Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөхәммәт Мирза туган ягында иҗат кичәсен үткәрде

Узган атнада Актаныш районы үзенең данлыклы улларының берсен - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Мөхәммәт Мирзаны 65 яшьлек гомер бәйрәме һәм аның 5 томлык сайланма әсәрләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан хөрмәтләде. Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган тантаналы чара шагыйрьнең...

Узган атнада Актаныш районы үзенең данлыклы улларының берсен - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Мөхәммәт Мирзаны 65 яшьлек гомер бәйрәме һәм аның 5 томлык сайланма әсәрләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан хөрмәтләде.
Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган тантаналы чара шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачы 3 сәгатьтән артык затлы шигырьләр һәм җырлар тыңлап хозурланды, мәркәзебез Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар белән танышты. Алар- Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хабибрахман улы Салихов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Рабит Батулла , "Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Дания Фатих кызы Заһидуллина, тарих фәннәре докторы, профессор,тарих институтының бүлек җитәкчесе Илдус Котдус улы Заһидуллин, Филология фәннәре кандидаты, Татарстан республикасының Атказанган мәдәният эшлеклесе Мөдәрис Харис улы Вәлиев, "Мәдәни җомга" газетасы редакторы Вахит Шәйхенур улы Имамов, "Чын Мирас" журналы редакторы Ләбиб Лерон, "Казан утлары" җурналының баш мөхәррире Рөстәм Госман улы Галиуллин, "Мәйдан" журналы редакторы Фидаил Васил улы Мәҗитов, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков, Татнефть акционерлык җәмгыяте матбугат үзәгеннән Илшат Камил улы Мингәрәев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеФаил Мирза улы Ибраһимов, "Казан утлары" журналының бүлек редакторы Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премия иясе шагыйрә Әлфия Мирзанур кызы Ситдикова. Мөхәммәт Мирзаны зурлап, якын итеп кайтучылар арасында якташларыбызның аеруча күп булуы соклану уятты. Актаныш җире - Республикага танылган күпме бөек шәхесләрнең кендек каны тамган туган нигез, кичәне тамаша кылган язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, гомумән, мөхтәрәм язучының шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр моны зур горурлык белән кабул итеп утырды.
Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовның тормыш китабы 1953 елның 3 гыйнварында Актаныш районы Чалманарат авылында языла башлаган. Яши-яши тормыш китабының битләре дә шактый арткан, шактый калынайган да ул. Мөхәммәт Мирзанының җилкәсе артында олы тормыш юлы ярылып ята: туган авылында сигезьеллык, күрше Такталачыкта урта мәктәп тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлегендә укый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру редакторы, аннан соң ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, 1998-2001 елларда мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елда ТРның мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнә. 2005-2012 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли. 2012-2013 елларда «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас») журналының баш мөхәррире вазифасында. 2014 -2017 елларда - «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
Районыбыз тормышында да тирән эз калдырган якташыбызны беренчеләрдән булып Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрик итте. Аның юбилярга юлланган һәр сүзенә тирән мәгънә салынган иде. Энгель Нәвап улы Мөхәммәт Мирзага үзенең Рәхмәт хатын тапшырды, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын ирештерде.
Кичә барышында юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, бик матур теләкләр, җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде.
Районыбызның йөзек кашы булган "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле актанышның асыл улының иҗат кичәсен җыр-бию белән тулыландырып торды.
" Иң зур рәхмәтем якташларыма, тыңлаучыларыма", - дип Мөхәммәт Мирза залда утыручыларга үзенең яңа шигырьләрен бүләк итте. Татар теле, татар дөньясы өчен җан атып яшәгән әдипнең гомер бәйрәменә багышланган чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Сәхнәдә яңгырый башлаган җырны тамашачы дәвам итеп, зал илаһи моңга төрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев