Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәхәббәтле – илһамлы гомер

Өлфәтнен кечкенә чагы. Башлангыч сыйныфта укып йөргән мәлләре. Мәктәп чираттагы концертка әзерләнә. Өлфәтнең дә кулына шигырь юллары язылган дәфтәр бите тоттыралар. Көн ятлый әлеге шигырьне малай, төн ятлый... Хәтерендә дә калды кебек болай... Әмма көне килеп җиткәч, авылдашлары белән шыгрым тулы Тыңламас клубының сәхнәсенә чыгып баскач, гөнаһ шомлыгы, хәтер савытыннан...

Өлфәтнен кечкенә чагы. Башлангыч сыйныфта укып йөргән мәлләре.
Мәктәп чираттагы концертка әзерләнә. Өлфәтнең дә кулына шигырь юллары язылган дәфтәр бите тоттыралар. Көн ятлый әлеге шигырьне малай, төн ятлый... Хәтерендә дә калды кебек болай... Әмма көне килеп җиткәч, авылдашлары белән шыгрым тулы Тыңламас клубының сәхнәсенә чыгып баскач, гөнаһ шомлыгы, хәтер савытыннан берәм-берәм таралышып, каядыр юкка чыгалар бит теге шигырь юллары! Каушап калган нәни Өлфәт исенә төшкән бер юлын сәхнәнең бер читенә, икенче юлын - икенче ягына борылып басып сөйли дә, калган ике юлына җиткәч аңын югалтып ава...
"Сәхнәгә чыгармагыз мине башка!" Күзләрен ачкан малайның тәүге сүзләре шул була. Бау белән тартып алып чыгарга тырышсагыз да чыкмаячакмын, дип елый. Әмма туганда язмышы китабы битләренә башка төрле киләчәк язылган була шул Өлфәтнең. Әтисе Гарифҗан ага белән әнисе Кәбирә апа нинди язмыш теләделәр икән улларына? Мөгаен, иң элек бәхет юраганнардыр. Бәхет дигәненнән дә иң зур теләк бармы соң?! Бәхет бит ул - сәламәтлек, гомер, хөрмәт, мәхәббәт.
Рәсемдә: Нәкъ 60 яше тулган көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Өлфәт аганы котлап Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме таныклыгын тапшырды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 29 февраль, 2012 16 (9661) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев