Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәни манзара

Район башлыгы призына бию бәйгесенең зона этабы 23 ноябрьдә Күҗәкә зонасында Күҗәкә, Пучы, Айман, Усы, Әтәс, Зөбәер авыл җирлекләре катнашында башланып китте. Милли гореф-гадәтләрнең бию куюда нигез булып торуын, яңа ачышлар эзләүдә эзләнүне дә жюри әгъзалары бәян итеп, биючеләргә киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр. 24 ноябрьдә фестивальнең зона сайлап алуы Татар Суыксуы җирлегендә...

Район башлыгы призына бию бәйгесенең зона этабы 23 ноябрьдә Күҗәкә зонасында Күҗәкә, Пучы, Айман, Усы, Әтәс, Зөбәер авыл җирлекләре катнашында башланып китте. Милли гореф-гадәтләрнең бию куюда нигез булып торуын, яңа ачышлар эзләүдә эзләнүне дә жюри әгъзалары бәян итеп, биючеләргә киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
24 ноябрьдә фестивальнең зона сайлап алуы Татар Суыксуы җирлегендә узды. Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянова:
- Авыллар бәйгегә зур әзерлек белән килгән. 21 чыгышны да тамашачы алкышлап кабул итте. Үзешчәннәр өчен иң олы бүләк ул - тамашачы бәясе! Бигрәк тә Иске Кормаш, Татар Суыксуы авыллары бию коллективлары сәхнә киемнәре, башкару осталыклары белән аерылып торды. Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын иде. Өлкән яшьтәге биючеләребезнең яшьләрне җилкендереп сәхнә тотулары үзе генә дә тәҗрибә мәктәбе! Шул рәвешле, еллар дәвамында тупланган милли бию кую үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләребезне балаларыбызга өйрәтеп, биеп тә күрсәтеп, татарлыгыбызны, үз йөзебезне саклап яшик.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев