Актаныш

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаенннан район башлыгы Ф. М. Камавның тәбрикләмәсе

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Районда тарихи-мәдәни мирасны саклауда күп төрле бәйгеләребез традицион үткәрелә, яңа проектлар үз эшен...

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Районда тарихи-мәдәни мирасны саклауда күп төрле бәйгеләребез традицион үткәрелә, яңа проектлар үз эшен башлый, аларда яшь талантларыбызны барлап, яңа исемнәр ачабыз. Сәнгатьтә якты эз калдырган райондашларыбыз исемнәрен мәңгеләштерүдә максатчан һәм юнәлешле үтүче бәйгеләребез республиканың, төбәкләрнең талантларын үзенә туплый, алар тәҗрибә уртаклашып, актанышлыларның милли үзенчәлекләрен үзләренә үрнәк итеп ала. Район, республика, төбәк бәйгеләрендә катнашып, үз йөзебезне, даныбызны яклыйсыз, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез.
Районнарыбыз авылларында яңа һәм яңартып төзелгән мәдәният үзәкләрендә сәнгать сөюче райондашларыбыз ел дәвамында үтүче смотр бәйгеләрендә, төрле чараларда, максатчан эшләүче остаханәләрдә җирлекләребезнең бай мәдәни тарихын саклый, аны тулыландыра, нәсел җепләрен барлап, милли йөзебезне ачучы гореф-гадәтләребезне, матур яшәү үрнәкләрен балаларыбызга, яңа гаилә корган яшьләребезгә өйрәтә, матур үрнәкләр күрсәтә.
Бар гомерен, хезмәтен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, даими эзләнүче һәм камилләшүче һәвәскәр иҗатчыларыбыз! Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: