гомерендә гасырларга бара" - дигән сүзләре цитата итеп алынды.
Китап күргәзмәсеннең 3бүлеге - "Без китаптан аерылгысыз" дип атала. Монда Ә. Кәримуллинның "Китап дөньясына сәяхәт", "Китапка хитаб", Б. Зубковның "Книжка про книжку" , "китап бәйрәме" һ.б. исемдәге әдәбият урын алды. Цитата итеп алынган С. Хәкимнең "Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда" дигән шигырь юллары китапка багышлана.. Ел дәвамында күргәзмәлек яңа кайткан әдәбият белән тулыландырылып барылды , даими рәвештә күзәтүләр уздырылды.
2015 елның Әдәбият елы булуы , без - китапханәчеләр өчен бигрәк тә отышлы булды. Китапханәбез ел башыннан әдәбият елына багышлап план төзеп, эшне шул план нигезендә оештырды. Язучы - юбилярларга багышлап кичәләр, әдәби сәгатьләр, радиотапшырулар уздырылды. Балалар өчен "Якташ язучым белән туган ягымны данлыйм" дигән электрон презентацияләр күрсәтү циклы оештырылды. 1 сыйныф укучыларыбыз өчен "Мин кулыма китап алам " дигән китап бәйрәме оештырып , китапханәбезгә китап укучыларыбыз итеп кабул иттек. Сыйныфларга балалар китапханәсенә багышланган буклетлар тараттык.
Китапханәбездә нинди генә масса чарасы уздырсак та, аның төп максаты: балаларда матур әдәбиятка мәхәббәт уяту. Матур әдәбият ул тормыш көзгебез, киләчәгебез. Аны яратучылар тормышка икенче күз белән карыйлар, яхшы белән яманны , актан караны аералар, ул тел байлыгын үстерә. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. Шуңа күрә барлык балаларны да китап укырга өндисем килә. Үз телен, әдәбиятын белгән кеше беркайчан да югалмас, тормышында үз урыный таба алыр. "Китап − белем чишмәсе" дигән халык. Чыннан да, китап биргән белемне бернәрсә дә алыштыра алмый. Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз, милләтебез, безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрылыклы булып калыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев