Актаныш

Милләттәшләребез: “Актанышны күреп горурландык”

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районында 13-15 июль көннәрендә булып узган күчмә утырышында алган тәэсирләр. 1нче көн Килгән кунаклар район үзәгендәге социаль объектлар белән таныштылар. Спорт корылмалары, гимназия, Җиңү паркы, Балалар иҗат үзәге, "Яшьлек" мәдәни үзәге, Туган як музее, "Умырзая", "Тылсым", "Әтәчкәй" ясле-бакчалары эшчәнлекләрен карадылар. Һәр коллективка да...

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районында 13-15 июль көннәрендә булып узган күчмә утырышында алган тәэсирләр.
1нче көн
Килгән кунаклар район үзәгендәге социаль объектлар белән таныштылар. Спорт корылмалары, гимназия, Җиңү паркы, Балалар иҗат үзәге, "Яшьлек" мәдәни үзәге, Туган як музее, "Умырзая", "Тылсым", "Әтәчкәй" ясле-бакчалары эшчәнлекләрен карадылар. Һәр коллективка да рәхмәт хисләремне белдерәм.
Кич кунаклар белән Киров авылына бардык. Анда безне мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөргән балалар мавыктыргыч программа белән каршы алдылар. Балаларга, аларны әзерләгән мәктәп һәм ясле-бакча коллективларына зур рәхмәт. Киров халык театры "Туй күлмәгемне калдым кочаклап" драмасы белән сәхнә тотты. Кунакларыбыз Казаннан артистлар чакыргансыз дип, ышанмыйча да тордылар. Киров халкына, Киров халык театры коллективына, Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуровка, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаяновка рәхмәтләребез.
2нче көн
5 төркемгә бүленеп, 5 юнәлеш буенча авылларга юл тоттык. Авыллар хөрмәт белән, зурлап каршы алды. Һәр юнәлешнең үз үзенчәлекләре.
1нче юнәлеш
Такталачык җирлеге бик күп шәхесләр биргән авыл (Г.Афзал, Мутиннар һ.б.) һәм ул шуның белән истә калыр дип уйлыйм. Авыл башлыгы, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре, коррекцион мәктәп коллективы, урта мәктәп коллективы бердәм әзерләнде. Чалманарат җирлеге, Күҗәкә һәм Сәфәр мәдәният хезмәткәрләре дә аларга ярдәм итте. Уразай җирлеге - бик матур табигатьле җирлек. Бик эчтәлекле һәм матур маршрутларның берсе иде ул. Үз авылларын төрле яктан күрсәтә белделәр. Авылга беренче нигез салучы Гатаулланың йортыннан татар йортына музей эшләүләре, анда кул эшләре остасы Кадрия Саматованың каршы алуы; Риза Ишморатның йортында Дилара Хөббетдинова һәм башка туганнарының музей эшләүләре тарихны саклауда зур этәргеч. Кичке уеннарын үткәрергә булышкан Татар Ямалы, Богады, Бурсык, Актанышбаш җирлекләре мәдәният хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт.
2нче юнәлеш
Иске Кормаш җирлеге - уникаль җирлек, үзләре генә 6 сәгать буе кунакларны җәлеп итеп тордылар. Авыллары бөтен яктан да ачылды, тарихы да, күренекле кешеләре дә, хәзерге вакытта үзләрендә яшәгән, эшләгән төрле нәсел кешеләре дә, һөнәрчеләр дә, хәтта җирлеккә кергән 5 авылның бренд продукциясен дә тәкъдим иттеләр. Җирлекләре белән бердәм халык, бергә эшлиләр, бергә уйныйлар, бергә бииләр.
Авыл башлыгы да, сәркатибе дә, мәктәп коллективы да, ветераннары да, үзләренең халык театры да - барысы да бергә, алар турында сәгатьләр буе сөйләргә була, мәдәният хезмәткәре Хаҗиев Ирек абыйның, чигүче Зөһрә апаның гаиләләре генә дә ни тора! Киләчәктә дә шулай бердәм булып, матур яшәсеннәр.
3нче юнәлеш
Татар Суыксуы җирлеге. Яңа Кормаш җирлегенең күркәм мәчете белән таныштырды алар иң элек - татарларның шәригатьчә яшәү рәвешен күрсәттеләр. Мари Суыксуга баргач, аның мәктәбен күргәч, "Ший Памаш" ансамбленең өч буын мари биючеләрен күреп кунакларның исләре китте. Татар Суыксуы авылында килен төшерү йоласы һәммәбезне хәйран калдырды. Суыксу җирлеге, Рәсүл абый, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр, зур рәхмәт сезгә. Теләкәй җирлеге. Бөтенләй икенче яктан ачылдылар. Теләкәй авылында үзләренә генә хас һөнәрчеләр урамы булды. Комганнар эшләүче данлыклы Галимҗан абыйдан башлап, хәзер авылда яшәгән, эшләгән һөнәрчеләр белән таныштырдылар. Вәгыйзова Резеда, укытучы Шәйгәрданова Мәгъфия апа (93 яшь), Фарисова Рәзилә оныгы Галиева Алмазия, күп һөнәрләргә ия Хәертдиновлар нәселе, абыйлы-энеле Вилдан абый белән Сәйдәр абый, аларның сеңелләре Илфинә, заманча яңа алымнар кулланып, япон глинасы белән эшләүче, умартачы Фәтхиева Илгина апа, тимерчелек белән шөгыльләнгән Минһаҗев Рәдис, арбалар ясаучы Ямалов Алгиз, татар халык ашларын пешерү остасы Әмирова Гөлсайра апа һ.б. Өр-яңадан төзекләндерелгән сабантуй мәйданында Орчык өмәсен дә тәкъдим итте теләкәйлеләр. Авыл башлыгы Региль Миңнехановка беренче тапкыр мондый зур семинар кабул итәргә туры килде һәм ул сынатмады. Мәдәният учагы мөдире Дифинә апа белән бөтен мәктәп коллективын, мәдәният хезмәткәрләрен, ветераннарны туплап, бик матур чыгыш ясадылар. Рәхмәт, теләкәйлеләр!
4нче юнәлеш
Әтәс җирлеге бөтен кунакларда да ачык йөзе, кунакчыл халкы, атлар, әтәчләр, искитмәле алмагач бакчасы белән, ак апалары белән истә калды. Авыл башлыгы Насыйрова Эльвира, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре - һәммәсе янып-көеп йөрде. Ярдәмгә килән Усы җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Түке җирлеге. Бания апаның чыгышларыннан соң, бик озак һушка киләлмичә тордык, андагы ихласлык, җылылык йөрәкләргә, күңелләргә үтеп керде. Зөбәергә килгәч, авылга нигез салган 7 нәсел белән танышкач, бөтенләй хәйран калды кунаклар. Нинди көчле һәм эшчән халык яши дигән фикер туды, ә инде кичке уеннан сон, зөбәерлеләр ял да итә беләләр икән, диделәр. Афәрин, түкелеләр һәм зөбәерлеләр!
5нче юнәлеш
Байсар җирлеге - иң борынгы, легендар шәхесләргә бай җирлек. Гомумән алганда, Байсар авылында гел сәләтле кешеләр яши. Байсарда тукталышлар күп булды, мәктәпләрендә көчле музейлары, элеккеге базар, сабантуй бәйрәменә бүләк җыю күренешләре дисеңме! Көчле җирлек, бердәм җирлек. Авыл башлыгы Кадыйров Рәмискә, барлык китапханә, мәдәният хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына һәм аларга ярдәмгә килгән Киров, Аккүз, Чуракай, Чишмә, Яхшый мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлем җирлеге. Әлем турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Искитмәле төгәллек белән әзерләнгәннәр. Авыл башлыгы Әнвәрова Дилбәргә аерым зур рәхмәт. Авыл башыннан башлап, һәр җирдә кунакларны курчак театры геройлары озатып барды. Бер мисал гына китерәм, кунаклар пекарняга экскурсиягә керде, алар кергәч, мичтән кайнар икмәк чыкты һәм Зәбир абый аны кунакларга тәкъдим итте. Алар өчен могҗиза белән бер булды ул.
Тагын бер үзенчәлекле тукталыш - Әлем җирлегендә беткән авылларның тарихын яктырту, аларга булган ихтирамны күрсәтү Тимеркул мисалында булды.
3нче көн
"Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Үзебезнең район китапханәсе һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә эчтәлекле күргәзмә эшләгәннәре өчен бик зур рәхмәт. Шулай ук һәрдаим ярдәм итүче район башлыгы Камаев Фаил Мисбах улына, аның ярдәмчеләренә, хакимиятнең бүлек мөдирләренә, мәгариф идарәсенә һәм соңгы айда бергә эшләгән, бергә сулаган район мәдәният сарае хезмәткәрләренә, район башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге башлыгы Илшат Габделхәевкә, Альбина Гәрәевага зур рәхмәтлемен.
Кайтып киткәндә район кунаклары белән үзебезнең республиканың, районның йөзек кашы булган Шәрип Шәймиев музеена юл тоттык, анда, лаеклы итеп, беренче Президентыбызның безнең районныкы икәнлеге күрсәтелде һәм, әлбәттә, Мәдәния апа белән Дөргалия апаның очрашуга килүләре ямь өстенә ямь өстәде, бик зур рәхмәт.
3 көн буе кунаклар "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тордылар. Аның җитәкчесе Ленар Хөсәеновка һәм аның командасына без бик рәхмәтле, кунакларга яшәргә бөтен шартлар тудырып, аларны тәмле итеп ашатып, алар белән төрле чаралар үткәргәннәре өчен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: