Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“МӘДӘНИЯТ СҮЗЕ- УЛ АКТАНЫШНЫҢ ЙӨЗЕ”: 22 КВН сезоны тәэсирләре

20-25 октябрь көннәрендә Пучы,Теләкәй, Киров,Татар Суыксуы, Иске Богады зоналарында авыл җирлекләренең КВН командалары 22 сезон уеннарын күрсәтте.

 Командалар “Дөнья куласа,бер алды белән бер арты белән баса!» юмор-сатиралы, елмайта-көлдерә,уйландыра торган чыгышлар ясадылар. Пандемия булу сәбәпле артистларның чыгышын тамашачылар урынына жюри составы гына карады. Артистлары авырып торган командалар сынатмаска тырышты, аз состав белән генә булса да алдан бирелгән нигезләмәгә туры китереп чыгыш ясадылар. Командаларның фантазиясе, бердәмлеге,актерлык осталыгын исәпкә алып иң-иңнәр финал уеннарына сайлап алынды. 


19 ноябрь көнне район мәдәният сараенда 5 зонадан I урынга лаек булган юморчы егет-кызлар район тамашачысы алдында чыгыш ясады.

Командалар сәламләү өлешендә үзләре белән таныштырдылар. 

“Мәдәният сүзе – ул Актаныш йөзе” темасына эшләнгән кыска метражлы фильмнарны һәр авыл үзенчә ачарга тырышкан. Берәүләр үзләренең эшләрен чагылдырса, икенчеләр мөһим тармакны район күләмендә күрсәткән. Кемдер телефондагы программалар белән ясаса, икенчеләр профессионалларга мөрәҗәгать иткән.

Иске Кормашның “Базар” командасы әлеге иҗат эшендә мәдәният темасы белән бергә пенсия яшенең озайтылуы, Актанышка нинди генә кунак килмәсен, декорацияләр төяп аны каршылауга зур урын бирелүен күрсәтте. Соңгысы КВН барышында башка командалар чыгышында да берничә тапкыр телгә алынды. Димәк, уйланырга җирлек бар. 


Командалардагы артистларның барысы да тамашачыга яхшы таныш. Гомер буе сәхнәдә смотр концертлары, спектакльләр куеп чарланып,шомарып беткән апа-абыйларның сүзләре үткен, карашлары очкын чәчә.

Яңа Әлемнең кара күлмәкле,алтын жилетлы егетләре сәхнәгә чыккач, “Эх, сез “яшелләр” шул әле, ни генә майтарырсыз икән, монда бит башкаланы шаулаткан әртисләр!” дип, жәлләп тә куйган идем. Ә “Яңа гасыр”лар нәкъ киресен исбатлады. Хәтта “ас”ларның борынына чиертеп, I урынга лаек булдылар. Чыгышлары шәхсән үземә бик ошады. Юморлары-яшьләрчә, үз-үзләрен тотышлары тыйнак, әмма сыната торган түгел.

Чатнатып җырладылар, бер-ике урында кемнедер “чеметеп” тә алдылар. 


КВН ул шундый урын- җирлектәге проблемаларны сәхнәдә әйтеп була. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең бүлек мөдире булмауга борчыла.

“Төрле милли әкиятләргә нигезләнеп билгеле бер җирлеккә яки билгеле бер кешегә багышланган музыкаль юмор күрсәтергә” дигән 3 нче биремдә бу теманы төрле авыл уенчылары яктыртты. Нәтиҗәдә, әби белән бабай пешергән йомры икмәктән берәр заман бүлек мөдире килеп чыгар әле дигән өметтә калдылар. 


Җирлек башлыгы белән ике арадагы мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы бер җирлектәге мәдәни эшчәнлеккә начар йогынты ясый. “Акчасы булмаган мәдәният”не ничек алып барырга кирәк бит әле. 


Иске Байсар авыл башлыгы Рәмис Кадыйровны авылдаш КВНчылары шалкан итеп сәхнәгә алып чыктылар. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре төрле якка тарткаласа да ул үз фикерендә кала, бер якка да”бөгелми”, әмма ярдәм итә, дип аңладык. Афәрин! 

КВНчыларның көчләре, әзерлекләре бер чама, бер тирә иде. Жюри куйган баллар бер-берсеннән 2-3 баллга гына калыша. 


Татар Суыксуының ”Көләгеш камышлары”, мәдәният йорты директоры Гөлназ Баянова -81 балл;

Иске Богады,”Каенсаз”, Әсфирә Хафизова- 84 балл;

Иске Байсар,”БСШ”, Фәнзилә Хәйриева- 85 балл,

Пучы, “Дөбер-шатыр”, Илгина Нуретдинова- 88 балл;

Иске Кормаш, “Базар”, Ирек Хаҗиев 92 балл җыеп Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. 


93 балл туплап, III урынга Иске СәфәрнеңЗимагурлар” командасы чыкты, мәдәният йорты директоры Илдус Һарунов

; II урында 95 баллы Кировның “Шаек” командасы,

җитәкчесе Алсу Хуҗина. I урында 97 баллга ия Яңа Әлемнең “Яңа гасыр” командасы, директоры Данил Әгълиев. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев тәбрикләп рәхмәт әйтте, мактау кәгазьләрен тапшырды. 


Коронавирусны онытып, хәер аны онытып булмады, квнчылар “Авырсаң да, “Итальянские» белән генә авырырга туры килсен”, диделәр, рәхәтләнеп ял иттерде безне.

Хикмәт мактаулы урында түгел, хикмәт үз халкыңа хезмәт итүдә. Ә сез, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, чыннан да бу вазыйфаны лаеклы башкарасыз.

Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев