Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Минзәлә театрында Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды

Бу хакта «Минзәлә-информ»нан коллегабыз Дифиза Нуриева яза һәм фотосурәтләр белән уртаклаша.

Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай, Саба, Мамадыш районнарыннан килгән балалар һәм өлкәннәр шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. 

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Гөлшат Зәйнашевага багышланган 3 сәгатьтән артык барган фестиваль бер тында, бер дулкында оешкан төстә сизелми дә узып китте. 

Якташыбыз иҗатын хөрмәтен итеп килгән чыгыш ясаучы кунаклар, зал тулып утыручы тамашачылар алдында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чыгыш ясады. 

Айдар Салахов: 

—Ун ел элек Югары Тәкермәндә кечкенә генә чарадан башланган әлеге фестиваль киңәеп, бүгенге көндә республика дәрәҗәсенә күтәрелүе шатлыклы вакыйга. Бигрәк тә балаларның катнашуы, шулай матур итеп чыгыш ясаулары куанычлы. Фестивальләр, конкурслар балаларны тәрбияләүнең бер чарасы булып тора. Тәкермән халкы эшчән дә, үз фикерен туры әйтеп бирүче кыю да халык. Шушы авылда тәрбияләнеп үскән Гөлшат Зәйнашеваның да холкында әлеге сыйфатлар булгандыр, иҗатында да чагылыш тапкандыр. Минзәлә районыннан чыккан танылган якташ язучыларыбыз күп. Алга таба аларның иҗатына балалар бакчасыннан ук игътибарны арттырырга, шушындый чараларны күбрәк уздырырга дигән максат куябыз үз алдыбызга. 

Азат Хамаев: 

—Гөлшат Зәйнашева кебек иҗат кешеләре алар безнең җәүһәрләребез. Без Гөлшат апаның шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап үстек. Чыннан да, үсеп килүче буынны иҗатка тарту, туган телләрен тагын да камилләштерү өчен бу фестивальләрнең әһәмияте зур. 

Районнан килгән җыр коллективлары чыгышлары белән башкаладан килгән эстрада артстлары — Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Гөлнара Тимерҗанова чыгышлары бергә үрелеп барды. 

Гөлшат Зәйнашева шагыйрь генә түгел, аның бер пәрдәлек пьесалары да шактый. Минзәлә театры сәхнәсендә генә дә аның 5 әсәре сәхнәләштерелә. Гала-концертта да аның берничә әсәре сәхнәләштереп күрсәтелде. Җырлары, шигырьләре кебек үк пьсалары да гади тел белән, халыкчан һәм тормыштан алып язылган. Тауасты Байлар «Нур» халык театры «Тузган тораклар бетсен» пьсасын караганда тамашачы рәхәтләнеп көлсә, Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары күрсәткән «Язмышлар һәм ялгышлар» спектаклендәге өзекне караганда күзләренә яшь тулды. Педагогия көллияте коллективы исә аның автобиографиясе буенча өзек күрсәтеп, Гөлшат апаның нинди тәвәккәл һәм кыю булуын ачып салды. 

Кайчандыр Гөлшат Зйнашева иҗаты яки шәхсән үзе тәэсирендә шагыйрь яки язучы булып киткән шәхесләр дә бар. Алар бүген дә аны үзләренең остазлары дип саный, аңа багышлап шигырьләр яза. Гала-концертта чыгыш ясаган ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрәләр — Әлфия Ситдикова, Лилия Гыйбадуллина да сәхнәдән ялкынланып Гөлшат Зәйнашевага багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. 

Фестивальне йомгаклап чыгыш ясаган Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаиль Шакирьянов шагыйрәнең иҗатын хөрмәт итеп килгән һәр катнашучыга, фестивальне оештыруда күп көч куйган иҗат коллективларына, шәхси затларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, катнашучыларга ТР Язучылар берлегенең дипломын тапшырдылар. 

Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев исә фестивальдә чыгыш ясаган район иҗат коллективларына ТР Мәдәният министрлыгының рәхмәтен хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. 

Робсон Мусин, Актаныш: 

—Минем иҗатымда Гөлшат Зәйнашева мөһим бер урын алып тора. Аны мин шәхес буларак та, шагыйрә буларак та хөрмәт итәм, җырларын яратып башкарам. Минзәләдә узган Гөлшат Зәйнашева исемендәге фестивальгә беренче генә килүем түгел. Бүген исә мин аның «Туган җиремә» дип аталган җырын башкардым. 

Рәмилә Хөсәенова, Сарман: 

—Фестивальдә беренче тапкыр катнашам, әмма Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырларны бик еш башкарам, укытучым Расиха апа да аның иҗатын бик тә ярата. Миңа да аның иҗатын өйрәтергә тырыша. Шигырьләренең сүзләре эчтәлекле, мәгънәле, үзәккә үтеп керә торган. Аның җырлары миңа илһам бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев