Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МӘДӘНИ СУЛЫШ: "Дуслык күпере" ярдәмгә ашыга

Актанышта да “Дуслык күпере” бар. Аңа нигез салучылар авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре.

Менә икенче ел рәттән мәдәни сезонны “Дуслык күпере” концертлары белән башлый алар. Иске Сәфәр, Пучы, Зөбәер, Әҗәкүл, Татар Ямалысы, Киров, Иске Байсар, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Кәзкәй, Әтәс артистлары узган ел, район авылларына барып, сентябрьдән ноябрь аена кадәр 19 концерт куйганнар. Быел коллективка Югары Яхшый, Иске Богады мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Беренче тамашаны Пучы авылы халкына тәкъдим итсәләр, икенчесе – Зөбәердә, өченчесе, өлкәннәр көне уңаеннан, Иске Сәфәр мәдәният йортында оештырылды.

Иске Сәфәр мәдәният йортында узган концертны хәйрия тамашасы дип атарга да була. Тамашачылар концертка түләп кергән акча авылның ветераннар һәм инвалидларның башлангыч оешмасына тапшырылды. Мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов иганәчеләр ярдәме белән җыелган сумманың 8 меңнән артып китүен әйтте: 
– Барлык хезмәттәшләремә, иганәче авылдашларыбыз Рөстәм Габдрахманов, Мансаф һәм Айзат Газизҗановлар, Чаллыда яшәп һәрвакыт ярдәм кулы сузучы Радик Мәрдәнов, Рәшит Миршәриповларга зур рәхмәтебезне белдерәбез,– диде ул.

Концертны Айзирә Фәхриева башлап җибәрде. Ул олы яшьтәге абый-апаларны өлкәннәр көне, ә укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Иске Сәфәрдә туып-үскән кыз туган авылы мәдәният йортында режиссер булып эшли. Тәнәфес арасында быелгы планнары белән дә уртаклашты: 
– Ноябрь аенда Иске Сәфәр мәдәният йорты ачылуга 40 ел тула. Шул уңайдан “Капка төбендә” исемле шоу-тамаша үткәрергә җыенабыз. Яңалыкларны халыкка җиткерүдә интернет челтәреннән файдаланабыз. ВК сайтында һәм инстаграмда Сәфәр мәдәният йорты төркемен оештырдык. Шунда авылдашлар белән аралашабыз. Бәйгеләр оештырабыз, халыкның фикер-теләкләрен беләбез. Безне байтак кеше күзәтә, башка авылларда яшәүчеләр, артистлар, мәсәлән, Азат Тимершәехнең безнең эшчәнлеккә карата фикерләре кызыклы, авылдашларыбыз, журналистлар Чулпан Галиәхмәтова, Зөһрә Сибгатова безнең белән гел аралашып торалар. 

Айзирәнең ире Айнур да концертта җырлап тамашачыны ял иттерде. Музыкаль гаиләнең уллары Самат та җыр-биюгә тартыла. Авыл Сабан туена бүләк җыйганда кечкенә малайның биегәнен әнисе видеога төшереп интернетка куйган. Бик күпләр тел шартлатып караган язманы ТНВ каналыннан да күрсәткәннәр. Алма агачыннан ерак төшми шул. Айзирә үзе дә мәдәният йортын җитәкләүче Илдус Һаруновның кызы. Әтисенең төп ярдәмчесе, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем алып, хезмәт юлын Түбән Каманың “Мунча ташы” татар эстрада театрында башлый, соңыннан Актанышның район мәдәният сараенда эшли, яшь әни декрет ялыннан соң хезмәтен туган авылында дәвам итә.

Тагын бер алма – Чаллыда яшәүче Ләйсән Мирхәйдәрова да әти-әнисе кебек Сәфәр халык театрының алыштыргысыз артисты, авылдашларына ялкынлы җырын бүләк итте. Вакыты булган саен туган авылына кайтып мәдәни чараларда катнаша ул. Белеме буенча математика-информатика укытучысы Ләйсән. Шулай килеп чыккан, Ләйсән сату эшендә хезмәт куя. Ләйсәннең бабасы Хәнәфи Халиков Сәфәр халык театры режиссеры булып эшләгән, әтисе Рәиф, әнисе Илсөя дә, үзе һәм энекәше Разил да спектакльләрдә һәрвакыт катнашканнар.  Беренче сыйныфта укыганда ук сәнгать мәктәбе филиалында бию белән шөгыльләнә башлый. Х сыйныфта укыганда тәүге тапкыр спектакльдә катнаша, Рузилә Җамалиеваның “Изге имән шаһит” спектакле яшь артистның сәләтен ача. Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” пьесасы буенча куелган спектакльдә дә уйный. Икесендә дә Казан сәхнәсендә “Идел-йорт” фестивалендә имтихан тотарга туры килә аңа. Чаллыда концерт-спектакльләрнең даими тамашачысы Ләйсән. Аеруча Чаллы дәүләт театрын үз итә. 

– Барлык премьераларны карап барам, спектакль барышында артистлар уеныннан дәрес алып утырам,– ди кыз. – Авылдагы мәдәният йорты- яшьләрнең бердәнбер җыелу урыны ул. Мәдәни чараларда катнашкан яшьләрнең буш вакытлары кызыклы үтә, бердәм булып файдалы эш эшлиләр.

Реклама

“Дуслык күпере” – импровизациягә корылган тамаша. Төп оештыручыларның берсе – Пучы мәдәният йорты директоры Айгөл Ибәтуллина һәрвакыт тамашачының фикерләрен сорап, эчкерсез аралашып, концертны алып барды: 
– Безнең Пучы халкы бик таләпчән. Алар каршына чиле-пошлы концертлар белән чыгып булмый. Әмма күңелләренә ошаган артистларга да, үзебезнең үзешчәннәр әзерләгән концертларга, Әниләр көненә, Яңа ел, 8 март бәйрәмнәренә тамашачы зал тутырып килә. “Дуслык күпере” концертын бик яраттылар.  “Дуслык күпере” авыллар арасында гына түгел, мәдәният хезмәткәрләре арасындагы дуслыкны ныгыта, без бердәм коллективка әйләндек. Бер-беребезгә карата игътибар, ярдәмчеллек артты. Халык яраткач, без тагы да дәртләнеп иҗат итәбез. Сәхнәгә чыккан саен сөйләм, башкару осталыгы, үз-үзеңне тота белү шомара, камилләшә. Чыгышларның тематикасы киңкырлы: гади көнкүреш турындагы кызык хәлләр,  мәзәкләр дә бар бездә.  Әнкәйләргә мәхәббәт, хөрмәт, бала тәрбияләү һәм башка тәрбияви мәсьәләләр дә чагылыш таба. 

Әҗәкүл авылы мәдәният йортыннан Илнур Могътазиров “Дуслык күпере” оешканчы ук хезмәттәшләре белән күрше Башкортстанга дуслык концерты белән бара:
– Башкортстанның Краснокама районы Яңа Актанышбаш авылында “Яңа Актанышбаштан Актанышбашка” программасы белән чыгыш ясадык. Җәнҗегет авылына да бардык. Халык башта үзешчәннәр килгән дип кенә җыелган иде. Концерт ахырында басып көчле итеп алкышладылар. Матур җырлары белән инвалид кызыбыз Лилия Вәлиева да чыгыш ясады, аны да бик яраттылар. Бу авылларга артистлар сирәк килә икән. Безнең баруыбыз аларга зур бүләк булды. Артист өчен халык арасында гел чыгыш ясап тору кирәк дип уйлыйм, авыл халкы үзенекеләргә күнегә, башка төбәктән килүчеләрне яңалык итеп кабул итә. “Дуслык күпере”нең гомере озын булсын иде.

“Дуслык күпере”нә әле быел гына килеп кушылган Богады халык театры режиссеры Алисә Хафизова концерт программасын җыр һәм ялгыз бию белән бизәде. Яңа мәдәни сезонга аяк басканда узганына нәтиҗәләр дә ясала:
– Иске Богады мәдәният йортында, шулай ук җирлеккә караган башка авылларда да җәен “Авыл көне“ үткәрдек. Очрашу-бәйрәмнәр төштән соң башланып кичкә кадәр дәвам итте. Яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды. Авыл Сабан туенда, районныкында актив катнаштык. 18 октябрьдә авылда КВН куячакбыз. Бүген аңа әзерләнәбез. Сәхнәгә егетләрне тарту авыррак, шулай да барысы да әйбәт килеп чыгар дип өметләнәм. 2020 елның гыйнвар аеннан Иске Богады мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре башланачак. Төзелеш эшләре сыйфатлы булыр дигән ышанычта калабыз.

“Дуслык күпере” концертын караган тамашачылар барлык катнашучыларга көзге җомга кичен ямьләгән өчен олы рәхмәт хисләрен белдерделәр. Инвалидларның башлангыч оешмасын җитәкләүче Розалия Баянова һәркемгә сәламәтлек теләде: 
– Үземнең акча фондым бар иде инде, – ди ул. – Көздән орлык әзерләп сатам да шуның акчасына авылдагы инвалидларны бәйрәмнәре белән котлыйм, кичәләр үткәрәм. 74 яшемдә дә шулай кешеләргә шатлык бүләк итә алуыма сөенәм. Бүгенге ярдәмегез өчен рәхмәт, акчаларны максатчан кулланырбыз, дип ышандырам. Тәннәрендә зәгыйфьлек булса да рухлары көчле инвалидларның. Мин үзем инвалидлар спартакиадасында гел катнашып киләм, республиканыкына да бардым. Мөмкинлекләре чикле булса да, идәннән шуышып йөрсәләр дә, ярышларга катнашалар, куркып тормыйлар. Бу яктан инвалидлар сәламәт кешеләргә дә үрнәк. Инвалидларны кыерсытмагыз, алардан көлмәгез. Сәламәтлегегезне югалтмагыз, берәүгә дә инвалид булырга язмасын. 

Ветераннар оешмасы җитәкчесе Розалия Сәлахова да бу теләкләргә кушылды, өлкәннәрне авыл 
китапханәсендә оештырылган дини укуларга чакырды.

“Дуслык күпере” концерты җырлы-моңлы гадәти кичә генә булып калмады, Иске Сәфәр авылы халкын аралаштырды, күрештерде, шул ук вакытта тормышны изге гамәлләр белән бизәп яшәргә этәргеч тә булгандыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев