Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МИЛЛИ БӘЙРӘМ: Казахстан белән Актаныш арасын Сабантуй якынайтты (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Сабан туен Татарстанның Актаныш муниципаль районы оештырды.

     8 сентябрь көнне Казахстанның Уральск-Җаек каласында,  шәһәр көне кысаларында,  татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды.


 Бәйрәм чарасында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе акиме Алтай Кулгинов катнашты. Сабан туен Татарстанның Актаныш муниципаль районы оештырды. Безнең районнан 150 кешелек делегация Җаек шәһәренә 5 сентябрь көнне үк юлга кузгалды. Ә Актаныш төзүчеләре 26 августтан бирле  Җаекта  татар авылы утарын сафка бастырды. 


Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне күңелле һәм матур үткәрү өчен бар көчен куйды. Шулай ук "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын халык көчле алкышларга күмде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев